- 28.11.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №46 (24 ноябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Төп башына утыртуның төрләре санап бетергесез. Телефоннан шалтыратып акча сорауларның пүчтәк гамәл икәнен һәрбарчабыз диярлек белә. Шулай да әлеге “кармак” ка эләгүчеләр саны кимеми.
Күптән түгел генә танышым Любага шалтыратып:
– Улыгыз милициягә эләкте, тиз арада менә шушы номерга 500 сум акча салыгыз. Аннары ул сезгә нәрсә эшләргә кирәклеге хакында телефоннан аңлатыр, – дигәннән соң, ханым акча салырга чаба. Әлбәттә, шуннан соң яңадан шалтыратучы да, улын коткарырга теләүче дә күренми.
Таулар бистәсендә кафеда ял иткәндә кызык хәлгә тап булдым. Биредә ашап-эчеп тамак туйдырган дүрт ир-ат түләмичә чыгып киткән. Иминлек төймәcенә басуга өч минут эчендә килеп җиткән милиция хезмәткәрләренә официант хәлне болай дип аңлатты:
– Зәвык белән киенгән, ыспай бу егетләрне алдар дип һич уйламассың. Үзләре итагатьле, ягымлы. Җылы гына саубуллашып, рәхмәтләр әйтеп китеп бардылар. Алар артыннан түләү кәгазен ачып карасам, анда өч унлык күреп, башым әйләнеп егыла яздым. Чөнки прейскурант буенча 6000 сум түләргә тиеш иделәр…
Өч минут эчендә килеп җиткән милиция хезмәткәрләре “җылы” эздән тегеләрне эләктерегә маташса да, аферистлар якындагы агачлыкка кереп югалган инде…
Күптән түгел танышым Асия дә Остап Бендерларның берсеннән шактый зыян күрде. Асия ханым, кызы ГАИга имтихан бирә алмый шактый азаплангач, таныклыкны сатып алырга ниятли. Якын танышлары аңа бу эштә булышырга алына. Үз хезмәтләре өчен ун мең сум алганның икенче көнендә үк Илсур юкка чыга. Шалтыратсаң, телефоны “үлгән”, өенә барсаң, ишеген ачмый. Менә инде ике ай үтүгә дә карамастан, Асия ханымга машина йөртү таныклыгының һәм тиенләп җыйган акчасы “тү-түт” икәнлеген аңлаудан гайре юл калмый.
КАРМАК САЛДЫМ – КАП…
“Остаплар” арасында мондый чүп-чар белән маташмыйча, зурдан кубып төп башына утырту белән шөгыльләнүчеләр дә шактый.
Беркөнне интернетта аралашып утырганда, бер чибәркәйдән хат алдым. Мөлаем йөзле, искиткеч матур ханымнан иде ул смс. Хат эчтәлеге белән танышкач, “мәчеле-тычканлы” уйнап алырга булдым. Валентина Мәскәүдә яши, төп эше – теләгәннәргә кредит алырга булышу. Миңа атап язган хаты да шул хакта иде. Тиз генә эшмәкәргә әйләндем дә кредитка акча алу тәртибе белән кызыксынырга тотындым.
– Миңа тиз арада бизнесымны үстерү өчен артык мәшәкатьләнеп тормыйча, 350 мең сум акча кирәк иде…
– Сез теләгән сумманы атна эчендә күчерә алам. Моның өчен сездән паспорт һәм тагын бер документ күчермәсе генә кирәк.
– Мин бит беркайда да эшләмим, паспортымда пропискам да вакытлыча гына дип күрсәтелгән… Мондый документлар белән кредит бирмәсләр…
– Бернәрсә өчен дә борчылмагыз, барысын да үзем башкарам. Документларыгызга Мәскәүдәге газ предприятиеләренең берсендә эшләүче менеджер дип күрсәтелгән булыр. Айлык хезмәт хакыгызны 80 мең дип язармын. Прописка турында да борчылмагыз. Анысы да тәртиптә булыр.
– Кредит алу тәртибе белән дә таныштырсагыз иде. Аны кайда, ничек һәм кайсы банкларда алып булыр икән?
– 18 процент исәбеннән бирәбез кредитны. Тик хезмәтем өчен 35 мең сумны тотып калачакмын. Тагын шунысын да искәртим: сез өч көн эчендә минем исемгә 8 мең сум акча салырга тиеш. Болары документларыгызны тәртипкә китерү өчен кирәк булачак… Соңрак сезгә банк реквизитларын язып җибәрермен. Акчаны шуннан барып алырсыз.
Әһә, имәндә икән чикләвек! Валентина апаең теге 8 меңне ала да суга төшеп баткандай юкка чыгачак, димәк… Эх, тикшереп карыйсы иде дә бит! Тик ниндидер бер аферист кесәсен калынайтучылар исемлеген тулыландырасым килми. Шуңа күрә бу нияттән кире кайттым…
Кредит галәмәтләре белән кеше башын катырып алдалаучы аферистлар хакында уйланып йөргәндә, кибеттә Теләчедән килгән танышымны очраттым. Ул гомер буе финанс системасында эшли. Соңгы арада Казан банкларының берсендә хезмәттә. Кредит хакындагы үземне кызыксындырган сорауларны танышыма бирдем:
– Ялган документлар белән кредит алу, чыннан да, мөмкин эшме?
– Мондый шөгыль бүген төрле мошенниклар арасында модада. Алар кирәкле белешмәләрне ясап, кредит юллап бирә бирүен. Бу проблема түгел. Проблемалар акчаны алгач башлана. Белешмәләр буенча син илнең иң керемле өлкәсендә эшләүче булып исәпләнәсең. Документларга тел-теш тидерерлек түгел. Банклар тикшереп шалтыраткан очракта да, бар да тәртиптә булачак. Ә менә акча иясе кулына барып ирешкәннән соң, интернетта сезнең белән аралашкан адәм эреп юкка чыгачак.
– Милициягә, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге егетләренә мөрәҗәгать итүчеләр бармы икән?
– Сөйләшү-аралашу виртуаль яссылыкта барганга, алдау очрагын раслау, гомумән, мөмкин эш түгел. Алар бит электрон почта аша эш йөртә. Аннан теләсә кайсы вакытта интернетта үз “битләрен” ябып юкка чыгачак. Андыйларның күбесе үз компьютерыннан түгел, ә төрле салоннардан аралаша. Мондый афералар белән күбрәк Мәскәү, Ленинград кебек зур шәһәрдә яшәүчеләр шөгыльләнә.
Күптән түгел танышым да шундый мошенниклар корган “капкын”га эләккән. 400 мең урынына икеләтә артык түләячәген исәпләп чыгаргач, нишләргә белмәде. Әле шуның өстенә илле меңгә якын сумманы болай да тотып калганнар. Кредит алырга булышкан хезмәтләре өчен, янәсе…
Шунысын да искәртим: беррәттән синең паспортыңа тагын бер кредит “элүләре” мөмкин. Кредит алучылар бу хакта банклардан процент түләүне таләп иткән бланклар килә башлагач кына белә.
КИЯҮЛӘРНЕ “ЧИШЕНДЕРӘЛӘР”
Сентябрь башында элекке укучым кунакка килде, Белем көне белән котларга. Аралаша торгач, сүз йомгагы Светаның шәхси тормышына күчте.
– Күптән түгел бер егет белән таныштым. Дөрес, ул чит илдә яши. Барып чыкса, бәлки, язмышымны испан егете белән бәйләп, Чилига яшәргә дә китәрмен әле. Безнең егетләрдән өметемне өздем, араларында эчкечеләр шактый, – дип башлады мәхәббәт тарихы хакында әңгәмәбезне Света.
– Дарио белән танышуыбыз бик кызыклы килеп чыкты. Украинаның Донецк шәһәреннән Женя исемле егет интернет аша тәкъдим белән чыкты: үз сайтында миңа кияү табачагына ышандырды. Моның өчен мин аңа берничә фотомны җибәрергә тиеш идем. Женя, чит ил гражданнары белән танышу сайтында фотом бер ай эленеп торганы өчен, миңа 1500 сум түләячәге хакында да язды. Студент кеше өчен бу аз сумма түгел, шуңа да ризалаштым. Чыннан да, минем банк кенәгәсенә ай саен әлеге сумма тамып торды.
Чит ил “кавалерлары” белән интернет аша аралаштым. Арада Дарио исемлесе күңелгә хуш килде. Ул мине күреп мөкиббән киткән, очрашасы килүе хакында көн саен хатлар язып, шалтыратып торды. Интернет, телефон аша аралашуга никадәр акча түкте, бичара…
Августта без Дарио белән Донецк шәһәрендә очраштык. Юл, кунакханә, ашау-эчү чыгымнарын танышулар сайты үз өстенә алды. Әлбәттә, Дарио кесәсе аша…
Украинага килеп төшүгә, мине Женя үзе каршы алды һәм без аның офисына юнәлдек. Офиста унга якын бүлмә, шуларның барысы да компьютер, камералар белән җиһазланган. Биредә “кәләш” булачак “хәләл җефете” белән аралаша.
Танышулар сайтында бар эш түләүле: смс язу, шалтырату, бүләкләр җибәрү… Безнең кызлар түләми, аралашу чыгымнары чит ил кавалерларына йөкләнә. Мәсәлән, баш-аягы белән чибәр кызга гашыйк булган кияү егетенең Наташасына чәчәк бәйләме бүләк итәсе килә. Моның өчен ул, кимендә, 200 доллар акча чыгарып сала. Кызыкайга ике-өч йөз сумлык чәчәк бәйләме бүләк итәләр дә фотосын егеткә җибәрәләр. Ә теге юләр шат: чәчәк бәйләмен, чыннан да, тапшырганнар. Мескен “кияү” егете безнең илгә килеп чыккан очракта, аны кычкыртып талыйлар. Рестораннарда йөртеп теңкәсенә тияләр, таксига тиешле 100 сум урынына 1000не таптыралар. Шуның 900е инде, әлбәттә, кызыкай кесәсенә шуа.
Ә кибетләр үзе бер хикәяткә лаек. Күлмәк, кофта, чалбар, сумка, косметика ише нәрсәләр алдырып, бичара “кияү”нең үзәгенә үтәләр. “Кәләшләр”нең кайсылары тегеләрнең акчасы бетүгә үк, “табан” ялтырата, хәйләкәррәкләре теге туган илләренә кайтып киткәч, смс аша хәбәр итәләр…
Әлбәттә, чит илдән килгән кияүләрнең төрлесе бар. Нәкъ бездәге шикелле. Ә миңа, чыннан да, фал чыкты, ахрысы. Дариога 30 яшь. Ул Чили хөкүмәтендә җаваплы хезмәкәр, чит илләрдә еш була. Эчми, тартмый, тәрбияле, тәртипле егет. Ул миңа бик ошады. Яңа ел бәйрәменә Чилига кунакка чакыра, әти-әнисе, туганнары белән таныштырмакчы. Минем барып, чит җирләрне күреп кайтасым килә. Кем белә, бәлки, киләчәктә Дарио белән язмышымны бәйләрмен.
– Син дә теге мескенкәйне шулай “чишендерәсеңме? – дип кызыксынам Светадан.
– Менә шушы көннәрдә генә егет 3000 сум акча салды минем исемгә. Бу – телефонда сөйләшкән өчен чыгымнарны капларга. Шундый белдекле булуына үзем дә шаккаттым. Кышын янына барырга җыенам бит. Барлык чыгым да аның җилкәсенә төшәчәк.
– Әти-әниең ризамы соң синең шулай чит илгә кияүгә чыгарга җыенуыңа?
– Алар каршы түгел. Дарио миңа үз илендә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә бөтен уңайлыклар тудырачак. Анда сәнгать мәктәбе ачарга хыялланам. Дариолар гаиләсе Чилидагы иң байларның берсе булып исәпләнә. Бергә яши башлагач, эш һич тә барып чыкмаса, туган илгә кайтып китәргә беркайчан да соң түгел.
“ГУРУ”ЛАР ДА КЫЗЫГА
Тапкыр, җитез, хәйләкәр, “Наташалар” чит ил гражданнарын төп башына утыртса, безне әфтәрләүче “импортный” гурулар корган ятьмәгә үзебез барып кабабыз. Сүзем күптән түгел Татарстанда булып киткән Шри Шри Рави Шанкар хакында. Безнең халыкны медитация белән, бөтен проблемаларны йога ярдәмендә чишәргә өйрәтүче бу адәми затның безгә килүе тәгълиматының секта икәнлегенә ышандыру өчен кирәк булгандыр инде.
Ә бит Татарстанда Махариши университеты ачыла калса, Казанның юләрләр кырына әверелү мөмкинчелеге зурдан иде. Башкаланың Гаврилов урамында, Казансу буенда, әллә кайлардан күренеп торучы бина транцеденталь медитациягә өйрәтү буенча төп уку йорты булырга тиеш иде. Бәхеткә, әлеге “белем” йорты эшли башлаганчы ук ТРның Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ярдәмендә ябылды…
Һиндстаннан Калифорниягә килеп урнашкан сакаллы гуру 1952 елда дини оешма терки. Үзен Махариши Махеш Йога дип атый. Менә шушы Махаришиның озын сакалы Татарстанны да урамакчы була. Моның өчен Казансу буенда университет төзи башлыйлар. Үзен Махариши укучысы дип атаучы Шри Шри Рави Шанкар әфәнденең Казанга визиты юкка булмаган, күрәсең. Голландиянең януга бирешми торган кирпечтән төзелгән бинаны торгызасы киләдер, бәлки… Бәлки, миләрне “яулау” юлында беренче адымнар ясавыдыр…
Шри Шри Рави Шанкар кебек гурулар бөтен дөнья халкын әфтәрләп, череп баеп бетте инде. Ә безнекеләргә алар өйрәткән тәгълимат буенча аякны лотос позасына бөкләп: “Ширинг, хиринг, хирим, ху”, – дип, күкләргә инәлеп, рәхәт тормыш киләсен көтәсе генә кала. Алма пеш, авызыма төш кебегрәк була инде. Хәер, безнең халык төп башында калуга күнеккән ул…
МәдинәНУРУЛЛА
Комментарии