Нәүрүзсез кала яздык

Нәүрүзсез кала яздык

Узган атнада биш йөзгә якын татар кешесе Камал театры каршына җыелып, бәйрәме үткәрде. Олысы да, кечесе дә катнашты бу бәйрәмдә. Бигрәк тә студент яшьләр күп килде. «Азатлык» татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырылган бәйрәмнең концерт өлеше кичке сәгать биштә башланырга тиеш иде. Әмма, оештыручылар аңлатуынча, техник сәбәпләр аркасында, бәйрәмнең төп өлеше сәгать алтыда гына старт алды. Кабан арты мәчете мәхәлләсе әзерләгән бер казан пылаудан күз ачып йомганчы җилләр искәч, чират торып та коры калучы кайберәүләр, концертны көтеп җиткерә алмыйча, берәм-берәм таралыша да башлады.

Тәмле әйбер җитми шул ул, бигрәк тә бушлай булганда. Пикет-митинглар оештыру эшендә күп кайнаган Наил Нәбиуллин, пылау казанына ыргылган халыкны нишләтергә дә белмичә, бераз аптырап та калды. Аннан тавыш көчәйткеченнән кычкырып, халыкны чиратка тезәргә мәҗбүр булды.

Ач кешенең ачуы яман дигәндәй, концерт озак башланмыйча торгач, халык төп сәхнәгә менеп, оештыручыларны сырып алды. «Кайда җырчыларыгыз? Концерт була дигәнсез бит! Нигә һаман берни эшләмисез?» – дип басым ясарга да тотынды кайбер әбиләр. «Булмый бу боларның, әйдәгез, театр карарга керәбез!» – дип тә «куркытып» карадылар. Бәйрәмне алып баручы тамада Гамил Нур, кайсын аркасыннан сөеп, кайсына ягымлы сүз әйтеп, кайсына Наилдән бүләк бирдертеп, салпы ягына салам кыстыра-кыстыра аларны көчкә тынычландырды. «Хәзер гармунчыбыз Сәүбән Закир килеп җитә! Ахыр чиктә концертны тавыш көчәйткеч аша булса да куячакбыз!» – дип әйтеп карады оештыручылар. Аеруча гаугалы бер хатын: «Үзем җырлыйм! Миңа бернинди гармун да кирәк түгел!» – дип үҗәтләнде. Кайдадыр «төшереп» өлгергән, авызыннан аракы исе аңкып торган бу ханымны, гармунчы килгәч, җырлатмыйча тынычландыра алмады яшьләр.

– Үзебез аппаратура белән эш итә белмәгәч, аны көйләгән егетне кире өеннән чакыртып китерергә туры килде. Нәрсәдер дөрес тоташтырылмаган булган. Казанда мондый форматта беренче тапкыр гына чыгыш ясыйбыз. Күпме кеше чакырып, эшебез бушка китсә, оят булыр иде, – дип аңлатма бирде Наил Нәбиуллин, концерт башланып киткәч.

Баксаң, яшьләр башта аппаратураны да, электр энергиясен дә Камал театрыннан алып торырга җыенган икән. Алдан ризалашкан булсалар да, көне килеп җиткәч, яңа җитәкчелек мондый мөмкинлекләр тудырудан баш тарта. Нәтиҗәдә, «Азатлык» активистларына тиз арада каян да булса генератор һәм аппаратура табудан ары чара калмый. Алар арендага түләү өчен, үз хисабыннан акча җыешып, бензин белән эшләүче генератор эзләп таба һәм «Идел» яшьләр үзәгенең бер колонкалы бик үк көчле булмаган аппаратурасын кулланып, чакырылган кунакларның кәефен төшермәс өчен, кулдан килгәнчә, бәйрәм концертын коткарырга уйлый. «Идел» ярдәм итмәгән булса, белмим, нишләр идек, Ләйсән Төхвәтуллинага зур рәхмәт!» – ди оештыручылар. Камал театрының яңа җитәкчесен нинди чебен тешләгәндер, ул яшьләрнең концерты узганчы гына «Нәүрүз мөбарәк булсын!» дип язып элгән плакатын да алдырттыра.

Күрәсең, «Азатлык»чылар үзләре дә белештермичә, Мәдәният министрлыгына сугыш игълан иткән. Уйлап карасаң, мондый чара бит дәүләт дәрәҗәсендә, Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылырга тиеш. Камал театрының директор вазифасын башкаручы Илфир Якупов: «Ярдәм итә алмыйм», – дигәч, Наил Мәдәният министрлыгына да барып кайткан. Аңа: «Баштан ук безнең белән килештерергә кирәк иде», – дип җавап биргәннәр.

Әмма, ничек кенә булмасын, бәйрәм узды. Аппаратураны җайлагач, Сәидҗәгъфәр хәзрәт мәхәлләсеннән пылау алып килүче егетләр Коръән аятьләре укып дога кылды. Яшь композитор һәм солист Гөлгенә Кәлимуллина, «Сорнай» ансамбленнән Илгиз Шәйхразиев, яшь шагыйрьләр һ.б. чыгыш ясады. Кызганыч, аппаратураның көче җитмәү сәбәпле, кайбер җырчыларга электр гитараларын күтәреп, кайтып китәргә туры килде. Ахырга таба, бәйрәмгә җыелган яшьләр җыйнаулашып, милли уеннар уйнап, җырлап, биеп, рәхәтләнеп күңел ачты. Ун егет арасыннан Нәүрүзбәк сайланды. «Азатлык» активистлары белән «Шәрык» клубы яшьләре берничә мәйданчыкта теләге булган һәркем өчен сабантуй ярышларыннан капчыкта йөгерү, чүлмәк вату кебек берничә уен үткәрә торды. Җиңүчеләрне китап, Татарстан гербы төшерелгән түштамга һәм хәзрәт портреты ясалган кечкенә календарьлар белән бүләкләделәр. «Азатлык»чылар әйтүенчә, алар бәйрәмгә ике йөз данә түштамга һәм мең данә календарь әзерләгән булган.

– Батырша – милли каһарманыбыз! Без 2012 елны аның батырларча һәлак булуына 250 ел тулу уңаеннан «Батырша елы» дип игълан иткән идек. Нәүрүзне дә аның истәлегенә багышладык. Календарьда үзебез күрергә теләгән бәйрәмнәр һәм хәтер көне атналыгы кызыл төс белән бирелде. Бу әле беренче партия генә. Алга таба Батырша сурәте төшкән зур календарьлар да ясатып, халыкка таратачакбыз. Хәзер бу максатны тормышка ашыру өчен, акчалата ярдәм эзлибез, – ди Наил.

Казанда тәүге кат урам концерты оештырган яшьләр Нәүрүз бәйрәменнән бик рухланып калган һәм бу эшчәнлекләрен алга таба да дәвам итәргә тели икән.

– Батырша хәзрәтебез 1755 елның 15 маенда динне һәм милли бәйсезлекне яклап, баш күтәргән. Шул көннән соң урыс империясе мөселманнар белән санлаша башлаган. Милләтебезнең әлеге бөек күтәрелеш көне дәүләт дәрәҗәсендә, Татарстан мөфтияте белән берлектә бәйрәм ителергә тиеш! Ул көнне һава торышы да, аппаратура да монысыннан әйбәтрәк булыр дип өметләнәм! Нәүрүз концерты эшне ничек оештырырга кирәклегенә төшендерде, безнең өчен зур сабак булды. Шуңа күрә хәзер Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, Мәдәният министрлыгы белән мөфтияткә, шулай ук Бөтендөнья Татар Конгрессына, Батырша күтәрелешен бергәләп бәйрәм итү тәкъдиме белән, ярдәм сорап, рәсми хатлар әзерләячәкмен, – ди Наил Нәбиуллин.

Ирек АЗАТОВ.

Нәүрүзсез кала яздык , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии