- 22.10.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №42 (23 октябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Русиядә Җир шарындагы халыкның 2%ы гына яшәсә дә, табигый байлыкларның 30 %ы тупланган. Шуңа да, АКШның аңа күз ташлавы табигый. Шундый бай илдә яшәп тә, тормышыбыз күп кенә башка илләрдән күпкә начар. Фәнни ачышларның, алдынгы технологияләрнең 0,2%ы гына безнең илдән. Алга киткән илләрнең чимал база¬сына әйләндек: газ, нефть, урман сатып, алардан машиналар, компьютер, телефоннар, самолет, көнкүреш техникасы алабыз. Илләрнең интеллектуаль үсеше ягыннан 40нчы урынга тәгәрәгәнбез. Без кая барабыз? Күпләрне шундый сорау борчый. Тук, җиңел тормышта яшәүче түрәнең генә моңа исе китми.
Бөтенесе дә мәктәптән башлана, ул җәмгыятьнең киләчәген формалаштыра. Ә анда эшләүче укытучыларның буыны сыегайды, чөнки түләү аз. Соңгы 20 елда кыйбла да үзгәрде: коммунистик әхлак бетте, аннан бушаган урынны түбән әхлак тутырды. Элек намус, кешелеклелек, хезмәт сөю беренче урында торса, хәзер акча эшләү, алдау, урлау, секс пропагандалана, мәктәпнең йогынтысы да кимеде. Бала тәрбияләүне үз агымына куйган әти-әниләр дә күбәйде. Андыйлар өчен җан асрау яки байлык туплау мөһимрәк. Балалар интеллекты да үзгәрде, яхшы якка гына түгел. Компьютерлар, телевизор аларны күп белүчән итте, әмма уйлау сәләтен арттырмады. Мәктәпкә белем алырга килүен дә аңламаган маңкортлар барлыкка килде. Дөрес, укыту-тәрбия бик әйбәт куелган урыннар да ¬бар, анда укучы балалар бәхет¬ле, аларның киләчәге өметле.
Әти-әни кайчандыр үзе дә укучы булган. Ләкин шушы кыска гына чорда да күп үзгәреш¬ләр кичердек, хәзер башка дөньяда яшибез. Мәктәп тә башка, буыннар арасында интеллектуаль аерма зур. 10 ел элек кенә кесә телефоны булдырырга хыялланган кеше бүген ноутбук, интернет белән эшли, башкача фикерли. Менә алар – интеллектуаль аермалар:
1. Ачышлар күп ясала, бе¬лемнәр, 5-10 ел саен, 2 тапкыр арта, техника тиз үзгәрә. Компьютер кешенең иң яхшы, иң якын хезмәтчесенә әверелде, кайчак кешене дә алыштыра. Телевизор караган, интернетта «йөзгән» бала башына белем шыплап тулган. Ул үзен әти-әни, укытучыдан күп белүчегә саный, ләкин фикерли белми. Башын чүп-чар белән тутырмыйча, кирәкле белемне генә алсын иде ул, ләкин ярдәм итүчесе юк. Боевик-секслар карап, компьютер уеннары уйнап саташучылар, чынбарлыкны аңламый башлаучылар бар.
2. 20 ел элек мәктәп техник чараларга, күргәзмәлелеккә бай иде. Җимерелү чорында ул да хәерче йортына охшап калды. Хәзер мәктәпләр компьютерлаштырылган, интернетка тоташкан. Укытучылар ноутбук белән укыталар, тик әлегә нәтиҗәсе генә аз. Баланың укуы белән интернет аша да танышып була. Күп кеше бай иганәчеләре, яхшы укытучылары булган мәктәпне сайлый, ә белем йортының дәрәҗәсе аның җитәкчесеннән тора.
3. Хәзер балалар физик эштә аз катнаша, аз хәрәкәтләнә, шуңа да сәламәтлекләре начар. Ләкин аларда энергия күбрәк тә – элекке кебек ачлы-туклы үскән буын түгел бу, артык калориянең кая киткәнлеге билгеле. Элек җәяү йөрделәр, чаңгы-чана шудылар, бала каралты-кура тирәсендә файдалы хезмәттә катнашып, эш сөеп үсте. Хәзер халык шәһәрләште, малайларга эш юк. Алар энергияләрен ватып-җимерүгә сарыф итә, эшсезлектән азып, тәмәке, сыра татып карыйлар. Икенче төр балалар өйдә утырып, телевизор-компьютер артында сәламәтлеген бетерә. Менә дигән балалар да күп – алар үзләре, әти-әни киңәше белән, спорт, фән түгәрәкләренә йөри, сәләтләрен ачыклый, файдалы эштә катнашыйм, дигәннәргә дә мөмкинлекләр күп – ирек, демократия. Күркәм яшьләр дә күп үсә.
4. Мәктәптә климат та үзгәрде. Элеккеге укытучы баладагы сәләтләрне өйрәнә, шәхесенә прогноз ясый, проектлый иде. Профюнәлешле эш, хезмәт тәрбиясе тиешле югарылыкта булды. Сәләтлерәк укытучы акчалы эшкә китте, үз эшенең патриотлары гына калды. Укучы тәртип бозса, БДИны бирә алмаса гына эшкә керешәләр. Алдап урын алу, матур хисаплар кая китереп җиткерер?
5. Баланың белемгә омтылышы үзгәрде. Элек «3»леләре булганнар ВУЗга якын да килә алмый иде, югары белемнең дәрәҗәсе зур, белгечләре югары сыйфатлы булды, аларны һәркайда эшкә көтеп тордылар. Хәзер югары белемне «2»ле капчыгы да ала, күп югары белемле кеше эшсез тилмерә. Акча эшләү мактау¬лы, белемсезләр шәбрәк тә яши. Балаларда, белем кирәк түгел, дипломны сатып алып та була, дигән фикер дә туды. Хәзер дә студентларның яртысы белемнән читтә тора. Надан хирург пычагы астына кереп ятарга теләүчеләр булмады, инженерлары төзегән корылмалар ишелде, белем кирәклеге ачыкланды. Имтиханда күчерергә өмет бетте, кайбер укучылар укый башлады. БДИ нәтиҗәләре белән генә дә югары укку йортына, бюджет бүлегенә кереп булу укуга омтылышны арттырды.
6. Элек коммунистик әхлак кыйбла булып торды. Халык тормышы көннән-көн яхшырды, якты киләчәккә ышаныч бар иде. Хәзер күпләрдә – өметсезлек, дин әхлагы аңнарны яулап бетерә алмады, ул теге дөньяга киткәндә генә кирәк. Бушлыкны әхлаксызлык тутырды. Кайбер үсмерләр юанычны тәмәке, сыра, наркотиклардан эзли, көчсезләрне җәберләү артты. Үсмерләр арсында көч куллану, секс, кәеф күтәрү – модада. Ә бит аларның әти-әниләре, мәктәп тәмамлагач та, хәмер, наркотик татып карарга ашыкмаган, белемгә, һөнәр алырга омтылган, эш тапкан, йорт салган, балалар үстергән. Дөрес, хәзер дә әйбәт үсмерләр бик күп, тик адәм актыклары да күбәя. Бүгенге бала үскәч тә «иждивенец» булып кала, әти-әнисе югары уку йортына да аннан алда атлап керә, ул аңа фатир да сатып алырга тиеш….
7. Ирек, демократия булса да, сәләтең юл ярып, акчалы эштә эшләү өчен, таныш-белеш, ришвәт бирү кирәк. Ирек кешедәге начар сыйфатлар¬ның күбрәк үсүенә юл куйды.
Мондый бәлаләрне күп санарга булыр иде. Ахыр чиктә бер генә сорау туа: без кая барып чыгарбыз?
Рәхим ӘГЪЛӘМҖАНОВ.

Комментарии