Мәчет яндырырга теләү: хулиганлыкмы, әллә экстремизммы?

Узган атнада моңарчы Татарстанда күзәтелмәгән хәл булды. бистәсе Олы Кылыкта «Фәрхәт» мәчетен яндырырга теләделәр. Мәчеткә ут капканчы, аны сүндерергә өлгерәләр. Бу явызлыкны кем эшли алган? Һәм ни өчен җинаятьчеләрнең бу адымын гади хулиганлык дип кенә тәкрарлыйлар?

ЯНДЫРУЧЫЛАРНЫ БЕРКЕМ КҮРМӘГӘН.

«Фәрхәт» мәчетенә ут капмауга күршеләрнең игътибарлылыгы ярдәм иткән. Керосин исе, кара төтен һәм ватык шешәләр. Мәчетне яндырырга теләүчеләр «Молотов коктейле» стандарты белән эш иткән. Мәчет классик татар стилендә, агачтан салынган. Шуңа да җинаятьчеләр ут тиз арада бөтен бинаны урап алыр дип исәп тоткан, күрәсең.

Мәхәллә әһелләреннән вакыйга урынына беренчеләрдән булып Тимер Әхмәтгалиев килеп җитә.

– Төнге сәгать 11ләрдә миңа күрше шалтыратып, мәчетне яндырырга теләделәр дип хәбәр итте, – дип сөйли Тимер. – Без килеп җиттек, бер як стена караланган, астында шешәләр ята иде.

Утны сүндергәч ир-атлар полиция вәкилләренә шалтырата. Әмма җинаятьчеләрне кайнар эзләрдән тоткарлый алмыйлар. Моңа күптән түгел эштән чыккан трансформатор да сәбәп булган. Соңгы вакытта төнлә урам баганаларында ут янмый. Шуңа да Аллаһ йортына ут төртергә теләүчеләрне беркем күрмәгән.

Мәчеткә кимендә 3 яндыргыч матдәле шешә ташлыйлар. Гыйбадәтханәнең диварлары янгынга каршы махсус матдә белән эшкәртелү сәбәпле, аңа ут капмый кала.

ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ: БУ ГАДИ ХУЛИГАНЛЫК

– Белмим, бәлки кемгәдер азан тавышы комачаулагандыр, – дип сөйли «Фәрхәт» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Ситдыйков. – Кайбер казанлылар намазга чакыру йокларга комачаулый дип, полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән очраклар булды бит. Бәлки төнге һәм иртәнге азан кемгәдер комачаулыйдыр да. Әмма безгә моңа кадәр дәгъва белдерүчеләр булмады.

Кемнең мәчеткә нәфрәте була ала? Диния нәзарәте дә әлегә моны гади хулиганлык белән бәйләргә тырыша.

– Монда дингә каршы сәясәт күренми, – дип аңлатты килеп туган вәзгыятьне Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр. – Миңа калса, бу эшне хулиганнар гына башкарды. «Фәрхәт» мәчете ул Казанның гади мәчетләре исәбендә. Аның башкалардан бернинди аермасы, аерым репутациясе дә юк.

ХӘЗРӘТЛӘРГӘ ЭЛЕК ЯНАУЛАР БУЛГАН

Мәчет әһелләрен куркытырга гына теләгәннәр дигән версия дә бар. Агач диварга шешәләрнең берсе генә барып җиткән, калганнары фундаментка тиеп ватыла. Ә коймадан мәчет бары берничә метр гына. Ничек стенага тидермәскә мөмкин?!

– Мәчет кемгә комачау итсен, ди? Киресенчә, бу шатлык булырга тиеш. Алдарак чиркәве дә бар. Берсе дә беркемгә комачауламый! – ди Тимер Әхмәтгалиев.

Мәчет әһелләре гаеплеләрне шушы тирәдән эзләргә кирәк ди. Яндырырга теләүчеләр байкерлар да булырга мөмкин. Соңгы вакытта мәхәллә әһелләре мотоциклчылар уздырган төнге ярышларга каршы чыккан. Байкерлар белән мөселманнар арасында низаг булган икән.

Моннан тыш, колакка тагын бер сәбәп ишетелде. Үз вакытында башка мәчет имамы Гыйльмулла хәзрәткә гыйбадәтханәне юк итү белән янаулар булган. Бу 90нчы елларда җирле бандитлар белән низагка керү белән бәйле. Аллаһы ярдәме белән соңгы вакытта бар да тыныч.

– Бездә тәүлек буе мәчеттә кизү торалар. Сакчы янгынга каршы нәрсә эшләргә кирәклеген белә, – дип нокта куйды «Мәдинә» мәчете имам-хатыйбы Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллин.

ЭКСТРЕМИСТЛАР

Мәчетне яндырырга теләүнең сәбәбен әлегә хокук яклаучылары да аңлата алмый. Полиция сайтыннан күренгәнчә, милеккә зыян салу һәм аны юкка чыгарырга теләү буенча, җинаять эше кузгатылган. Шунда ук вакыйганы өйрәнергә иминлек сакчылары да кушылды.

Һәркем хулиганны эзли. Әйтерсең, бу гамәлне шулар гына кылган. Экстремистлар читтә калды. Бу турыда матбугат вәкилләре ләммим диярлек. Ни кызганыч, бездә экстремистларны мөселманнар белән генә бәйлиләр. Әгәр мөселманга ачыктан-ачык җинаять кылына икән – бу хулиганлык булып кала.

Дөресен әйткәндә, Татарстанда башка дин, агым экстремистлары һәрвакыт үзләрен сиздереп торды. Мәчет яндырырга тырышу алдыннан гына Казанның Вахитов районы суды «Казан дивизиясе» группировкасының 4 вәкиленә 1,5-5,5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Яшь егетләр үз идеологиясенә тугры калып, «белый рейд»ка чыга торган булалар. Кем үзен рус дип санамый, һәммәсен кыйныйлар. Күптән түгел, милли экстремистлар Бөтентатар иҗтимагый үзәге бинасын яндырмакчы булганнар. Нәкъ «Фәрхәт» мәчетенә каршы кулланган шешәләр кебек эш иткәннәр. Әмма экстремистларны вакытында тоткарлап калалар.

МОНДЫЙ ХӘЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ КАБАТЛАНА

Бүген Казанда 60ка якын мәчетнең 10ысы агачтан салынган. Шул ук вакытта «Фәрхәт» мәчетендә диварларны яңадан янгынга каршы матдә белән буйыйлар. Ә бинаның эчке өлешендә сигнализация үткәрелә. Мәхәллә халкын әлеге вакыйга чыннан да куркыткан. Кире кайтмагае, ди алар. Татарстан мөфтияте булган бердән-бер очракны күпертмәскә чакырды.

Мәчетне яндыруда экстремистлар катнашмаган, дигән сүзтезмәләр, әлегә сәясәт кенә булып тора. Татарстанда дин-милләтара мөнәсәбәтләр яхшы, толерантлык дигән брендка тап төшермәс өчен эшләнә бу. Чынлыкта исә, әлегә вәзгыятьне гади хулиганлыкка гына кайтарып калу дөрес түгел. Әлегә монысы да дәлилләнмәгән. Ә хокук сакчылары үрә катып, бернинди комментарий бирүдән баш тарта. Күрсәтмә шундый, димәк. Шулай да әлеге вакыйга дин әһелләренә дә, дәүләткә яңа ишарә булып тора. Мөселман экстремистларын тотабыз дип җиң сызганып эшләгәндә, башка дини сектантлар, экстремист нәфрәтчеләр үсеп чыкмагае. Бу вариантны да онытмаска кирәк. Мондый хәл Татарстанда әле беренче генә кабатлана бит. Соңгысы булсын.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Комментарии