- 22.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №20 (23 май)
- Рубрика: Дөнья бу
Русиядә һәм Татарстанда барган соңгы сәяси вакыйгаларга Татарстан Дәүләт Советы депутаты, тарихчы Рафаил Хәкимов бәябирде.
– Күптән түгел Владимир Путин Русия Президенты вазифасына кереште. Иске Путин яңара алырмы, илдә нинди тенденцияләр күзәтелер дип уйлыйсыз?
– Ул иң элек вазифаларны төбәкләргә кайтарырга тырышыр. Путин моны телиме-теләмиме, ул аннан тормый. Ил хәзер сәяси вертикальгә килеп терәлде. Күренеп тора: вертикаль белән эш бармый, үсеш юк. Төбәкләр акчасыз калды, аларны рәтләп күзәтмиләр дә, программалар да эшләми. Шуңа да Путин вазифаларны бирергә мәҗбүр. Ләкин эш акчада һәм кешеләрне кая куюда. Менә бездә 25-30 министрлык, федераль үзәктә шул ук эш белән шөгыльләнүче идарәләр бар. Русиядә андыйлар 400 меңләп кеше исәпләнә. Вазифаларны төбәкләргә бирсәләр, бу 400 кешене кая куярга? Алар бит рәхәтләнеп ашап утыра, коррупция шул бит инде ул. Икенче мәсьәлә –акчасыз гына вазифаны бирүнең мәгънәсе юк. Акча бүген – Мәскәүдә. Үз вакытында, юл фонды Мәскәүдә булырга тиеш, урында булса, аны урлыйлар, дип әйттеләр. Фонд Мәскәүгә күчте, ул акчаларның очына чыгарлык түгел, чөнки Мәскәүдә «аппетит» көчлерәк. Акча белән вазифаны бирсәләр дә – нәрсә килеп чыга? Республикада министрлык структурасы бар, кешеләр эшли белә, аз-маз булса да алга киттек. Татарстанга акча белән вазифа кайтса, без аны яхшырак кулланабыз. Шул ук вакытта башка төбәкләр бар. Мисал өчен, Кавказ. Анда күпме генә акча түкмә, алар югала, үсеш тә юк. Ягъни артта калган төбәкләр тагын да артта калачак. Димәк, Русия нинди хәлдә була? Бер яктан Казан, Мәскәү, Петербург, Екатеринбург кебек көчле, икенче яктан бетерешкән булачак. Нефтькә бәя төшсә, тагын да авыррак була.
Нефть бәясе төшә башласа, әйтик, пенсия түләү мәсьәләсе генә дә килеп басачак. Бүген Русиядә пенсия түләргә күпме акча булуы төгәл билгеле түгел. Нефтькә бәя төшә башлады, ә бензинга бәя арта. Пенсия түләргә акча булмаса – бу инде авыр хәл. Бензинга бәя артса, башка нәрсәләргә дә бәя артачак. Хәерче халык тагын да хәерчеләнәчәк. Бездә кеше акчасының 80%ы ашау-эчүгә китә. Бу инде революцион вәзгыятькә җирлек туа дигән сүз.
– Децентрализация, федератизм принциплары башланса, Сазлык мәйданында митинглар уздырган халык урамга чыгудан туктамасмы?
– Юк, туктамый. Аларның теләге – Русиянең Путинсыз булуы. Бу механизм башланды, алар шул теләккә ирешмичә туктамаячак. Ә хакимият мөмкинлекне кулдан ычкындырды. Әйтик, Русия халкы тормышы кинәт яхшырса, хезмәт хаклары үссә, монда икенче хәл. Сайлау үткәч тә мәйдан тынмый икән, димәк, халыкның бер өлеше моның белән килешми дигән сүз. Франция мисалында халык икенче Президентны башлык итеп кабул итте. Ә Русиядә халык һаман килешми, бу бер Мәскәүдә генә түгел, бөтен Русиядә дә шундыйрак фикер хөкем сөрә.
– Милли сәясәттә ниндидер үзгәрешләр булыр дип уйлыйсызмы?
– Хәзер милли сәясәт мәсьәләсенә тыгылмасалар, Русия мәгариф министры Фурсенконы озатып, безгә бүтән басым ясамасалар, татар теле, мәктәбе тыныч кына яшәячәк. Әгәр милли компонентны бетерү кебек сәясәтне дәвам итсәләр, ул халыкны тагын күтәрәчәк. Ә Чечня белән Дагыстанны туктатып булмый.
– Фурсенко формалашкан яңа хөкүмәттә юк. Хакимияттә кардиналь үзгәрешләр булачагы бәхәссез. Шул исәптән, кайбер даирәләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да Мәскәүгә китү ихтималын инкарь итми. Сез бу даирәдә йөрүче кеше буларак, анда нинди фикерләр хөкем сөрә?
– Миңнехановның Мәскәүгә китүе безгә яхшы түгел инде. Татарстандагы хәлне без үзебез хәл итәбез. Татарстан никадәр көчле булса, Мәскәүгә дә шулкадәр яхшырак. Безнең көчле җитәкчене Мәскәүгә җибәрү – бу инде югалту. Ул компьютер кебек, андый башлыкны табуы да кыен. Аны төбәк мәсьәләләрен чишү өчен алырга мөмкиннәр. Ләкин мин Миңнехановны министр буларак күрмим. Ул министр булса да, аны башка вазифа өчен алачаклар. Мин аның урынында булсам, китмәс идем.
– Миңнехановның Мәскәүгә китү фәрманын үтәргә мәҗбүр булуы бармы?
– Юк, нишләп мәҗбүр булсын инде. Килешенергә мөмкин. Аннан гади министр булуның ни хаҗәте бар? Төрекмәнстан Президенты белән күрешә, турыдан-туры Путин-Медведевка шалтырата. Министр булса, аның өстендә Медведев утыра, әле Путинга менеп җитә аласыңмы – билгесез. Миңнеханов башка вазифа өчен китәргә мөмкин. Төбәк мәсьәләләрен чишәр өчен алынса да, Путин-Медведев аны аңларлар микән? Бүген төбәкләр арасында икътисад аз булса да бар. Ләкин ничек Калининградтан – Владивостокка сәүдә итеп була? Бәяләр күтәрелә, юллар җимерек. Экспорт диләр. Татарстанда 3 ай буе каядыр эскпортка товар җибәрә алмадылар. Юл юк, тимер юл рәтләп эшләми. Нигә Швейцариядә тимер юлга дәүләт дотация бирә? Ул базар дими, бу дәүләт өчен кирәк. Бездә дәүләт өчен кирәк түгел, ә кемгә кирәк? Базар-базар дип исергәннәр, тик дәүләт җимерелә. Базар икътисады дәүләтне җыймый, киресенчә, җимерә генә, тарифлар үзгәрә. Бүген Казаннан Уралга кадәр әле сәүдә итеп була. Ераграк булса, файдасыз, аннан табыш юк. Төркиягә очу Русиянең икенче почмагына баруга караганда арзанрак. Үз илеңдә йөрү кыйбатрак.
– Федерализм булмаса, Русиянең киләчәген ничек күрәсез?
– Бу очракта Русиянең киләчәге юк.
– Татарстанда бүген сәясәт бармы?
– Бар, 90 еллар башында без ничек башласак, ул барыбер шул рухта, инерция рәвешендә дәвам итә. Татарстанда махсус сәясәт белән шөгыльләнүче юк. Бу бик дөрес түгел. Татарстанда сәясәттән качып булмый. Хуҗалык эшләре белән генә шөгыльләнәм дип аннан качу мөмкин түгел. Сәясәт белән шөгыльләнсәң, ул файда да китерә. Күптән түгел Дәүләт Советында чыгыш ясаганда: «Зур сәясәт – зур акча», – дидем. Базар икътисады дип йөриләр, әмма сәясәтне аңламыйлар. Шулай аңлатырга туры килә. Колхоз базарында сату иткәндә генә сәясәт кирәкми. Без инде сәясәтне, акчаны ничек эшләргә икәнен беләбез.
– Миңнехановны алу Мәскәүнең Татарстанны бетерүенең бер ысулымы?
– Юк. Татарстанны болай гына алып булмый. Мәскәүдә утырып, Русияне иң элек кулга алсыннар әле. Махсус митинглар оештыралар, хәтта патриарх Кирилл да чиркәү янында митинг үткәрде. Ә бит митингны үз файдаңа үткәрергә ярамый. Кулыңда акча, банклар, гаскәр булсын, һаваңда истребительләр очып йөрсен, ә син митинг үткәрәсең. Бу бик сәер хәл. Мин Шәймиев белән 16 ел эшләдем (сәясәт өлкәсендә аның киңәшчесе булды – авт.), ул өлкәне яхшы белгән кеше, ләкин Русиядәге бу хәл бер дә аңлашылмый.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Комментарии