Нервы гәҗите

Мәктәптә эшләүче бер танышым «Безнең гәҗит»не яратып укуын сөйләде. Авылда яшәп ятучы 90 яшьлек әтисенә дә шул гәҗитне яздырта икән. Узган ел бер кайтуында әтисе аңа:

– Яздыртма әле миңа «Безнең гәҗит»не, аны укыганнан соң, тәртипсезлекләр, туган телебезне юкка чыгара барулары турында белеп, төннәр буе борчылып йокламыйча ятам бит. Үземнең яшем дә зур, бернәрсә дә эшли алмыйм, лутчы матур тормыш турында гына язган рәсми гәҗитләр генә укып, рәхәтләнеп яшим, – дип белдергән.

Шуннан соң улы аптырашта калган: атасына «Безнең гәҗит»не укытыргамы, әллә хөкүмәт гәҗитләрен генә яздыртып, матур тормыш турында укытып, рәхәт чиктертергәме?..

Тәлгать ӘХМӘДИШИН.

Чаллы шәһәре.

Комментарии