- 20.08.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №33 (21 август)
- Рубрика: Дөнья бу
Мөхтәрәм укучым, «Остров ошибок» исемле мультфильм күрмәгән кеше юктыр мөгаен. Хәтерлисезме, анда Коля Сорокин исемле малай дәресләрен хәзерләми, гел икелегә генә укый, кыскасы икеле капчыгы инде. Исегезгә төштеме? Менә бүгенге җитәкчеләребезнең гамәлләренә карыйм да, алар шул Коля Сорокин кебек гел икеле капчыклары булганнар икән бит.
Бигрәк тә торак Коммуналь Хуҗалык Хезмәте (КХХ) җитәкчеләре бермә-бер Коля Сорокин инде менә. Ышанмыйсызмы? Хәтерлисезме Коляның мәсьәләне дөрес чишә алмаганыннан краннан аккан су бөтен утрауны басканын? Менә без яшәгән Лениногорск шәһәрендә краннан бер тамчы су таммаса да, шәһәрне «су баса». «Ничек шулай була инде?» – дисезме? Ничек булмасын, һаман да шул КХХ җитәкчеләренең икеле капчыклары булу нәтиҗәсе инде. Алар ОДН дигән бер хикмәт уйлап чыгарды. Аны безгә ГОМУМЙОРТ ЧЫГЫМНАРЫ (общедомовые нужды) дип аңлаталар. Ә дөреслектә (ограбление дурного народа) ТОМАНА ХАЛЫКНЫ ТАЛАУ дип атала икән ул. Томана булмасак, күптән шәһәр халкы җыелып шул икеле капчыкларының ояларын туздырыр идек инде. Менә шул ОДН дигән каһәр суккан графага һәр фатирга уртача 4 куб.м. су өстәп язалар. Әгәр алар икеле капчыклары булмаса шуны язмыйлар бит инде. Ничек итеп, куелган мәсьәләне «бишле»гә чишә алган кеше, санагыч (счетчик) күрсәткәннән тыш бер тамчы да өстәмә су кулланмаган кешегә 4 (!) куб.м. су язып куйсын ди, юк әлбәттә. Ә бөтен шәһәр халкыннан ул әзме-күпме,2 метр тирәнлегендә, иңе30 метр, буе1 км. булган бассейнны ай саен «тутырттырып» торалар. Әле хәзер шул икеле капчыклары газга да санагыч куйдырып, аңа да ОДН графасы булдырырга дип исәпләп торалар. Искә алынган мультфильмдә икелеләре Коля Сорокинның үзен таласалар, безнең җитәкчеләрнең икелеләре халыкны талый, шунысы эчне пошыра.
Мондый хәл әлбәттә безнең шәһәрдә генә түгел билгеле, телевизорны карасаң, бөтен Русия җитәкчеләре шул Коля Сорокин кебек икәненә тагын бер кат ышанасың. Беркөнне Сочи шәһәрендәге Олимпия уеннары өчен булган төзелешкә 1млрд.200 млн. урынына 7 млрд. акча тотылган, һич шуның очына чыга алмаганнары хакында телевизордан күрсәттеләр, менә нәкъ Коля Сорокин кебек икеле капчыклары инде. Хәрби саклану министры Сердюковны берәүләр 7, кайсылары 9 млрд. сум урлаган дип сөйли, әмма икеле капчыклары Сердюковның урлаганмы-юкмы икәнен исбат итә алмыйлар, миллиардның нульләре күп булгач буталып та бетәләрдер инде. Менә нульләре әз булгач, 500 мең, 1-2 млн. сум урлаганнарны исбат итә алалар. Шул икеле капчыкларының бирелгән мәсьәләләрен дөрес итеп чишә белмәүләре аркасында бертуктаусыз «А» һәм «Б» шәһәрләреннән капма каршы килгән поездлар бәрелешеп торалар. Шулар аркасында әле бер хәрби складта, әле икенчесендә снарядлар, гранаталар, бомбалар шартлап Русияне дер селкетеп, халыкның өнен алып торалар. Галәмгә һәрберсе берничә дистә миллиард сум торган 3-4 спутник алып чыгарга тиешле ракеталар шартлап җиргә егылып төшәләр.
Кайчандыр иксез-чиксез булып күренгән тайга урманнарын кисеп чит илләргә сатып бетереп киләләр, кинога төшереп, ничек урлаганнарын күрсәтеп торалар, ә аларны туктата алмыйлар.
Әлеге дә баягы мультфильмдә Коля ат белән сыерны кушып куйганын да хәтерлисездер. Беркөнне телевизордан кайсыдыр төбәктә сыер итенә ат ите кушып сатканнарын сөйләделәр, икеле капчыгы булмаган кеше һич мондый эшне эшләми инде.
Коля Сорокинны җырдан алган бер бишлесе ярдәм итеп коткара, әмма без татарларның ул яклап та өмет бик әз. Дөрес, Мәскәү безнең ике кызыбызга җырдан бишле куеп бирде. Тагы ике егетебез – Филүс Каһиров белән Рөстәм Асаев, 3-4 өметле җырчылар бар. Әмма алар җырдан да икеле капчыгы булган 4-5 йөз җырлаучылар армиясенә каршы тора алмаслар шул. Әгәр аларны мәдәният министрлыгына эшкә урнаштырып, милләт сәхнәсен чүп-чарлардан азат итү бурычы куйганда, икеле капчыклары тарафыннан талана торган халыкта милли горурлык хисе тәрбияләп, хәлне яхшы якка үзгәртеп булыр иде дә…
Әлбәттә әле Татарстанда 4 мең чамасы имамнар армиясе бар. Бу бик зур көч булыр иде, әгәр алар бары тик Аллаһы Тәгаләнең Коръәне һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтен тотып, ихлас күңелдән халыкны исламга чакыру нияте белән янып яшәсәләр һәм үрнәк гамәл кылсалар. Әмма аларның күбесе югары уку йортларына укырга керә алмаганлыктан һәм кара эш яратмаганлыктан «намаз укып билең сызламас», дип кенә мәдрәсәләргә кереп укыйлар да, алган белемнәрен дөнья көтәр өчен генә кулланалар. Шунлыктан күбесе икеле капчыгы булган җитәкчеләргә ярарга тырышып, Коръән аятьләренә күз йомып яшәүләрен дәвам итәләр.
Әгәр берәр ихлас иманлы һәм үзенең халкы, милләте өчен җан атып йөрүче берәр шәхесне Аллаһы Тәгалә бирмәсә һәм аңа Үзе ярдәм күрсәтмәсә, икеле капчыкларының икелеләре халыкны талаудан туктамас ахыры.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Комментарии