Тыныч йокла, Артист!

Тыныч йокла, Артист!

Ул минем өчен – мәңге яшь күңелле Гайфи бабай. Кемдер аны Хуҗа Насретдин, кемдер «Хаҗи әфәнде өйләнә»дәге Юныс хаҗи, «Башмагым»дагы Зыя дип белә. Нинди генә рольгә алынса да, нинди генә образга керсә дә тормышчан уйнавы, сәхнәгә елмаеп килеп чыгуы, җор теле белән халык күңеленең түрендә урын ала торган Артист иде ул. Их, иде шул, иде… 26нчы гыйнвар көнне Русиянең һәм Татарстанның халык артисты, 51 ел гомерен Тинчурин театрына багышлаган Наил абый ШӘЙХЕТДИНОВның йөрәге тибүдән туктады.

Көтелмәгән хәбәр булды бу, бик авыр хәбәр. Әле декабрь аенда гына сәхнәдә тыпырдап уйнап йөргәнен күргән идек бит. Һаман да кечкенә чагымнан ук шул Гайфи бабай буларак яратып калган Наил абый иде үзе. Бер дә зарланмады, сәхнә артында күрешеп, хәл-әхвәл сорашканда да, йөзендә бөтен вак җыерчыкларын балкытып, көлеп сөйләшер иде. Мартның 1ендә 75 яшен тутырыр дип көттек. Өлгермәде…

1941нче елның 1нче мартында Чирмешән районы, Лашман авылында туган ул Наил абый. 1965нче елда Казан театр училищесын тәмамлаган, шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына (ул вакытта Күчмә театр) эшкә чакырылган.

51 ел эчендә 200дән артык рольгә җан өрә Наил Шәйхетдинов. Театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк И.Юзеевның «Кыр казлары артыннан»да – Әкбәр, «Сандугачлар килгән безгә» – Хәмзин, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» спектаклендә Хуҗа Насретдин кебек иҗатында зур урын алып торган саллы рольләр башкара.

И. Юзеевның «Бөркетләр кыяга оялый»да – Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә – Габдрахман, Ю.Сафиуллинның «Әллә өйләнергә инде?»сендә – Әхмәт, Х.Вахитның «Кияүләр»ендә – Җамали, Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!»ында Гайфи, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым»ында – Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә – Юныс хаҗи, Н.Хисамовның «Йосыф- Зөләйха»сында – Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның «Эх,алмагачлары!»ында Салих бабай – 200 рольнең барысын да санап бетерү мөмкин түгел. Камера алдында да тормышчан кала белгән Наил абыйны кино төшерүчеләр дә ярата иде, шактый фильмда рольләр бирелде аңа. Бөтен ил күләмендәге мактаулы исемнәре дә байтак. Хәер, андый рәсми бүләкләреннән башка да Наил Шәйхетдинов чын мәгънәсендә Халык артисты иде.

Узган елның җәендә Буада узган артистлар Сабан туеннан да хәтерлим әле мин Наил абыйны. Яшьләр арасында әвәрә килеп, үзе кереп аркан тартышырдай булып, Тинчурин командасы өчен чын күңелдән җан атып йөргән иде ул. «Безгә яшь чакта Сабай туйлары эләкмәде, гел гастрольгә чыгып китә идек. 28 ел авылым Сабан туен күрә алмадым мин. Хәзер инде ел да кайтам», – дип сөйләгән иде ул. Туган ягын, авылын яратты, аны мактап туймый иде инде.

…Тинчурин театры шыгрым тулы. Тик гадәттәгечә шаулашкан, көлешкән тавышлар ишетелми, кул да чапмыйлар. Авыр тынлыкны мышык-мышык борын тарткан, тамакка төер булып утырган күз яшен йотып җибәргән тавышлар гына бозып куя. Халык Наил абый белән хушлашырга килгән. Якыннары, хезмәттәшләре, якташлары, иҗатына битараф булмаучылар… Сәхнәгә берәм-берәм чыгып сүз алалар.

Исламия МӘХМҮТОВА: «Үзәкләрне өзеп китәсең бит, Наил! Әле генә дөбердәтеп биеп «Гайфи бабай…»ны куйган идек бит. 50 ел дәвамында иңне-иңгә куеп эшләдек. Сәхнәдә минем сөйгәнем дә, ирем дә, дустым да булдың. Театр училищесында укыганда Хәлилем белән туган көннәрен дә бергә билгеләп үтә торган булганнар алар. Тормышта да гаилә дуслары идек».

Хәлим ҖӘЛӘЙ: Без Наил белән 1961нче елда театр училищесының бер төркеменә укырга кердек. Беренче көннән үк Шәйхи дип йөртә башладык үзен. Ул вакытта ук төркемебезнең җаны иде ул. Төрле театрларда эшләсәк тә, гел аралашып яшәдек. Наил тормышын да, эшен дә дин буенча алып барырга тырышты».

Айдар ХАФИЗ: «Мин дә Наил белән бер төркемдә укыдым. 55 ел элек имтиханнар тапшырып беренче дәрескә керүебез һаман да истә. Аннары мин армиядә йөреп кайттым, укуым сузылды. Наил белән бергә Күчмә театрда да эшләп йөрергә туры килде әле. Бергә гастрольләргә йөрдек. Әле бер-ике генә ел эшләгән Наилне авылларда ничек шатланып каршы алуларын күреп, шакката идем. Яраттылар аны, бик яраттылар. Хаҗ сәфәрен дә Наил белән бер төркемдә кылырга насыйп булды. Көтелмәгән авырлыкларга тарыганда да Наил сабыр кала иде, аның сабырлыгы безгә дә күчте. Дин өлкәсендә минем беренче укытучым да ул булды».

Нуриәхмәт САФИН: «Без Наил Шәйхетдинов белән 1962нче елдан бирле белешә идек. Театр училищесы, Күчмә театр, тулай торак… Гадел, тырыш, намуслы, ярдәмчел кеше иде ул. Спектакль белән авылларга килеп төшәбез, автобустан күзлекле егетнең (Наил) чыкканын күрәләр дә: «Әһә, бу егет килгән, димәк, спектакль шәп булачак, билет алырга кирәк», – дияләр иде. Ул безнең сыйфат билгесе булды».

Наил абый үзе дингә килүе турында бер әңгәмәсендә болай дигән иде: «Имансызлар» спектаклендә мәктәп директоры булып эшләп, аннан мулла булган кешене уйнадым. Шунда намаз укырга тиеш идем. Аның тәртибен, мәгънәсен белмичә, хәрәкәтләр белән генә кеше алдап булмый бит. Намаз укырга өйрәтергә дип Габдулла хәзрәтне дә чакырдык. Намазга басуымда Илдус Фәизнең дә өлеше булды. Ул чакта Илдус Фәиз белән грим бүлмәбез уртак иде. Склад бүлмәсенә төшеп, икәү намаз укый башладык. Шулай итеп, сәхнәдә намаз укудан башлаган адымымны дәвам итеп, 20 еллап инде намазлык каршындамын, биш вакыт намазымны калдырганым юк».

…Тинчурин театры сәхнәсендә – Наил абый. Тик гадәттәгечә шаярмый-көлми, сәхнә читенә килеп, күзләрен кыскалап җор фикерен дә әйтеп куймый. Мәңгелек йокыга талган ул. Тыныч йокла, Артист! Яткан җирең – мамык, урының оҗмахта булсын, Халык улы! Безнең хәтердә үлмәс Наил абый булып калырсың син! «Безнең гәҗит» тә, укучылары исеменнән олуг Артистның якыннары, дуслары, милләтебезнең тирән кайгысын уртаклаша.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии