Чит машинага утырсаң…

Чит машинага утырсаң…

районында булган бу берәүләрне зур югалтуга дучар итеп, кара кайгыга салды, ашаудан яздырды, күз яшенә батырды. Икенчеләрне телсез-өнсез калдырды, өченчеләргә гайбәткә җирлек бирде… Шул ук вакытта һәрбарчабызга зур гыйбрәт булды. Бу язманы юлда йөрүче һәркем игътибарга алсын, баласына, оныгына сабак итеп укытсын иде.

ЮГАЛЫРГА ОЗАК ТҮГЕЛ

Вакыйганың асылына төшенгәнче үк, Гүзәлиянең фотосын социаль челтәрдә күп тапкыр күреп, ниндидер фаҗигадә һәлак булуын аңлап, аңа багышланган бәетләрне укыган идем. Аларны күрми калу мөмкин дә түгел иде, чөнки бу көннәрдә социаль челтәрдәге төп тема шул булды: байтак яшьләр Гүзәлияне яратып, сагынып искә алды, башкаларны фаҗигадән кисәтте…

Гүзәлия Мөхәмәтгалиева Балык Бистәсе районы, Күгәрчен авылында туып-үсә. Казанда сәнгать училищесын тәмамлагач та, шәһәрдә төпләнеп калмый, туган ягына кайта. Үз һөнәрен бик яратканга, дипломына хыянәт итми – район үзәгендәге китапханәгә рәссам-бизәүче булып эшкә урнаша. Авыл-район арасы бик ерак шул, автобуслар да гел йөреп тормый. Халык аз йөргәнгә, булганын да бетереп куялар. Ике юл кала: көн саен «попутка» белән йөрергәме, әллә берәр куыш «снимать» итәргәме? Кыз икенчесен сайлый һәм атна ахырында гына авылына кайтып йөри. Тормыш шулай бер көйгә тәгәрәвен дәвам итә. Моннан биш ел чамасы элек, Гүзәлия кияүгә чыккач кына барысы да үзгәрә. Олы Елга авылына килен булып төшкән кыз атнаның биш көнендә 20 чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә йөрергә мәҗбүр була. Аны ире Ринат та еш кына эшенә илтеп куя, каршы ала.

Фаҗига буласы көнне Гүзәл, гадәтенчә, эш сәгате тәмамлану белән, «попутка»га чыга. Ринат шалтыратып, үзен килеп алырга тәкъдим иткәч тә, ул: «Машина булды, хәзер 15 минуттан кайтып җитәм», – дип җавап бирә. Ләкин 15-20 минут үткәч тә, Гүзәл күренми. Бу вакыт эчендә телефоны да сүндерелгән булып чыга. Ринат 3 яшьлек кызын бакчадан алып кайтып, бергәләп Гүзәлияне каршы алырга чыккан җирдән, кире өенә юнәлә һәм машинасына утырып район үзәгенә юл тота. Хатынын гына таба алмый. Әллә соң юлда аерылдык микән дип, кабат өенә кайта. Анда да Гүзәлияне таба алмагач, тагын район үзәген әйләнеп кайтырга мәҗбүр була… Гүзәл (туганнары, дуслары аны Гүзәл дип кенә атый – авт.) суга төшкәндәй юкка чыга. Шуннан соң гына, ниндидер хәл булганына төшенеп, Ринат туганнарына шалтырата башлый.

Гүзәлне шимбә көнне генә Корноухово авылы янындагы елга буеннан табып алалар.

КАЙГЫЛЫ АВЫЛ

Без Күгәрчен авылына дүшәмбе көнне килдек. Бар авыл халкы кара кайгыда. Бик күп кешенең күзендә яшь, һәр машинага шик белән карыйлар.

– Без хәзер теләсә нинди машинага утырмыйбыз да инде, – диде шушы авылда яшәүче Гөлсинә апа. Гүзәлнең туганнары йортына озатып кую өчен, машинабызга утырыр алдыннан улына шалтыратып, безнең машина номерын әйтте. Кибетче хатын да артыбыздан карап, Гөлсинә апаның нинди машинага утырып китүен язып калды.

Баксаң, Гүзәл белән булган очрак бу районда инде икенчесе икән. Узган елның көзендә генә, Гүзәл табылган урыннан ерак түгел җирдә, өлкәнрәк яшьтәге хатын табылган. Мәсхәрәләнгән, үтерелгән хатыннан соң район халкы әле тынычланган гына булган, юкса.

Гүзәлиянең энесе Илназның менә инде ничә көн авызына бер тәгам ризык капканы юк – ул бу кайгыны бик авыр кичергән. Әнисе Миншәкәр апа белән әтисе Рамил абый да шәфкать туташы күзәтүе астында.

– Кызыма үз гомеремне бирә алсам, ике дә уйламас идем, – ди Гүзәлиянең әнисе Миншәкәр апа Гыймаева. – Моңарчы берни дә булганы юк иде, гел йөреп эшләде ич. Гүзәл югалгач, күрәзәчеләргә үк бардык. Алар инде, исән ул, кайта, диде. Шул әбиләр сүзенә ышанып, бөтен мунчаларны карап йөрдек, ахыргача исән кайтасына ышандык… Корноухово авылы янындагы торф чыга торган урыннан таптылар баламны. Рамил кызны үле килеш күрде шул, хәзер бик борчыла, кан басымы уйный. Авыл халкына, күрше-күлән, туганнарга рәхмәт. Һәрдаим хәл белеп тордылар, шундый авыр чакта ялгызымны гына калдырмадылар.

Гүзәлиянең әтисе ягыннан туганы Сөембикә апа Гыймаева күз яшьләренә буылып, бар туганнарын кайгыга салган вәхшине каргады.

– Безнең кызны көчләп, җәберләп үтергән кешене тапсалар, Гүзәлиянең әти-әнисе кулына тоттырып, алар тарафыннан берәр җәза бирерлек итсеннәр иде. Ярар, табарлар, утыртырлар аны. Ул тагын безнең хактан ашап (түләнгән салымнар, ил бюджеты исәбенә – авт.), бер эш эшләми ял итеп кайта да кабат шул эшенә тотына бит инде. Кем генә булмасын, бу кеше безне кара кайгыга салды, кабер тактасы ябылганда да, гүргә кергәндә дә онытылмаслык кайгылы итте. Гүзәлиянең кызы Дилбәргә әле 11 мартта гына 3 яшь тулган иде. Гүзәл үзе дә бик яшьли (1983 елгы – авт.) әрәм булды шул. Дилбәр әле дә: «Әни эштә, ул эштән кайтачак», – дип әнисен көтеп йөри икән. Гүзәлебез тагын бер балага авырлы булган. Ире бәхетсез, баласы ятим калды. Хәер, иргә хатын булыр, тик менә балага ана булмас. Без, туганнар, инде ничә көн ашамыйча-эчмичә, менә шулай аяк өсте, әрле-бирле елап йөрибез. Әрәм иттеләр шул баланы! Безнең Гүзәл ул Гүзәл генә түгел иде. Алма апай, дип кенә торды. Әле җомга көнне дә аның «Алма апай» дип эндәшкәне колакта чыңлап, саташып йөрдек.

– Мин аларның зур апасы. Ул көнне төшлек салып яттым. Ходаем, Гүзәл исән булса – ризык, исән булмаса, сулар күрсәт, дидем. Берзаман төш күрәм: Гүзәл суда йөзеп килә. Тагын бер төш күрдем. Үзебезнең чолан икән. Шуннан ертык аяк киеме таптым. Шуннан аның исән түгеллеген аңладым инде, – ди Галия апа.

Шул арада Гүзәлияне инде район үзәгеннән алып кайтырга чыгуларын, тиздән авылга кайтып җитәчәкләрен хәбәр иттеләр. Ирләр зиратка кабер казырга менеп китте.

Авыл кибетендә исә бу вакыйгага карата бик күп яңа сүзләр ишетергә мөмкин иде.

– Әле ул машинадан төшкән, аны яңадан мәҗбүри утыртканнар, диләр. Масловкадан бер карчык күргән, яшьләр шаярыша дип уйлаган, имеш.

– Ул кешене тапканнар. Төрмәдә утырып кайткан кеше икән. Кама Аланыннан ук машина урлап монда килгән, диләр…

– Алар анда өчәү булган икән, бер иргә генә хатынның көче җитәр иде…

Күгәрченнән ерагайган саен, гайбәтләр дә куера. Әйтик, район үзәгендә Гүзәлияне акчасы өчен үтергәннәр икән, хезмәт хакы алган көне булган, дип сөйлиләр.

ПРОКУРОР ЯРДӘМ СОРЫЙ

Балык Бистәсе районы прокуроры Хөсәенов Азат Фоат улы күп гайбәтләрне инкарь итеп, вакыйгаларга ачыклык кертергә булышты.

– Узган атнаның пәнҗешәмбе кичендә Олы Елгада яшәүче Гүзәлия югалу турындагы хәбәр безгә килеп иреште. Хокук саклау органнары һәм район хакимияте инициативасы белән кайбер оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр, авыл халкы, гадәттән тыш хәл бүлеге хезмәткәрләре белән әлеге хатынны эзләргә керештек. Гүзәлиянең тәртипле гаиләдән булуын, кечкенә баласы барлыгын һәм башка шәхси мәгълүматларын белгәннән соң, аңа бәйле рәвештә эше кылынуы шунда ук аңлашылды. Шимбә көнне РФ процессуаль кодексының 105 маддәсе буенча (кеше үтерү турындагы) эше кузгатылды. Шул көнне үк 14:15 сәгатьтә аның гәүдәсе табылды. Әйе, ул чишендерелгән, берничә урыннан үткен корал белән кадалган урыннары бар иде, ләкин аны көчләгәннәрме-юкмы икәнен экспертиза нәтиҗәләреннән башка гына әйтә алмыйбыз. Судмедэкспертизадан аны алып чыгып китүләренә бер сәгать тә юктыр әле, көчләнү фактын әлегә берәү дә раслый алмый. кылган кешенең шәхесен ачыклау максатыннан әлегә тикшерү бара дип кенә әйтә алам.

– Көз көне дә шундый ук җинаять очрагы булган дип ишеттем. Бу дөресме? Гаепле кеше табылдымы?

Бу очракларны бертөрле дип карау дөрес булмас иде. Ул хатын төрмәдә утырып чыккан, билгеле яшәү урыны булмаган кеше иде. Аның үз-үзен тотышы да бу җинаять кылынуга сәбәпче була ала. Бәлки, ул анда үз теләге белән баргандыр?! Ул эштә гаепле кеше әлегә табылмады. Ә монда тәртипле гаиләдән булган хатынны, аның теләгеннән башка урлап китеп шундый хәл кылганнар.

Әлегә шикләнүчеләр юк, дидегез, ләкин утсыз төтен булмый. Җинаятьче Кама Аланы кешесе булган икән, дигән гайбәтләр каян барлыкка килгән дип уйлыйсыз?

– Тикшерү алып барганда, күп кешене сорау алуга чакырырга туры килә. Безнең тарафтан тикшерелгән кешеләрне халык гаепләнүчеләр дип уйлыйдыр, бәлки?! Һәрхәлдә, ул факт дөреслеккә туры килми. Сезнең газета аша да укучыларга, халыкка мөрәҗәгать итәсем килә: әгәр узган атнаның пәнҗешәмбесендә Балык Бистәсе-Корноухово авылы тирәсендә шикле машина күрүчеләр булса, кичекмәстән безгә хәбәр итсен иде. Бәлки, Гүзәлиянең нинди машинага утырып китүен күрүчеләр бардыр?! Бәлки, Корноухово авылы янында да хатынны күрүчеләр булгандыр?! Бу эшкә бәйле теләсә нинди мәгълүматны шатланып кабул итәр идек.

P.S. Кайчандыр командировкага да попутка белән йөргән чаклар бар иде. Студент вакытта, төн уртасында поезддан төшеп, урман аша җәяү кайткан вакытлар да бүгенгедәй күз алдында. Әбиемнең: «Бер булмаса – бер була ул», – дигән сүзләренең олы мәгънәсенә әле генә төшендем. Алла саклаган икән…

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Күгәрчен-Балык Бистәсе-Казан.

Чит машинага утырсаң... , 3.9 out of 5 based on 23 ratings

Комментарии