- 25.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №41 (20 октябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Төтен бөтен дөньяны чорнап ала башлагач, читкә зур акча артыннан киткән дус, таныш туган якларына әйләнеп кайта башлады. Беренчеләрдән булып башкалага трамвай йөртүче булып эшкә киткән Ирина кайтып төште. Озак та тормый Галина пәйда булды. Соңрак кунакханә бизнесына баш-аягы белән чумган Әнисә, Мәскәү троллейбусларын иярләгән Илдар, череп баеган бизнесменның кирлемәнен калыпка салырга маташып караган Людмила… Шушы көннәрдә генә базарда танышым Наташаны очраттым. Ул да Мәскәүгә сөйгәне артыннан күп акча эзләп киткән иде.
Наташага 42 яшь. Ул тол хатын, ире вафатыннан соң ялгызлыкта дүрт ел гомер кичергән. Кибетче булып эшләгәндә, ханым үзенең Толигы белән таныша. Ханым “кавалерына” бер карауга үлеп гашыйк була. Бер ел кача-поса Наташасы белән очрашып йөри торгач, Толик хатыныннан аерылып, сөйгәне белән тормыш корып җибәрә. Тик бергә тора башлагач та, Толя җанына тынычлык таба алмый: күңеле гел гаиләсе, инде буй җиткән ике кызы янына ашкына. Елга якын шулай ике арада буталып йөри торгач, Толя яңадан хатыны янына кайтып китә. Тик мәгъшукасын да оныта алмый, гел аның тирәсендә чуала.
Татарстан район үзәкләренең берсендә яшәүче әлеге “пар” Казанга күченеп китә. Башта Толя эш эзләргә дип кузгала, артыннан Наташасы иярә. Егет – башкала төзелешләрнең берсенә, ә Наташа кибеткә сатучы булып урнаша. Левченко бистәсендә фатирда икәүләп яши башлый болар. Толя ике атнага бер хатыны янына кайтып йөри, ә Казанда Наташасы белән яши.
Көннәрдән беркөнне Толяны Мәскәүгә эшкә киткән якташлары төзелешкә чакыра. 50 мең хезмәт хакы аз сумма түгел, шуңа бик теләп риза була ул. Үзе барып урнашуга, мәгъшукасын да чакыртып ала. Наташасы өчен үзе эшли торган хуҗаларда хезмәтче вазифасы табылган.
Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәренә килеп төшүгә, Наташаны “кавалер”ы хуҗалар машинасында каршы ала. Ул эшләячәк һәм яшәячәк бистәгә бер сәгатьләп кайтырга туры килә. Дүрт катлы искиткеч зур бинаны күреп, Наташа телсез кала. Шушы хан сараен тәртиптә тотарга тиеш була ул: ашарга пешерүдән кала барлык вазифа аның җилкәсенә ятачак. Хуҗабикә Нина Николаевна ике ел пенсиядә. Ул шәхси предприятие җитәкчесе – торак-төзелеш оешмасы белән идарә итә. Аның кул астында 200гә якын кеше эшли, аларның барысы да диярлек читтән килгән хезмәткәр. Эшчеләр тулай торак белән тәэмин ителгән, хезмәт кенәгәсе нигезендә тоткарлыксыз эш хакы түләнә. Ә Нина Николаевнаның Ире Алексей Иванович инде эшләми – пенсиядә. Бер уллары гаиләсе белән Мәскәүдә яши, атна саен диярлек кунакка әти-әнисе хәлен белергә кайта. Ә икенче уллары – инвалид, ул интернатта тәрбияләнә, туган йортта сирәк күренә.
Наташа белән Толя үзләрен ир белән хатын дип таныштырып, хуҗалар ишегалдындагы ике катлы аерым йортта яши башлый. Биредә яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган: телевизор, суыткыч, кинотеатр, компьютер…
Наташага аена 30 мең сум хезмәт хакы түләргә килешенәләр. Ханымның эш сәгате иртәнге сигездә башланып, кичке 5-6лар тирәсендә тәмамлана. Шундый акчаны юкка гына түләмиләр. Наташага дүрт катлы йортны тәртиптә тоту өчен, бөтен тырышлыгын куеп хезмәт итәргә туры килә. Бинаның беренче катында сауна, бильярд, камин бүлмәсе, кышкы бакча, ашханә урнашкан. Икенче һәм өченче катта ял, йокы бүлмәләре. Ә подвалда мунча, бассейн, запас продуктлар саклана.
– Югары белемле башым белән хезмәтче булып эшләргә мәҗбүр булдым бит, – дип еламсырап искә алды Мәскәүдәге көннәрен Наташа. Аеруча шимбә-якшәмбедән соң хуҗаларны бәреп үтерәсе килә башлый. Атна саен килеп торучы кунаклардан соң юу-чистарту эшләре төне буе сузыла иде. Ял көннәре дә кызыксыз, бертөрлелеге белән туйдырып бетерде.
– Толигың яныңда ич, тагын ни кирәк сиңа? – дигәч, ханым миңа:
– Хатыны белән көн саен чүт-чүт килеп аралашулары теңкәгә тиде, анда баргач, күп нәрсәне аңладым. Шуңа күрә кайткач, Толик белән башка очрашмаска карар кылдым.
Бер елга дип эшкә киткән Наташа алты айдан кире әйләнеп кайтты. Чөнки хуҗабикә аңа юкка бәйләнәдер сыман тоелган. Соңгы арада Наташаның эшеннән канәгать булмавы хакында гел әйтеп килгән. Ә беркөнне хәтта иреннән көнләшүе турында да белдергән. Менә шул хәлләрдән соң Наташа түзеп тора алмаган, җыенып Казанга кайтып киткән…
ЧИТЛӘРНЕ МАКТА, КАЗАНДА ЯШӘ…
Башкаланың Совет районы мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче танышым авыр хәлгә калды: бизнеска дип алган кредит акчасын түли алмый башлады. Уйлый торгач, Мәскәүгә китеп эшләргә ниятләде. Аның бу фикерен кызы Дания дә хуплады. Чөнки югары уку йортын тәмамлаган кызый ярты еллап эш таба алмый интегә. Мәскәүдә яшәүче туганнары белән аралашканнан соң, аналы-кызлы Гафиуллиналар Мәскәүгә китеп акча эшләргә карар кыла. Башта башкалага Дания чыгып китә. Берәр айлап туганнары янына сыенып торып, алар ярдәме белән кибеткә хисапчы булып урнаша. Аннары үзе эшләгән кибеткә сатучы итеп әнисен дә чакыртып ала. Бергәләп Бутово районы тирәсендә фатирда яши башлыйлар. Икесенә бергә айлык керем 70 мең сум тәшкил итә. Дөрес, шуның 20 меңе фатирда торган өчен түләүгә, 10 мең тирәсе ашау өчен китә.
– Мәскәүдә рәхәтләнеп яшәргә була. Фатир табуы да әллә ни авыр түгел, эзләсәң, эше дә чыгып кына тора. Тик биредә безнең кебек килмешәкне яратмыйлар, икенче сортлы кеше итеп кабул итәләр. Күп вакыт арттан: “Мешочники”, – дип мыскыллап калалар. Берничә мәртәбә скинхедлар белән күзгә-күз очрашырга туры килде. Татарлыгыбыз йөзебезгә чыкканга, аларның боздай бораулы карашы шүрләтә, әлбәттә, – дип искә алды Халисә ханым Мәскәүдә үткән көннәрен…
Өч айлар тирәсе эшләгәннән соң, үзләре өйдә юк чакта, алар яшәгән фатирны талап чыгалар. Танышым Халисә, шушы хәлләрдән соң баш өянәге кузгалып, хастаханәгә эләгә.
Аннан кабат эш эзләргә мәҗбүр була ул. Чөнки Халисә ханым дәваланганда аның урынына башка кеше алып куялар. Икенче бер кибеткә сатучы булып урнаша. Күбрәк акча эшләү теләге аны кыңгыр эшкә этәрә. Бер танышының киңәше буенча Халисә ханым очсыз базарга барып, акчасына кием-салым төяп кайтып, кибеттә үз кесәсен калынайту юнәлешендә эшли башлый. Көнлек кереме хуҗаларныкына караганда күпкә артыграк чыга. Нәрсәдер сизенгән хуҗалар көтмәгәндә-уйламаганда, складта ревизия уздыра. Шул вакытта Халисәнең яшерен товарлары өскә калкып чыга. Айлык хезмәт хакын да түләмичә, аны эштән куалар. Үз акчасына алынган товарлары да хуҗаларга кала. Өстәвенә, судка бирү белән дә куркыталар.
Шул ук көнне Гафиуллиналар Кузьминки тирәсендә яңа фатир эзләп таба. Сайланып торыр чак түгел, бер бүлмәле фатирда яшәүче ике хатын-кыз боларны үз янына сыендыра. Яңа эш тә табыла: бу юлы Халисә белән Дания базарда ит сатарга алына. Эшләре гөрләп бара: көн дә итләтә, акчалата чумара кайта. Тик тыныч тормышлары озакка сузылмый: күршеләр белән бер бүлмәдә яшәү авырлаша, тегеләр салырга яратучы булып чыга. Җитмәсә, куллары “кәкрелеге”н дә сиздерәләр: кайткан җирләренә пешкән ашлары кимеп куя яисә шкафтагы кием-салым “аяклана”… Бәхеткә, тегеләрнең фатирга түләргә акчасы калмый, шул сәбәпле алар фатирдан чыгып китә. Якташларым иркен сулыш алып, рәхәтләнеп яши башлый… Шактый суммада акча эшләргә дә өлгерәләр. Тик аларны яңа сынау көтеп тора: Мәскәү янгыннардан буыла башлый. Болай да астмадан интегүче Халисә ханым туган җиренә кайтырга карар кыла. Тик кызы Данияне генә урыныннан кузгатып булмый, бернинди үгетләргә дә бирешми…
Август ахырында, ниһаять, Халисә ханым Казанга кайта. Яңадан яраткан эшенә – балалар укытырга керешә.
– Читләрне макта, Казанда тор! Исән-имин кайттым, Аллага шөкер! Илдә чыпчык үлми диләр. Тик менә Даниямне генә кайтырга күндерә алмадым. Бөтен тырышлыгымны хәзер аны кайтару өчен куячакмын, – диде Халисә ханым миңа Ураза бәйрәме белән котлап шалтыратканда…
ДУСЛАР БАР ҖИРДӘ…
Илнар белән без “Вконтакте” сайтында таныштык. 45 яшьләрдәге бу ир Казанда эшкә урнашу тәртибе белән кызыксынып хат язды. Әнисе, апасы белән Үзбәкстаннан кайтып, Татарстан район үзәкләренең берсендә үз йортлары белән яшиләр. Илнар – тәҗрибәле төзүче, берничә һөнәр иясе. Тик эшен еш алыштырырга туры килә аңа: я хезмәт хакын вакытында түләмиләр яисә төзелешне финанслау туктатыла, түләмичә алдалап качкан хуҗаларга да тап була ул… Казанда фатирда торып, тыныч кына төзелештә эшләп ятканда, аны дуслары Мәскәүгә эшкә чакыра. Монда ук бригадага оешып, бер төркем татарстанлы башкалага эшкә юнәлә. Орехово-Зуево шәһәре төзелешләренең берсенә җайлы гына эшкә урнашалар.
– Кайлардан гына килеп эшләмиләр биредә! Нинди генә милләт вәкилен очратмыйсың! Араларында утырып чыкканнар да шактый. Ирләрнең күбесе салырга ярата, бер сүздән кабынып китәргә әзер кара халык күплеге шүрләтә хәтта. Шуңа күрә бирегә һәр диаспора үз бригадасы белән килергә тырыша да инде. Үлем очраклары да очраштыргалый, эчкән килеш югары каттан егылып, гарип калучыларны да беләм. Үзебезнең егетләр өчен борчылмыйм, бар да ышанычлы дуслар. Салырга яратучыларны, ялкауларны үзебезгә ияртмибез. Эштә дә, ял вакытында да бергә булырга тырышабыз. Әле менә Ураза бәйрәмендә җыелышып, мәчеткә бардык. Тиздән Казанга кайтырга җыенабыз, – дип шалтыратты Илнар шушы көннәрдә генә.
Хезмәт хаклары биредә зарланырлык түгел: 40тан башлап, 60 меңгә кадәр. Кулларына шулкадәрле акча килеп кергән шатлыктан, беренче хезмәт хакын “юарга” тотыналар. Җомга кичтән башланган “шайтан туе” ике көн дәвам итә. Телефон аша чакырып алынган фахишәләр төнге “шайтан туе”н тагын да кыздырыбрак җибәрә…
Дүшәмбе, эш көне дә килеп җитә. Төзелештә эшләүчеләрнең яртысына якыны эшкә чыгарлык дәрәҗәдә булмый. Кайсы башы чатнаганга интегә, икенчеләрен уятып алып булмый, өченчеләре сөяркә куеныннан ычкына алмый…
Хезмәт хакы алганнан соң эшчеләрнең мондый галәмәтенә күнеккән хуҗалар да килеп җитә. Тегеләргә иртәгә эшкә чыгарга боерып, штраф чәпәп юкка да чыгалар.
Махмырдан терелеп-тернәкләнеп өлгергән хезмәткәрләр иртәгесен эшкә кузгала. Дистәдән артык төзүче икенче эш эзләп китәргә мәҗбүр була.
– Үзебездә генә яхшы, ышанычлы, акчалы эш табарга хыялланабыз. Кышкы салкыннарда арып эштән кайтканнан соң салкын вагонда калтырап ятасы килми. Үзебезнең авыл мунчасы да сагындырды. Соңгы арада эч китеп авыручылар саны артты. Әлеге зәхмәтне бернинди дару җиңәрлек түгел. Кайвакыт бөтен нәрсәгә төкереп, туган якка кайтып китәсе килә дә бит, контракт булу тотып кала. “Озын” берлек артыннан чабучыларга шуны әйтер идем: яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил…
Тормыш бер урында гына тормый, гөрли, кайный. Кемдер яшәешен яхшы якка үзгәртү максатыннан, чит җирләргә кузгала, башкалары гарык булып туган иленә ашкынып кайта. Авызлары пешкәннәр өреп кабарга өйрәнә…
Алда – юллар, алар бар да төрле. Теге әкияттәгечә: уңга киттең –уңдың, сулга борылдың – беттең, алга киттең… Кайсы юлны сайлыйсың – бу һәркемнең үз кулында…
Мәдинә НУРУЛЛА
Комментарии