ҖЫЛЫ ЙОРТ

Урамда уйнап йөргән балаларга карагач, ирексездән елмаясың. Бөтен тормыш матурлыгын, дөнья ямен үз эченә сыйдырган бала – әнисез, ә бәхетле баласыз булмаска тиеш кебек… Барысы да без уйлаганча гына барса иде дә, юк шул.

Шушы көннәрдә генә Чүпрәле районы Яңа Уби авылында урнашкан “Җылы йорт” приютында кунакта булдым. Андагы балаларның моңсу күзләренә карап, тагын бер кат инандым: “Әнием” дип эндәшердәй кешең булу, үз йортың капкасын ачып керү, әниең пешергән ашны ашау, йомшак куллары белән битеңнән сыйпап йоклатуын тоюдан да зур бәхет юк. Моның шулай икәнен ана назыннан мәхрүм булган бала гына аңлыйдыр.

ПРИЮТ БАРЫСЫН ДА СЫЙДЫРА

“Җылы йорт” приюты 1998 елның 19 декабрендә тәүге тапкыр үз ишекләрен ача. Исемен исә Чистай шәһәрендәге балалар йортыннан “урлап” куялар. Беренчесе бер катлы кечкенәрәк бина булса, яңасын ике катлы итеп төзегәннәр. Монысына балалар быелның март аеннан күченгән. Әллә кайдан үзенә җәлеп иткән йортның эче дә, тышы да гүзәл. Анда балалар өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Зур бассейнга хәтле бар хәтта.

– Бездә бүген якынча 30 бала тәрбияләнә. Кайчакта алар 35кә дә җитә. Саннар гел үзгәреп тора: берсе килә, икенчесе китә… – ди приют директоры Зинаида Петровна Пелекейкина. – Безнең устав буенча биредә 3-18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнергә тиеш. Шуңа карамастан кайчакта 10 айлык сабыйларны да кабул итәргә туры килгәли. Акылга зәгыйфьрәкләрне, башка төр тайпылышлары булганнарны шәһәрендәге махсус интернатларга җибәрәбез. Приют ачылганнан бирле биредә якынча 400 бала тәрбия алды. Кайсы үз гаиләсенә кайтарылды, кайберсен тәрбиягә алучылар да булды.

Балаларның бирегә килеп эләгүенең төп сәбәбе – ата-ананың шешә белән “дуслыгы”. Шулай ук йорт-җирләре янып китеп, торыр урыннары калмаганга, яшәү шартлары бик начар булганга да бирегә килергә мәҗбүр булучылар бар икән.

Приют тормышы белән кызыксынучылар, ярдәм кулы сузучылар, Аллага шөкер, бар, ди. Монысы сөендерә.

– “Татспиртпром” ААҖ генераль директоры Р.Шәйхетдинов даими булышып тора. Елның елында балаларга Казанга экскурсияләр оештыра. 1 июньгә – Балаларны яклау көненә һәр балага уку кирәк-ярагы тутырылган ранец бүләк иттеләр. Район хакимияте башлыгы да даими кереп, хәлләрне белеп, балалар тормышы белән кызыксына. Район хуҗалыклары да ташламый. Тик иң аянычы: күп балаларның тормышы белән әти-әниләре кызыксынмый да. Ни генә дисәң дә, һәрбер нарасый күңелендә әти-әни иң кадерлесе булып кала бит, алар моны үзләре күрсәтмәскә тырышса да, – ди Зинаида Петровна.

Әлбәттә, биредәгеләр китереп биргәнне генә көтеп ятмый. Аларның үз хуҗалыгы бар. Шәхси хуҗалыкта ике сыер, берничә бозау, дуңгызлар, йорт кошлары асрыйлар. Кырда 10 гектар җирләре бар. Анда бәрәңге, шикәр чөгендере, кишер, кәбестә һәм башка төр яшелчә үстерәләр. Техника белән, нигездә, “Дементьев” җәмгыяте тәэмин итә икән.

Барлык эшне приют хезмәткәрләре һәм балалар үзләре башкара. Приют ишегалдындагы бакчада әллә ничә төрле чәчәк үстерәләр. Матурлыкка исең китәр!

ЯСМИНӘДӘ ТУКАЙ БАЛАЧАГЫ

Мин приютка килгәндә, балалар йоклый иде әле. Ишекне ачып эчкә үткәч тә, 7-8 яшьләрдәге бер кыз гына күзгә чалынды. Үзе матур, сөйкемле, тавышы да йомшак. Бик чакыргач, оялып кына яныма килеп утырды. Ничек сүз башларга, нәрсә дип сөйләштерергә белмим үзем. Бала күңеле бигрәк нәзберек булыр да җан ярасына саксыз кагылырмын сыман. Ә кызчык бик аралашучан булып чыкты.

– Матур кыз, исемең ничек соң синең?

– Ясминә.

– Сиңа ничә яшь?

– 8

– Кайдан килдең?

– Казаннан.

– Монда дусларың күпме соң?

– Бар инде бераз.

– Ә иң яратканы кайсысы?

– Әнә… (Ясминә икенче бүлмәгә кереп баручы тәрбияче Миләүшә апага төртеп күрсәтте – авт.).

Ясминәне алдыма утырттым. Башта читенсенеп торган бала үземә тәмам ияләште. Берничә минуттан инде без күптәнге танышлар кебек аралаша идек. Ул миңа бар бүлмәләрне күрсәтеп йөрде. Аралашучан, матур, сау-сәламәт бу кызны ничек приютта тәрбияләтмәк кирәк?! Әнисе бу бала турында уйлый микән?! Кемдер бала алып кайта алмый интегә. Икенчеләре нарасыен язмыш кочагына ташлый…

Ясминә – башкала кызы. Тәрбиячеләр сүзенә караганда, ул әтисенең кем икәнен бөтенләй белми. Ә әнисе кызчыкны 4 яшендә чакта әбисе белән калдырып, өйне ташлап чыгып китә. Шуннан бернинди хәбәр дә бирми. Аны хәтта эзләтеп тә карыйлар. Әбисе үлгәч, Ясминәне башта – бер, аннары икенче күршеләре алып үстерә. Аннан аны Казандагы балалар тәрбияләү йортларының берсенә бирәләр. Чистайда да өч ай тәрбияләнеп кайта ул. Аннан инде бирегә – “Җылы йорт” приютына җибәрәләр. Сабыйның балачагы бөек шагыйребез Тукайныкыннан бер дә ким түгел. Өйдән – өйгә, гаиләдән – гаиләгә…

Тәрбиячеләрдән дә Ясминә турында сораштырдым.

– Арада иң акыллысы ул. Күз тимәсен, бар яктан да булган. Балалар йортында сабыйларның төрлесен очратырга була. Ясминәне барысы да ярата. Яхшы укый, сабыр, тыйнак, пөхтә. Безгә дә гел булыша. Уң кулыбыз булды инде. Авылны бик ярата. Бакчада ничек күңел биреп эшләгәнен күрсәгез икән… “Әгәр берәр авылдан әйбәт кешеләр килеп алса, барырга каршы түгелмен”, – дип әйтә, – ди тәрбиячеләр.

“ҮЗБӘКСТАНДА ӘЙБӘТРӘК ИДЕ”

“Җылы йорт” Чүпрәле районына караса да, балалар бирегә республиканың төрле почмагыннан җыелган. Буа, Кайбыч, Казан… Үзебезнең күрше авылдан – Зур Чынлыдан да бар икән монда тәрбияләнүчеләр.

Әнисә белән Гүзәлия Шиһаповаларның бирегә килгәненә 3 ел үткән. Әнисәгә – 14, сеңлесенә 8 яшь. Алар Үзбәкстанда туып-үскән. Әтисе Рифкать анда – заводта, әнисе Наташа почтада эшләгән. Тик 3 ел элек Рифкать абый гаиләсе белән бирегә – Зур Чынлыга күченеп кайткан. Әти-әнисе мәрхүмнәр инде. Шулардан калган иске генә йортка кайтып төпләнгән Шиһаповлар гаиләсе.

Әнисә белән аны борчыган сораулар, монда килеп эләгү сәбәпләре турында сөйләшәбез.

– Сеңлем белән бергә монда 3 ел яшибез инде. Каникулда өйгә кайтып торабыз. Гаилә хәленең бик начар булуы сәбәпле, приютка килеп урнаштык. Пропискабыз юк, гражданлыкны һаман ала алмыйбыз әле. Әнием эшсез өйдә утыра. Безнең янга килеп йөриләр. Әти исә көтү көтә. Тик кайчакта “яшел елан”ны кулланырга ярата шул. Шуңа ул эшләгән акчаны тулысынча кайтармый. Өебез кечкенә, иске. Йокларга урын да җитми. Анда газ да, ут та юк. Мич кенә бар. Кыскасы, уңайлы шартлар бөтенләй тудырылмаган.

Мин хәзер монда 9 класста белем алам. Сеңлем 3 класста укый. Приютта бар да ошый: укыту да, ашату да, мөнәсәбәтләре дә. Тик бернәрсә дә мәңгелек түгел бит. Моннан китәр көннәр дә җитәр. Гражданлыкны алмыйча укырга кереп тә булмый. 11 классны тәмамлап кына китсәм, БДИны бирә алмам кебек, шуңа 9 класстан соң берәр һөнәри училищега керер идем. Әлегә бер документым да юк. Шулар хакында уйлыйм да борчылам. 12 августта операция булды үземә. Анда да, полисым булмау сәбәпле, мәшәкатьләрсез генә узмады.

Үзбәкстанда миңа бик ошый иде. Әти-әни эшләп торды. Акчабыз, әллә ни күп булмаса да, көндәлеккә җитә иде. Хәзер бик авыр. Кайчанга кадәр дәвам итәр?!” – дип уртаклашты үз борчылулары белән Әнисә.

БЕР ГАИЛӘДӘН ДҮРТ БАЛА

Әнисә, мин һәм Ясминә приют бакчаларын, хуҗалыкны карап йөрдек. “Бакчаны аеруча яратам. Чәчәкләргә көн саен су сибәм, алар шундый матур бит”, – ди Ясминә елмаеп.

Аннары кабат эчкә кердек. Балалар уяна башлаган иде. Йокы бүлмәсеннән бер-бер артлы өч бала чыкты. Бер-берсенә бик охшаганнар. Баксаң, алар бертуганнар икән. Өстәвенә, бу 3 малайның сеңелләре дә биредә тәрбияләнә.

Бер гаиләдән бер, иң күбе ике баланың биредә тәрбияләнүен күз алдына китерергә мөмкин әле. Ә дүртне приютка китереп бирүне, ай-һай… Әле яшь аермалары да тугызар ай гына икән. Нигә дип табалар аны, тәрбияләр хәле, теләге, мөмкинлеге булмагач?! Бу якты дөньяга килгән баланың ни гаебе бар?!

Станислав, Владик, Нунна һәм Николай Васильевлар Чүпрәле районының Алешкин-Саплык авылыннан. Владик белән Станислав 2 класста укый, Николай исә 1дә белем ала, ә Нуннага 5 яшь. Аларның монда килеп эләгү сәбәпләрен белгәч, тәмам аптырадым. Әтиләре шулай ук районда көтү көтә. Ләкин бирегә даими шалтыратып хәлләрен белә, эше тыгыз булуга карамастан, буш вакыт табып, атнага икешәр тапкыр сабыйларын күрергә килгәләп йөри икән. Киемнәр дә, тәм-томын да китерә. Ә әниләре кайда икән дисезме? Бер-бер артлы дүрт сабыйны дөньяга китергән дә, бераз югалып торганнан соң, озак уйлап тормыйча, аларны калдырып, шушы ук авылда яшәүче, үзләреннән ерак тормаган берәүгә кияүгә чыккан. Ирдән-иргә йөрүне өстенрәк күргән, күрәсең. Ә балалар теләсә нишләсен булып чыга. Приют аларны үз кочагына сыйдырмаса, сабыйлар белән ни булыр иде икән?!

Бала барысын да аңлый ул. Әниләре, бик гаҗәп, сирәк кенә приютка шалтыратып, балаларын телефонга чакыра икән. Тик малайларның әниләре белән сөйләшәсе килми, телефонга да бармыйлар, ди. Бары тик 5 яшьлек Нунна гына җавап бирә икән. Бигрәк бәләкәй шул әле ул. Абыйларыннан аермалы буларак, әлегә әнисе кылган гамәлләрне аңларлык яшьтә түгел.

Монда тәрбия алучы һәр баланың үз язмышы. Шулай да күбесе әти-әнисенең эчү белән артык мавыгуы аркасында биредә яшәргә мәҗбүр. Хатын-кыз эчә башлап начар юлга басса, туктатам димә икән ул. Начар сыердан да яхшы бозау туа, диләр. Ясминә, Станислав, Нунна һәм башкалар шуның мисалы инде.

“МӘЧЕГӘ ЧИТ БАЛА ДА ЯКЫН, Ә КЕШЕГӘ…”

Приюттан кайтканда юлдашым әле күптән түгел генә үз йортларында булган бер хәлне сөйләде.

– Моннан 2 ай чамасы элек ана мәчебез үлде. Абзар тирәсендә йөргәч, бәлки, үгез яки сыер баскандыр дип тә уйладык. Чөнки гәүдәсен шуннан таптык. Озак еллар янәшәбездә булганга, аңа бик ияләшкән идек. Авыр кабул иттек. Өстәвенә, яңа туган дүрт баласы калды. Безгә күршедән дә ана мәче кереп йөри иде. Аның үзенең 3 яңа туган баласы бар. Шул күрше мәчесе безнең ятим калган дүрт песи баласын көн саен кереп имезде, аларны үлемнән алып калды. Хәзер песи балалары сөтне тәлинкәдән дә эчә башлады инде. Приюттан чыгып әйтәм әле, исең китәр, песи үзенекен генә түгел, чит мәче баласын да ташламый. Ә кешеләр ни кылана?! Хайваннардан да түбән безнең дәрәҗә. Мөгаен, ахырзаман җитәдер, – дип гаҗәпләнүен белдерде ул.

Шундый кыерсытылганнарны үз кочагына җыярдай, ярый әле, приют бар дип сөенсәм дә, биредән авыр тойгылар белән киттем. Күзләрен тутырып, мине озатып калган балаларны бик кызгандым. Алар алдында үземне гаепле хис иттем. Мин өемә әнием янына кайтып киттем. Ә аларга бу бәхет тәтерме? Бер Ходай гына белә!

Лилия ЙОСЫПОВА.

Чүпрәле районы.

Комментарии