- 20.08.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №33 (21 август)
- Рубрика: Дөнья бу
Моннан берничә ел элек, Казанның Кызыл Позиция урамындагы 1нче йортның урамга караган тәрәзәсез диварына Кол Шәриф мәчете сурәте ясап куйгач, сөенгән идем. Чынлап та, соры бетонга караганда әйбәтрәк, шәһәрне бизәп, милли төсмерләр өстәп тора. Ничә генә процент урыс яшәсә дә, Казан барыбер татар-мөселман башкаласы буларак билгеле. Шуңа күрә аның бизәлешендә дә татарның милли вә дини тематикасы чагылуны бары тик хуплап кына була.
Кемдер Казанда башка дин, башка милләт кешеләре дә яшәвен искә алып, толерантлык күрсәткән булып маташыр. Ләкин үз милләтенең мәнфәгатьләрен читкә этәреп, башкаларны кайгырткан булып кыланучыларны мин татарга гына түгел, бик үк кешегә дә санамыйм. Теләсә кемгә койрык болгаучы аумакай урам әнчекләре шунда!!! Һәркем беренче чиратта башка кавемнәрне кыерсытмый гына үз милләтен кайгыртуны бурычы итеп алырга тиеш. Чөнки һәркайсыбыз үзебезнең булуыбыз белән үк бераз кыйналган, изелгән, бераз куркак вә маңкорт, әмма барыбер күңелгә якын татар халкына бурычлыбыз. Әгәр дөньяда ТАТАР дигән милләт булмаса Татарстан Республикасы да, Казан каласы да булмас иде. Димәк, алар булмагач, ТР Президенты, Казан каласы мэры да булмас иде. Миңнеханов һәм Метшин әфәнделәр бүген җөмһүрият вә башкала белән идарә итәләр икән – ТАТАР халкына бурычларын да онытмаска тиешләр…
Күрәсез, шәһәрнең биш катлы иске генә «хрущевка»сы диварындагы рәсем, никадәр фәлсәфәгә алып кереп китәргә мөмкин. Хәтта, кемнәрнеңдер биләгән кәнәфиләренә кадәр искә алынды. Әмма юктан гына түгел. Үзегез күрәсез, Универсиада уңаеннан Казанны шактый чистарттылар, сипләделәр, җимерек-китекләрне яшереп, бизәп куярга, башкаланы кунакларга матур итеп күрсәтергә тырыштылар. Бик кирәкле эш, җыештырылмаган өйгә кунак чакырып булмый ул. Тик менә шушы җыештыру һәм бизәү барышында югарыдагыларның баш шәрифләренә татар каласына бераз милли колорит та өстәү уе килмәде бугай. Әллә «югарыда» дигәннәремнең милли хисләре чамалы, әллә инде бик тә «европача» булып күренергә тырыштылар… Бәлки Мәскәү Кремленең шелтәсеннән шүрләгәннәрдер… Ничек кенә булмасын, татар иле башкаласының милли йөзен булдыру эше алып барылды дип әйтә алмыйм. Ә менә аны Европа, урыс каласы итү өчен тырыштылар. Моның өчен рәссамнарны җәлеп иттеләр, хәтта…
Казанның Галактионов урамындагы 12нче йорт диварына карасаң, үзеңне кайдадыр Ярославль, Тверь якларында дип хис итәргә була. Биредәге сурәттә славянлык ярылып ята. Әйтерсең, рәссам махсус, татардан көлү өчен шушындый тема сайлаган. Әллә соң Казанның «милләтен» бәхәсле дип таптымы икән?
Җиңү Проспектындагы 174нче йорттагы сурәт тә башкалабызның милли йөзен ачарга ярдәм итә дип булмый.
Ә инде бу ханым портретының астындагы «С любовью для России» дигән багышлауны да күргәч, рәссамның урыс шовинисты булмавына, татардан көләргә теләмәвенә шик туа, алай гына да түгел, бу уй ныгый. Янәсе, карагыз, бу Татарстан түгел, ә Русия.
Башка вакытта милләтчелеккә каршы көрәшергә һәрчак әзер торган шәһәр хакимияте бу «дивар сәнгате» үрнәкләрендә милләтче– шовинистлык чаткыларын күрергә теләми булса кирәк. Әгәр шунда берәрсе күрәләтә татарны данлый торган сурәт төшерсә, хакимият вәкилләре шунда ук йөгереп килерләр һәм мең сәбәп табып диварны акшарлатып куярлар иде. Әле «милли башкала»ның милләтпәрвәр рәссамына рөхсәтсез иҗаты өчен штраф та чәпәп куярга мөмкиннәр. Янәсе, йортта яшәүчеләр – хуҗалар хокуклары бозылган, алар рөхсәт итмәгән… Кыскасы, мең дә бер сәбәп, миллион уйдырма уйлап табып була…
Шул ук вакытта, югарыда телгә алынган рәссамнар да йорт хуҗаларыннан рөхсәт алып торгандыр дип уйламыйм. Әйтик, Җиңү проспектындагы 192нче йорт диварына ясалган сурәттән зарланып анда яшәүчеләр хакимияткә хат та язып карыйлар. Ниндидер кеше гәүдәле, кош башлы, хайван тояклы, шайтани кыяфәтле җан иясе ясалган йортта яшисе килми аларның. Дөресен генә әйткәндә, бу шактый абстракт сурәт миндә дә, никтер, «тәмуг күренеше» дигән тәэсир тудыра һәм башкалабызның милли йөзенең булган кадәрен дә юкка чыгара.
Ләкин, бу Казан буйлап атлап баручы шайтан рәсеме хакимияткә бик ошый икән.
– Безгә хакимияттән килгән хатта бу сурәтнең башкалабызның эстетик йөзен тудыручы югары сәнгать әсәре булуы хакында әйтелгән иде. Имеш, бөтен кешегә ошый, безгә генә ошамый һәм гомумән, бу рәсемгә безнең бер катнашыбыз да юк икән, – ди шикаять язучыларның берсе.
Әмма хакимият бик нык ялгыша. Бүгенге көндә инде фатирлар хосусыйлаштырылып бетте диярлек һәм йортның диварлары анда яшәүчеләрнең шәхси милке. Димәк, милекче рөхсәтеннән башка бу диварларга беркем дә килеп реклама элә, яки шайтан сурәте төшерә алмый. Әгәр бу сурәтне төшерергә рөхсәт итүчедә милекчеләрнең гомуми җыены карары юк икән, теләсә кайсы фатир хуҗасының судка мөрәҗәгать итү хокукы бар. Бәлкем кем дә булса бу шайтан сурәтенә «сугыш игълан итәр» әле…
Әлбәттә, бүгенге көндәге шакмаклы, почмаклы, арзанлы архитектура белән шәһәрнең милли йөзен булдыру авыр эш. Ләкин төрле бизәк-орнаментлар, рәсемнәр, һәйкәлләр, урам исемнәре аша моңа ирешеп була. Әгәр дә Татарстан башкаласының милли йөзе табылса, аны күрергә теләүче туристлары да булыр иде. Хәзер этник туризм модада. Йөзсез, төзсез, кызыксыз калалар дөнья тулы. Ләкин заманында ярты дөньяны яулап алган, Европада «тартар» (тәмугтан чыккан гаскәриләр) буларак тарихка кереп калган Чыңгыз варисларының башкаласы испанга да, алманга да, французга да, инглизгә дә кызык булыр иде. Моның өчен бары тик булган мөмкинлекләрне дөрес файдаланырга, шәһәребез йөзенә теләсә кемгә «төкерергә» – үзе теләгән этник мотивларда сурәт төшерергә рөхсәт итмәскә генә кирәк. Ярославльдә дә, Мәскәүдә дә татарлар күпләп яши, аңа карап без бит бу калалар буйлап үзебезнең милли характердагы рәсемнәребезне ясап йөрмибез. Һәр халыкның үз каласында үзе теләгәнчә яшәү, аны бизәү хокукы бар. Мин Тверьгә барып, урыс Казанга килеп үзебез теләгән теманы алга сөрсәк, моннан Тверь дә, Казан да оттыра гына. Менә моны шәһәр хакимияте дә, республика җитәкчелеге дә дөрес аңларга тиеш.
Бер караганда, стенадагы сурәт кенә – вак мәсьәлә. Әмма шул сурәтнең эчтәлегенә кереп китсәң, зур һәм ямьсез сәясәткә барып терәләсең. Минем матур сәясәтле, милли йөзле татар каласында барча халыклар белән дә тату яшисем килә. Моны исә бары акыллы хакимиятнең һәр «вак мәсьәлә»не уйлап эшләве генә тәэмин итә ала. Ә Казанда хакимият акыллы вә сәләтлеме соң?
Искәндәр СИРАЖИ.

Комментарии