- 30.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №43 (З ноябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Эшебез күңелле дә инде безнең. Хатларның ниндие генә юк, шулар эзеннән республиканы аркылыга-буйга гизәргә туры килә. Ярдәм сорыйлар, сөенеч уртаклашалар, бәйрәм белән котлыйлар, киңәш бирәләр… Һәр хатны җентекләп, күңелдән үткәреп укыйбыз. Әйтсәм әйтим инде: арада бераз сәеррәкләре дә очрый. Мәсәлән, бер ир-аттан озын гына хат килеп төште. Проблемаларын тәфсилләп язып, җенси көчне ничек арттырырга икән, дип киңәш сораган ул. Энциклопедияләр актарып, белгечкә әйләнеп бетә яздык. Ир белән хатын арасын тикшерергә дә журналистны чакыралар, җир бүләргә дә, мөгез үлчәргә дә…
Әле узган атнада гына редакциягә Ютазыдан шалтыратып: “Үгезебез күрше машинасын сөзгән диләр, тикшереп китегез әле”, – дип, тиз арада килүне үтенделәр. Эшем шул булгач, ерак араны якын итеп, үгездән сорау алырга киттем.
ҮГЕЗ ВАСЫЯТЕ – БУРЫЧ
Тик соңга калганмын. Үгез мин килгәнче, җан-тәслим кылып өлгергән. Хуҗалары фикеренчә һәм экспертиза раславынча, агулаганнар. “Кулларыннан тотмагач, кем икәнен әйтә алмыйбыз”, – дип җилкә сикертте Әбүзәр абый һәм Фәүзия апа Нәдыршиннар. Аннары малның соңгы минутлары хакында тәфсилләп сөйләделәр, үләксәсенең фотоларын күрсәттеләр. 450 килограмм авырлыктагы, яшь ярымлык нәсел үгезе булган ул. Хуҗасы көтүгә кумаган, арендага алган җиренә арканлый торган булган. Көннәрдән беркөнне үгез бәйдән ычкынып, бөтен күрше-тирәне дер селкеткән. Мөгезе кычыткач, Илгиз Әхмәдиевның яңа машинасына һәр яктан ышкылып, “бизәкләр” ясаган. Аллага шөкер, хулиганны 10-15 минут эчендә тынычландырганнар. Тиздән “җинаять” урынына участковый килгән, экспертиза чакыртканнар. Гаепле бер – үгез! Моны берничә айдан соң ике район суды да раслаган. Машинага 32 меңлек зыян салынуы ачыкланган. Тик И.Әхмәдиевның дә гаебе бар – “тимер ат”ын гаражында түгел, урамда калдырган бит. Шуның өчен әлеге сумма бераз киметелеп, Әбүзәр абыйга машина ремонты өчен 26 мең сум түләтергә дигән карар чыккан. Әмма мал хуҗасының бу нәтиҗә белән килешәсе килми. Әлеге кырын эшләрне аның үгезе түгел, башка мөгезле майтарган, дип исәпли ул. Алты шаһитнең дә ялган булуын, аның белән уртак тел таба алмаучы көнче кешеләр икәнен дәлилләргә тырыша.
– Минемчә, Илгизнең машинасын үзенең өч үгезе сөзгән. Бу берничә көн алдан булган хәлдер дип уйлыйм. Миннән акча каерыр өчен, күршеләр белән берләшеп, бу “спектакльне” оештырдылар. Арендага җир алуым өчен дә үчләре шушы булды, – дип саный 72 яшьлек Әбүзәр абый. – Җиргә кадап куйган казык авышып түгел, өскә таба чыккан. Үгез тартса, берәр юнәлеше күренер иде. Монда берәрсенең кулы уйнамаган микән дигән шигем бар. Илгиз үзе минем үгезне ычкындыргандыр әле! Аннары, ычкынган нәсел үгезе беренче чиратта кайсы якка йөгерер иде, ничек уйлыйсыз? 80 метр ераклыктагы машинагамы, әллә якынрак арадагы танага табамы? Әлбәттә, икенчесе дөрес. Бу очракта, нишләптер, ул Илгизнең машинасын сайлаган булып чыга. Алайса ни өчен машина янында үгез эзе күрмәдек? “Тимер ат”та сыдырылган эзләр дә әз. Безнең ярты тонналы үгез сөзсә, машина, ким дигәндә, яньчелер иде. Аның үзенең бәләкәй, рахитлы үгезләренең эше бу, иманым камил. Минекен махсус ычкындырып, гаепне аударып калдырдылар, – диде ул, симез һәм ябык үгезләрнең мөгез үзенчәлекләрен аңлатып.
Моңарчы Әбүзәр абый үгезен тимер юл кырыена бәйли торган булган. Ләкин мал тимер юлга чыгарга мөмкин, болай эшләргә ярамый, дип кисәтү алган. Икенче көнне үк үзенең арендалаган җиренә чыгарган. Һәм шул чакта әлеге вакыйга булган да. “Тимер юл яныннан китәргә Илгизнең хезмәткәре кушты. Үгезне үзенең йортына якынрак бәйләтер өчен оештыргандыр, мөгаен. Алдан ук җентекләп уйлап куйганнар”, – ди Ә.Нәдыршин.
“КӨНЧЕЛӘР ЭШЕ”
(Әбүзәр Нәдыршин)
– Хәзер үгез дә юк, акчасын да түләтәләр. 8500 сумга алган малны күпме асрадык, ашаттык һәм суяр вакыт җиткәч, әрәм булды. Суд системасына бер ышанычым да калмады, – ди Әбүзәр абыйның хатыны Фәүзия апа.
– Чын күңелемнән әйтәм: Нәдыршиннарның беркемгә дә зыяны тигәне юк. Бергәләп чәй эчәрлек, йомыш белән керерлек шушы тирәдә бердәнбер гаилә бу, – диде күршеләре Гадания апа Фәтхрахманова. – Әбүзәр абыйга әйтсәң, тавыгын да суя, утын да кертә. Ярдәмчелләр. 1 апрельдә: “Фәлән-фәлән әбинең хәле авырайган”, – дип шаярган идек, кулына кан басымын үлчәү җайланмасын тотып, шундук ярдәмгә йөгерде. Баш тартмаячагын, ни дә булса эшләячәген белгәнгә шулай шаярдык аның белән. Барса, теге әби исән-сау. Бу гаиләнең бөтен проблемасы арендага ике гектар җир алганнан соң башланды. Бар җирләре җитеш булганга көнләшәләр. Халык усал безнең якларда. Өч көнлек дөньяда ник шулкадәр дошманлаша икән бу кеше?!
– Башта әти су буендагы җирне арендага алган иде, – дип ситуацияне аңлатты Нәдыршиннарның кызы Нурия. – Авыл халкы канәгатьсезлек белдереп, зарланырга, шикаятьләр язарга тотынды. Шуннан соң әти ул җирдән баш тартты. Ләкин тоткан акчасын кире кайтармадылар. Аннары шул чыгымнар исәбенә урам башындагы ике гектар җирне арендага алды. Әти булмаса, аны башка кешегә бирерләр иде, монда безнең гаеп юк. Ул чактагы авыл Советы рәисе дә: “Гаризалар күп булды. Әбүзәр алмаса, аны Иванов яки Сидоров алыр иде”, – диде. Межауладылар, аукцион булды, салымын түлибез – закон бозмадык. Киләчәктә анда яшелчә утыртачакбыз. Ләкин халык барыбер риза түгел, шуңа күрә аралашмыйбыз да.
ИКЕНЧЕ ЯК СҮЗЕ
(Илгиз Әхмәдиевның машинасы)
Икенче якны тыңлар өчен, Әбүзәр абыйларның күршесенә – Әхмәдиевларга кердем.
– Гаиләм белән үзебезгә-үзебез яшәп ятабыз. Беркем белән аралашкан да, конфликтка кергән дә юк. Бу – беренче очрак, – диде Илгиз Әхмәдиев, журналист чакыртуларына аптырап. – Уйлап карагыз, өч балам урамда йөгереп йөргәндә, машинам өй янында торганда, ничек мин курыкмыйча котырган нәсел үгезен барып ычкындырыйм?! Шул сыдырылган эзләр өчен гаиләмне куркыныч астына куяр идемме? Әле күпме баш катырып, суд юлы таптарга туры килде. Болай зурга җибәрәчәкләрен белсәм, акчасын да сорамаган булыр идем. Имеш, мин монда “группировка” ясап, аңа каршы сугышып ятам. Әкият! 6 шаһит та минем яклы булды, дөресен сөйләделәр. Бөтен күршеләр белән талашып бетте ул, атлаган саен судлаша. Түлисе килмәгәнгә төрле ялганнар уйлап чыгара.
– Үгезнең машинаны сөзгәнен күрдегезме? – дип сорадым Илгизнең хатыны Рәисәдән.
– Әйе. Ирем чыгып, безнең капка төбеннән куа башлады. Мал тыңламагач, мин дә ишегалдыннан таяклар ыргыттым. Барлыгы 10 минут тирәсе кудык. Хуҗасы чиләк тотып йөгереп килгәч, аның янына китте. Моңарчы үгезенең болай ычкынганын хәтерләмим, – диде ул.
Каршы йортта торучы Фәүзия апа да ул көнне күргән-ишеткәннәрен исенә төшерде:
– Үгезнең машинаны сөзгәнме, юкмы икәнен әйтә алмыйм. Ләкин Илгизнең ул малны куганын күрдем, чыннан да, ычкынган иде. Соңыннан Әбүзәр көрәк сорап кергәч, “Үгезем ычкынып, Илгизнең машинасына зыян салган”, – диде. Бөтен белгәнем шул.
КӨЧЕННӘН КИЛСӘМЕ…
Судка төп шаһит булып баручы Галина Яхинаны да күреп сөйләштем.
– Ул көнне бакча утарга чыккан идем. Тавыш ишетеп, койма янына йөгереп килдем. Үгез Илгизләрнең капка төбендә иде, ә машина янында ни булганын әйтә алмыйм, чөнки үз күзем белән күрмәдем. Әбүзәр килгәч тә: “Нигә шалтыратмадыгыз?” – дип тузына башлады, Илгизне мыскыл итәргә тотынды. Аның номерын каян белим?! Җитмәсә, үгезе котырган, шунда ук балалар да бар. Телефон кайгысы булмады, кыскасы. Судта да арттырмыйча, белгәнне генә сөйләдем. Атса да сүземнән баш тартмаячакмын, – диде ул.
– Әбүзәр абый белән моңарчы нинди мөнәсәбәттә идегез?
– Бакчабыз башындагы җиргә хуҗа буласы килде. Шул вакытта уртак тел таба алмадык. Һаман тынычланмый. Аның белән бәхәскә кермәс өчен, мал да асрамыйбыз хәзер. “Минем җир, кермәгез”, – дип, үз территориясенә аяк та атлаттырмый. Ә чикләре кайда икәнен белеп булмый, чөнки коймасы юк.
83 яшьлек Гөлсинә апа Шәймәрдәнова белән дә таныштым. Аның сүзләренчә, Нәдыршиннар аны ялган шаһит булып судка барырга үгетләгән.
– Картайган көнемдә алдап утырмыйм, кызым. Начарлыклары күп булды инде аларның, – дип башлады Гөлсинә апа. – Миңа хатыны килде. “Төннәрен йоклый алмыйм, 26 мең сум түләргә куштылар. Шаһит бул әле, буш итмәбез”, – диде. “Күрмәгәнне ничек сөйлим”, – мин әйтәм. Ризалашмадым. Миңа бер әйбер дә кирәкми, пенсия алам. Тугызынчы дистәмне ваклаганда, гөнаһка батар хәлем юк. Урамыбыз дус, Нәдыршиннарга гына ярап булмый.
– Начарлыклары күп тиде, дисез. Мәсәлән?
– Әйтегез әле, картаймыш көнендә нигә аңа шулкадәр җир? Арендага алганчы ук безнең сыерларны көтүлекләргә кертмәскә маташты. Берсендә су буена төшсәм: “Бу урында мал көтәргә ярамый!” – дип табличкага язып куйган. Нинди хакы бар аның Ходай биргән табигатькә шулай хуҗа булырга? Шул язуны суга таба бордым да куйдым. Көченнән килсә, бөтен авылны кулга алып, безне куркытып яшәр иде. Юк шул, халык укымышлы хәзер.
Шушы ноктага килеп җиткәч, уйга калдым. Акча өчен дошманлашып, шулкадәр нервы бетергән өчен, ике якны да жәллим. Шулай да, Әхмәдиевләрнең үгезне ычкындырып, шаһитләр белән килешеп, бу кадәр артистлануына ышанып булмый. Машинасындагы тырналган эзләрне йому максатыннан алай кыланыр өчен, вакчылның да вакчылы булырга кирәк. Аннары, андый без капчыкта ятмас, дөреслек барыбер тишеп чыгар иде, минемчә. Ике суд нәтиҗәсе дә уйландыра. Күктән алып карар чыгармаганнардыр, шәт.
Әбүзәр абыйга килгәндә, аның тырышлыгына, үҗәтлегенә шаккатарлык. Яшь егетләр кебек хәрәкәтчән үзе. Куяннар асрый, умарта тота. Балаларга булсын дип, җирен дә алган, планнары да зурдан. Мөмкинлегеннән чыгып тырыша, эштән курыкмый. Ләкин төптән уйлап карасак, үгезенең Әхмәдиев машинасын сөзүе бик тә мөмкин. Беренчедән, мал ычкынган. Шул тирәдә йөргән. Монысын миңа биш кеше бертавыштан раслады. Бәлки, бу очракта үгезнең машинаны нык сөзмәвенә, кешеләргә зыян салмавына сөенергә генә кирәктер? Баш ярылып, күз чыкмаган бит. Гадәттә, мондый чүп-чар эшне урында хәл итәләр, зурга җибәрмәү ягын карыйлар. Чөнки экономия ясыйм дип, икеләтә сумма чыгарып салуың бар. Аннары, әле ничә еллар күрше булып яшәргә кирәк. Мәкаль белән әйтсәк, ерак кардәштән тату күрше яхшы. Төп йортта балалар, оныклар калыр. Бу хәлләр өчен алар оялырлык булмасмы?
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.
Комментарии