Кирәкмәс яллар

Яңа елдагы ун көнлек яллар яз көне булса, күпләр үзләренең бакчаларында эшләп тә ял итәрләр иде, ә кышын гади халык нәрсә эшләргә тиеш икән? Ил башлыклары, депутатлар, министрлар һ.б. меңнәрчә түрәләр ике-өч ай эшләмәсәләр дә, аларның эш хаклары, премияләре түләнә-түләнә миллионнар алып яталар. Аларның кышкы ялларын, таулардан чаңгыда шуганнарын телевизордан да күрсәткәлиләр. Ә калган ил халкының күбесе ике атна буена баш күтәрми эчүдә. Ел әйләнәсендәге үлем-китемне уртача айларга бүлсәң, гыйнварда үлем-китем 300-400 процент тәшкил итә торгандыр. Атналар буена эчкәнлектән, кайберләренең организмы түзми. Исереклек аркасында гаиләләре белән янып үлү очраклары да күп. Вакытында табиб ярдәме булмаганлыктан гомере өзелгәннәр турында да ишеткәнебез бар, ә бит вакытында ярдәм итәр өчен бер минут җитә. Мисал өчен, Сармандагы туганыбыз Искәндәр шундый ягымлы, көләч, уен-көлке яраткан гармунчы һәм җырчы иде, концерт, спектакльләр аннан башка үтмәде. Аны «Сарман сандугачы» дип йөртәләр иде. Өч ел элек шул бәйрәм чорында йөрәк белән больницага эләгеп, табибларның игътибарсызлыгы аркасында китеп барды. Әле хәзер дә Сарман халкы бик еш искә ала. Шигырьдәгечә, уйнап-көлеп, биеп йөргән чакта, әллә кая киттең Искәндәр. Әллә инде хур кызлары сине ишекләрен ачып көткәннәр.

Сандугачлар тынган авыл йокыга талган,

Тик урамда гармун тавышы.

«Сарман көе»н уйный, үзе җырлый

Искәндәрнең моңлы тавышы.

Шушы гармун, моңлы тавышың белән

Күп кызларны үзеңә караттың.

Күпләр арасыннан Сарман кызын –

Нәзирәне генә яраттың.

Үзем язам, никтер күңел тула,

Искә төшә авыр үткәннәр.

Беркемгә дә авырлык салмыйча,

Җирдән китеп бардың, Искәндәр.

Искәндәрнең Илдар исемле 43 яшьлек улы эшләп йөргәндә үлеп китте. Әниләре сөйләгәнчә, таң алдыннан больницага алып киткәннәр. Беренче катта сәгатьтән артык дежур табибның өченче каттан төшүен көткәннәр, таң алды йокысы каты була бит, бәлки арып йоклаган булгандыр. Төшкәч, йөрәкне тикшерә торган аппарат икенче машина белән вызовка киткән дип, Әлмәткә җибәргәннәр. Әлмәттә дә, Сарманнан авыру килә, дип көтеп тормаганнар. Шулай итеп, чирле йөрәк ике сәгатьтән артык исән булган. Ә йөрәккә ярдәм итәр өчен минутлар гына түгел, ә секундлар хәл итә. Мондый хәлләр бер Сарманда гына түгел, ә иле белән шулайга охшаган.

Бездә медицинага бөтенләй игътибар бетте. Элек һәрбер районда биш-алты амбулаториядә ятып дәваланырга да була иде. Авылларда икешәр фельдшер эшли иде. Алар дөм караңгы төндә дә, тездән саз ерып, чирле кеше янына бардылар. Хәзер исә зур-зур авылларда да бер генә фельдшер, әле анысы да ярты ставкага эшли. Күпләре төнге телефонга да игътибар итми. Ә нишләп ул ярты ставкага көне-төне эшләргә тиеш? Бездәге табибларның кеше больницада үлсә дә, җаваплары әзер: «Эх, берәр ай алдан китерсәгез, исән кала иде!» Больницага эләгү өчен берәр ай алдан язылырга кирәк, әле эләгә алсаң.

Бу озын ялларның кыш көне кирәге бардыр дип уйламыйм.

Хәйдәр САБИТОВ.

Әлмәт шәһәре, Түбән Мактама авылы.

Озын яллар ялыктырамы?

Кайберәүләр ун көнлек Яңа ел каникулына каршы чыга, хупламыйлар. Андый кешеләр эшсез тора алмый. Ә икенчеләре – ягъни ун көнлек Яңа ел ялларын хуплаучылар – Русия халкының 61 проценты икән. Бездәге халыкның күбесе хезмәт өчен атлыгып тормый, тик күңел ачарга гына булсын. Ә японнар Япониядә эшлиләр дә эшлиләр, шуңа алар бай яши. Ә бездә елның өч ае ялларга кереп бетә. Русиядә халыкның 19 проценты исә ун көнлек ялны артык күп дип саный. Озын яллар кешенең сәламәтлегенә дә, ил икътисадына да зыян сала, ди алар. Миңа калса, гади эш кешесенә ун көн ял кирәкми. Без СССРны озак еллар буе күтәрдек. Совет власте ялны сагындырып кына бирә иде, ә хәзерге байлар ун көнлек каникулларны рәхәтләнеп кабул итәләр, чит илгә чыгып ял итеп кайталар.

Берәүләр, балаларның кышкы каникуллары туры килә, алар белән бергә ял итәбез, диләр. Совет власте елларында бала әти-әнисеннән башка да ял итә иде. Алайга китсә, балаларның җәйге каникуллары да бар. Әйдәгез, алар белән дә өч ай ял итик! Илебез барып чыгар иде. Илебез бай булсын өчен эшләргә дә эшләргә! Яллар булмасын дип әйтмим, булсын, тик чамалы булсын.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ.

Казан шәһәре.

Комментарии