СӘЛАМ БУЛСЫН КАБЕР АТЛЫ ӨЕМӘ, СӘЛАМ БУЛСЫН КОРАЕШ АТЛЫ ЕЛАНГА!

СӘЛАМ БУЛСЫН КАБЕР АТЛЫ ӨЕМӘ, СӘЛАМ БУЛСЫН КОРАЕШ АТЛЫ ЕЛАНГА!

Якын дустым Венера гөмбәдән кайтып төште. Исе китеп, арты бистәсе янындагы хәлләр турында сөйли башлады:

– Казан тирәсендәге урманнарны бик ярата безнең гаилә. Урыннарын белсәң, күз ачып йомганчы җиләген, гөмбәсен чиләкләп җыярга була. Ел саен якыннарымның каберлекләрен карарга, чистартырга, рәтләргә барабыз. Бөтен туганнарым бер тирәдә җиргә иңдерелгән. Берничә ел рәттән искитәрлек хәлләргә тап булабыз урман аша узганда. Биредә, Урман арты бистәсе урманнарында, көтелмәгән җирләрдә каберлекләр очрый. Аларның кайберләре әле яңа гына пәйда булган, кайсылары инде – искерәк. Каберлекләрнең берничәсе тимер челтәр белән әйләндереп алынган. Ә шактыенда бернинди билге, язмалар да юк. Күрәсең, бөлгенлек, хәерчелек, мескенлек галәмәтләре кайберәүләрне шушы хәлгә төшергәндер, дигән уйлар килә башка.

– Бәлки син трасса тирәсендә урнашкан каберлекләр хакында әйтмәкче буласыңдыр? – дип аптырап, сорап куйдым танышымнан.

– Трасса тирәсендәгеләрен беләм мин, алары – икенче мәсьәлә. Мин күргән каберлекләр урман эчендә, бар да еракта, кеше күзенә чалынмаска тырышып казылганнары аңлашыла.

– Анда, бәлки, мәче, этләр күмелгәндер?! – дигән соравым Венера ханымны чынлап торып үпкәләтә язды.

– Син нәрсә инде, эт-мәче каберлекләре үлчәмнәрен кешенекеннән аермаска әллә башыма тай типкән дип уйлыйсыңмы? – дип күзләремә инәлде ул.

Шушы сөйләшү хәтеремдәге истәлекләрне айкап ташлады.

КАЙГЫ КИЛСӘ…

Хәзерге заманда мәетне кылу туй чыгымнарына тиңләшә башлады. Шушы көннәрдә генә танышым якты дөнья белән бәхилләште. 50 яшьлек ир-ат көтмәгәндә-уйламаганда китеп барды. Ярый әле, хатыны алдан кайгыртып, моннан дистә еллар элек үз кабиләсе тирәсендә аңа да аерым урын юнәтеп куйган булган.

– Безнең Спиридоновлар җирләнгән мәйданчыкта бердәнбер Димитриев гаиләсе кешесе кереп «адашты». Йөрәк авыруыннан китеп барган иремә ярый әле урын булды. Югыйсә, хәзер акчага сатып алырга да зиратларда буш урын юк икән. Танышым күптән түгел генә 45 меңгә юнәтте әнә үзе өчен урынны. Кеше үлгәч, хәзер бигрәк күп чыгымнар сорала шул. Чиркәүдә кырык адәмгә исәпләнгән искә алу кичәсен уздырыр өчен, 12 мең сорадылар. Пенсионерларда кайдан килсен инде андый акчалар! Шуңа күрә әлеге чараны өйдә генә уздырырга булдык. Ризыкларны туганнар, дуслар белән бергәләп әзерләргә туры килде. Чыгымнарыбыз җиде мең тирәсе тәшкил итте. Бер ел эчендә өч кешене җирләдем бит: башта әни, аннары абыем, менә хәзер – ирем. Татарларның рәхәт, ичмасам, хәмергә акча тотмыйлар. Кием-салымга да акча чыкмый. Ирем көтмәгәндә үлеп киткәч, әзерләнмәгән идем шул, өс һәм аяк киемнәрен дә сатып алырга туры килде. Табут турында сөйләп тә тормыйм инде. Менә кырыгын да кызым аракысыз гына үткәрмәкче иде дә, авызларын салындыручылар шактый булгач, яхшысынмадык инде, куйдык өстәлгә «акбашлыны» да. Ишек алдында бергә кәрт чирттергән дуслары, аш исен сизеп, безнең подъезд янына иртүк җыелган иде. Тагын бер көтү адәмне аерым сыйларга туры килде. Менә хәзер бер-бер артлы өч ел ашы уздырасы була инде, ничекләр генә башкарып чыгармын, дип борчылып торам. Ярый әле, чыгымнарны капларга кызым белән киявем ярдәм итте. Пенсиядә ял итәрмен, дип уйлаган идем, эшкә кермичә булмас, ахры, дип төгәлләде сүзен танышым, томылырга торган күз яшьләрен йотып.

Башкалада, чынлап та, каберлекләр мәсьәләсе «кабыргасы» белән килеп басты. Зиратларның һәм бистәләрендәгеләре генә кабул итәрлек. Калган 27се ярымябык. Коры Елгада урнашканы әле былтыр гына эшли иде, быел инде анысында да урыннар юк. Чит илләрдә әлеге проблема күптән чишелгән мәсьәлә булып исәпләнә. Мәсәлән, Америка, Германия, Япониядә крематорийлар киң таралган. Тик мөселман халкы өчен җәсәд яндыру – язык, гөнаһлы гамәл исәпләнә. Әмма башына кайгы төшкәннәр аптырап тормый, төрле юлларын эзләп таба. Бездә дә үле күмүнең гади, халыкчан, рәсми булмаган чишелеше бар: мәрхүмнең җәсәден туган ягына алып кайтып җирләү. Яисә табут яткан каберлеккә тагын табут күмү…

ҮКЕНЕЧЛЕ ҮЛЕМНӘР

Ничек кенә булмасын, нинди генә проблемалар тумасын, һәрбер кеше якыннарын җирләргә акчасын да, җирләү урынын да таба. Тик менә җир куенына ( һәрберебезгә дә килә торган гамәл) якыннарың тарафыннан зурлап күмелү үзе бер бәхет әле ул! Күптән түгел үзәк урамда йөргәндә, шушындый фикер ишетергә туры килде үземә.

Үксеп елаучы кызыйга тап булдым да дәшми уза алмадым. Ул яңа гына якынын югалткан булып чыкты: сөйгәнен җир куенына да кешечә, рәтләп иңдерә алмавына сукранып, илереп елап җибәрде. Бигрәкләр дә авырткан җиренә кагылдым шул мин аның…

Нина үзе дә – сукбайлыкка чыккан кеше. Тиңе Михаил белән дә Бауман урамында танышалар. Кызый әлеге йортсыз-җирсез адәмне үзәктән ерак түгел, үзе яшәгән хәрабә йортларның берсенә ияртеп алып кайта. Ике бичара шунда кушылып, бергә яши башлыйлар.

Мишаның язмышы бик гыйбрәтле, аяныч. Сабыйга өч яшь тулар-тулмас вакытта әти буласы кеше гаиләсен ташлап чыгып китә. Типсә-тимер өзәрлек ир-егет хатынының көне-төне эчүенә чыдый алмыйча, билгесез юнәлештә эреп юкка чыга. Озак та тормый, Мишаның әнисен ана булу хокукыннан мәхрүм итәләр. Башка туганнары булмау сәбәпле, аны балалар йортына озаталар. Шук, тыңлаусыз малай мәктәп елларында тәрбияче-укытучыларының нервысын шактый ашый. Берничә мәртәбә башка төбәкләрдән дә эзләтеп табалар үзен. Мәктәпне көчкә тәмамлатып, зур тормыш юлына озатканда, тәрбияче-укытучылары җиңел сулап куйгандыр, мөгаен.

Мәрхәмәтле укытучы-тәрбиячеләре егеткә эретеп ябыштыручылар әзерләүче училищега урнашырга булыша. Барлык уңайлыклары булган тулай торактан аерым бер бүлмә юллап бирәләр үзенә. Мишаның түземе ярты елга гына җитә. Ул укуын, дусларын, яшәгән куышын ташлап, Мәскәү өлкәсеннән чыгып тая. Ярты еллап теләнеп-соранып, кайдадыр чәлдереп гомер кичергәннән соң, Казанга килеп чыга. Биредә үзе кебек сукбайлар белән танышып, ике ел эчендә тәмам сәрхүшкә әйләнә. Салкыннарда төннәрен вокзалларда, ташландык йортларда, җәен урамнарда уздыра.

Мишаны мин дә белә идем. Моннан ике ел элек Бауман урамында танышкан идек. Сәләмә, шапшак киемле, йөзе зәңгәрләнеп шешенеп беткән хәер сораучы әлеге адәми затның сузылган кулларын буш калдырып китә алмадым. Сөйләшә-аралаша торгач, илле яшьләр тирәсендәдер дип уйлаган идем. Бичараның утыз яшьлек ир-ат булганлыгы ачыкланды.

Үлгән кеше турында яхшы яктан гына искә алалар бит. Бераз гына Миша хакында сөйләшкәч, Нина:

– Соңгы араларда бик каты эчте, «белочка» вакытында үз-үзенә кул салган минем Мишам: биеклектән сикереп харап булган. Мин дуслар белән бакчага китеп бардым шул. Янында булсам, бәлки, саклап та калган булыр идем. Киндерле зиратына илтеп күмгәннәр, дип кенә ишеттем. Соңгы юлга озата да алмадым «иремне»! Каберендә исем-фамилиясе дә юк бит, бары тик номеры гына язылган. Ичмасам, бер рәтләп искә алырга иде үзен: сез азрак сәдака бирә алмассызмы икән?! – дип күзләремә инәлде Нина…

Бирдем мин мескенгә акчаларны. Тик садәкә итеп түгел! Кечкенә чактан Чәчәк апай дип яратып дәшкән, авылыбызның Ак әбие булган Хава апа сүзләрен эчтән пышылдап:

– Сәлам булсын кабер атлы өемә, сәлам булсын Кораеш атлы еланга!..

Мәдинә НУРУЛЛА

  СӘЛАМ БУЛСЫН КАБЕР АТЛЫ ӨЕМӘ, СӘЛАМ БУЛСЫН КОРАЕШ АТЛЫ ЕЛАНГА!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии