- 23.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №37 (21 сентябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Авыл баласы булсам да, кечкенәдән этләр, әтәч, казлардан куркам мин. Әтәч, казлар чукыр да, этләр талар, диеп өнем алына. Алай гына да түгел әле, әтәч-тавык, каз итләреннән пешерелгән ризыкларны бөтенләй ашый алмыйм диярлек. Әллә ничек шунда, тамактан үтми. Кибетләрдәге теләсә нәрсә кушып симертелгән тавыклар тәмлерәк кебек тоела миңа.
Сүзем әтәчләр турында да, казлар турында да түгел, ә кешенең тугры дусты – этләр турында. Нишләтим, куркам инде мин шул дүрт аяклы дусларыбыздан, җәмәгать. Каршыма көчек баласы килеп чыкса, тәнемнән салкын тирләр бәреп чыга. Юкса, этләрнең үземне гомеремдә бер генә тапкыр булса да тешләгәннәре юк (тьфу, Алла сакласын!).
Беркөн кибеткә барырга чыктым. Ник чыкканыма үкендем – мин ул көнне «этләрнең җыенына» туры килдем. Мәче хәтлесеннән алып, яңа туган бозау кадәрлесенә кадәр бар анда. Алай гына да түгел әле, барганда да, кайтканда да юлымда дүрт-биш кеше очрады. Шуларның һәрберсе, җәмәгать, берне генә түгел, ә икешәр-өчәр эт иярткән. Инде өебез күренә, кайтып кына җитәм, дигәндә, каршыма бозау хәтле өч эт чабып килә башлады. Мин, этләргә юл бирәм, диеп, билдән кар көртенә чумдым, үзем, куркуымнан, елый ук башладым. Миңа карап өргән этләрне куалап карыйм, кычкырып карыйм, юк бит, аның саен котыралар. Җитмәсә, хуҗасы да еракта, һаман якынаймый. Әгәр этләр, хуҗаларын күреп, кире йөгермәсәләр, беткән иде баш.
Көлә-көлә хуҗа кеше дә килеп җитте.
– Тими алар, курыкма гына син алардан! – ди бу.
– Шулайдыр, ырлый-ырлый өстемә сикерә яздылар бит,– дим мин, һаман шул кар көртендә басып торып.
– Уйныйлар гына алар, – диеп, хуҗа этләрне бер-берсе белән бераз сугыштырып та алды. Һәм, елмая-елмая, китеп тә барды.
Мәчегә – көлке, тычканга – үлем, дигәндәй, өйгә көчкә кайтып аудым. – Салкынмы урамда? – дип каршы алды каенанам.
– Юк, әни, – мин әйтәм, – бик җылы, бөтен җиремнән шыбырдап су ага. Эшнең нидәлеген сөйләп күрсәткәч, ул да гаҗәпләнде.
Телевидениедә күпме тапшырулар булды: кемдер этен фатирыннан авызлыксыз гына чыгарган, кемнеңдер баласын этләр талап үтергән… Саный китсәң, бик күп. Мондый гыйбрәтле тапшыруларны караганда, һәрберебез кешеләрне кызганып, ә этләрнең хуҗаларын эчтән генә сүгеп утыргандыр, мөгаен. Мондый мисалларны күрим, дисәң, авыл урамнарын бер әйләнеп кайту да җитә икән. Үткән-киткән кешегә ташланырга гына торган бозау хәтле этләрне күргәч, минем кебек куркак кешенең гомере биш елга кыскара, валлаһи. Ырлап, атларга да ирек бирмәгән хайваннарына бер сүз дә дәшми, елмаеп торган хуҗа кешегә юлыксаң, бигрәк тә. Кечкенә генә Корноуховода кеше санына караганда, этләр саны өч тапкырга артыктыр, мөгаен. Әнә, терәлеп торган күршебез дә ике эт асрый. Югыйсә, этләренә түгел, үзләренә дә ашарга ризыклары булмый кайчакта.
Инде мин хәзер, җәмәгать, кибет тирәләренә барганда кесәмә өч-дүрт телем икмәк тыгып йөри башладым. Алла сакласын, кемнеңдер этләренә ризык булуың бар.
Монда уйлансаң, уйланырлык җирлек бар, минемчә. Моңа берәр чик куярга тиешле җитәкчеләр бардыр бит инде?! Хәер, без – кешеләр үзебез ваемсыз шул. Күпләр өчен кеше гомерләренә караганда, этләр гомере күпкә кадерлерәк, кыйммәтрәк…
Гүзәл Мөхәммәтҗанова.

Комментарии