- 20.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №15 (18 апрель)
- Рубрика: Дөнья бу
…Без ил байлыгыннан өлешебезгә тигән көмешебез – ваучерлар алып, бик зур өметләр белән, төрле акционер җәмгыятьләренә акчаларыбызны түләп, акционер булдык.
Баштарак азмы-күпме дивиденд та алдык. Хәтерлим, «Мәгариф» ААҖ фондыннан («Образование») 4 сум 32 тиен килде. «Алтын башак» та («Золотой колос») бер-ике ел җибәрде. Тик хәзер алар безнең барлыкны да онытты. Хатларга җавап бирмиләр, телефонны алмыйлар.
Аларның эшчәнлеге дәвам иткәнен беләбез. Акцияләрне әле дә саклыйбыз. Телефоннары гына һәрчак «пи-пи-пи». Өзлексез сөйләшеп торалар. Аларның буш вакытын туры китерә алмыйбыз. Сез, бәлки, туры китерерсез. Узган еллар эчендә безнең өлеш байтак туплангандыр инде. Без әбиләргә бер чәйлек өлеш чыкса да, бик сөенер идек. Газета аша җавап бирсәгез, исемемне күрсәтмәгез. Сиңа гына җитми инде, диярләр. Җитә, мең шөкер, күңел генә гаделсезлеккә риза түгел.
Хөрмәт белән, 74 яшьлек пенсионер апагыз.
Кукмара районы.
Бу хакта газетабызда бер тапкыр тәфсилләп язган идек. «Ваучерлар, акционерлар, акча турында« (2011, №3, 26 гыйнвар), «Байлар кия кызыл ыштан яки кайда минем дивидендлар?« (2011, №23, 15 июнь) язмаларында фондлар хакында сүз барды. Анда нәкъ менә «Мәгариф», «Алтын башак» һәм «ТР Хосусыйлаштыру милли инвестиция фонды» акцияләренең бүген ничә тиен(!) торуын ачыкладык. Инде кабат шушы темага тукталабыз икән, бераз тарихка да мөрәҗәгать итми булмас, чөнки яшь буын ул чор акцияләренең каян килүен һәм нинди кыйммәткә ия булуын белмидер дә.
90нчы еллар башында Русиядә хосусыйлаштыру галәмәте уйлап табылгач, кешенең социаль хәлен, яшәү шартларын, эш урынын да исәпкә алып, ваучерлар өләшенә. Торакның квадрат метры кечкенә булган кешеләргә зуррак суммалы ваучерлар биреп, коммунистик идеологиягә нокта куялар. Шулай итеп, бер мизгелгә коммунизм чәчәк ата: халыкны «тигезлиләр».
Шул елларда Татарстанда чеклы 17 инвестиция фонды теркәлү узган. Аларның барысы да 1993 елда игълан ителгән хосусыйлаштыру барышында акционерлык оешмалары һәм гади гражданнар арасында арадашчы ролен үтәгән. Димәк, син ваучерыңны аларга алып килеп бирәсең, алар сиңа чек язып тоттыра һәм ваучерлар белән үзләре идарә итә. Андый фондлар ваучерларны дәүләт оешмаларына, агросәнәгатькә, мәгарифкә сала һәм табышлары да әллә ни күп булмый. Сез раслаганча, шушы чеклы хосусыйлаштыру фондлары күп еллар дәвамында дивидендларны почта аша җибәреп торган, ләкин соңгы вакытта бу да туктатылган. Чөнки хәзерге дивидендлар почтага киткән чыгымнарны да капламый.
Әйтик, сез сораган «Алтын башак» фонды бүген дә эшли, ләкин ни өчен алардан хат-хәбәр юк дисәгез… Сезнең ул фондтан алган акциянең бүгенге бәясе – 1 сум. Әлеге фондның акцияләре 140 мең акционерга таратылган һәм һәркем кулында гына да кимендә 10-500 акция бар. Бу фонд эшчәнлегеннән булган керем дә шул акционерлар арасында бүленгәч, тузан бөртеге кадәр генә кала. 2005 елдан «Алтын башак»тан дивидендлар бөтенләй түләнми, чөнки керемнәре юк.
«Нигә шулай аз акча?» – дип аптырарсыз. Деноминация, ягъни акча алышыну вакытында ул акчаның өч ноле сызылгач, менә шуның кадәр генә калган да инде. Ә дивидендлар шуның билгеле бер проценты күләмендә генә хисаплана. 1 сумның сезгә тиешле процентларын исәпләсәк тә, 5-6 тиеннән артык акча чыкмый ич. Аны да почта аша күчереп була дип ачулансагыз, тагын бер яңалык җиткерәм: почта аша күчерелә торган акчаның минималь күләме бар һәм ул 7 сум тәшкил итә.
«Мәгариф» фондына килгәндә, аның да 87,9 мең акционеры һәм, гомумән алганда, 6,1 миллион акциясе бар. Аның да бүгенге бәясе – 1 сум. Акционерларның бөтенесенә заказлы хат язып салу бу акцияләрдән килгән дивидендлардан да кыйммәткә чыгачак. Ләкин борчылмагыз, акционерлык фондында берәүне дә онытмаганнар. Анда һәрбер акционерга паспорт мәгълүматлары һәм башка идентификацион күрсәткечләр белән досье бар. Соңгы 10 ел эчендә җыелган 20 сумлап акча да булырга мөмкин. Хәер, бу суммага сез әйткән чәйне дә сатып алу мөмкин түгел бугай инде.
Нигә соң ул 20 сумны да почта аша күчермиләр? Чөнки почта аша җибәрелгән дивидендларның күбесе кире әйләнеп кайта икән. Кешеләрнең күбесе элек торган урыннарыннан күченгән, паспортлары алышынган яки шуның ише башка сәбәпләр аркасында, дивидендлар үз хуҗаларын таба алмый башлаган. Җитмәсә, әлеге оешмаларның акча күчерүен салым хезмәтләре дә контрольгә алган. Тиеннәр булса да, бу акча алар күзәтүеннән башка һәм салым хезмәтенә тиешле өлешен бүлеп калдырмыйча күчерелергә тиеш түгел икән. Шунлыктан әлеге фонд («Алтын башак» та шулай ук) почтага чыгымнар тотканчы, һәркем үз акчасын үзе килеп алсын дигән принцип белән яши. «Мәгариф» фондыннан акча алам дисәгез, Казан шәһәре, Горький урамы 29/19 йорттагы кассага паспорт, ИНН һәм иминият таныклыгы (страховое свидетельство) белән килсәгез, проблема булмас дип уйлыйм. Әгәр килә алмыйсыз икән, дивидендларны почта аша күчерүне сорап гариза язарга, шәхси документларның күчермәсен нотариуста раслатып (аның өчен берничә йөз сум акча кирәк – авт.), шул адреска заказлы хат җибәрү зарур. Бер тапкыр почта аша күчерелгән дивидендлар, шәхси документлардагы мәгълүматлар кертелү сәбәпле, аннан соң да күчерелеп барачак.
Ничек кенә булмасын, бүген шул элеккеге акцияләрне сатып алырга теләүчеләр дә күренгәли. Бәлки, киләчәктә алар торгызылып, кереме дә артып китмәсме?! Шулай ук антиквар предметлар, искелектән калган тарихи әйберләрне сатып алучылар да очрарга мөмкин. Менә алар акцияне 1 сумга гына алмас. Хәер, бу яктан карасаң, ул акцияләр искергән саен тагын да кыйммәтләнер генә кебек.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Комментарии