СУ – ХӘЗИНӘ, СУ – ФАҖИГА…

СУ – ХӘЗИНӘ, СУ – ФАҖИГА…

Моннан 25 ел элек мин дә үлемнән калдым, быел июль ахырында икенче мәртәбә дөньяга тууыма чирек гасыр була. Казансу елгасында, ярдан биш-алты метр гына ераклыкта, су төбенә киткән идем мин. Ничек, ни рәвешле өскә калкып чыга алдым,16 метртирәнлекне үлчәп өлгергән идем инде, югыйсә. Әлегә кадәр аңлап бетерә алмыйм: бөтенләй йөзә белмәсәм дә, исән калдым бит, әлеге мәхшәрдән котылдым. Тик 25 ел дәвамында су янына якын килергә дә куркып яшәдем.

Быел да соңгы араларда бик эссе булгач, халык су буена агыла. Сулыкларның күбесендә коену тыелуга карамастан, пляжларда алма төшәр урын да юк. Мин дә су буйларын урап кайтырга булдым. Идел, Казансу елгаларында коенырга ярамагач, бәлки, Тирән күл чистарактыр дип, Аккош күле районына юл алдым. Автобусны озак көтәргә туры килмәде, буш урыннар да бар иде, җайлы гына күлгә барып та ирештем. Яр кырыендагы халыкны күреп исем китте: умартадай гөжләп тора.

Бар да суда чыптырдый, кызына, ял итә. Шунда ук корылган «өстәлләрдә» «туй»лар гөрләп тора. Аякларында көчкә басып торучылар, ләх исерекләр судан чыкмый. Аларның якыннары ял итәсе урынга, теге сәрхүшләрне саклап үткәрә. Минем күз алдында гына яшь кенә бер егетне үлемнән йолып калдылар. Су буендагы: «Биредә су коену тыела» дигән язу турында уйлап та карамыйлар…

Менә бүген дә, Тирән күл буенда, үземнең су төбенә төшкән көн, кино кадрларыдай, күз алдыннан узды. Эссе көннәрнең берсендә, күршем Әнисә белән икәүләп, Казансуга су коенырга киттек. Бераз кызынып, ял итеп алырга иде исәбебез. Күршем оста йөзүче икән, мин аңа үземнең «балта» кебек «йөзүем» хакында әйттем. Яр буенда бераз ял иткәннән соң, суга юнәлдек. Әнисә кинәнеп елганы колачларга кереште. Ә мин, яр кырыенда бала-чага белән чупырдап калдым. Эчкә таба, су муенга кадәр җиткәнче барам да, кире борылам. Шулай шактый бала-чага белән мәш килеп, чупырдап туйгач, яр кырыена чыгарга ниятләдем. Шул якка таба борылып, чираттагы адым ясаганда, аякларым җирне тоемлый алмады, мин су төбенә томырылдым. Соңыннан ишетеп белгәнемчә, биредә ком казучы машина эшләгән булган, тирәнлек16 метртәшкил иткән. Ишетүемчә, берничә көн элек суда баткан, күрше подъездда яшәгән малай гәүдәсен нәкъ менә биредә табып алган булганнар.

Ул чактагы кичерешләремне искә төшергәндә бүген дә йөрәгем сыкрый. Чыннан да күз алдыннан бөтен гомер уза икән баткан чакта. Берзаман тончыга башладым, суларга сулыш җитенкерәмәде, авыз-борыннар су белән тулды. Яшисе килү теләге җан ачысы белән кулларымны бутарга, аякларны хәрәкәтләндерергә көч бирде. Шул рәвешле үземне бөкедәй җиңел хис иттем, өскә йөзеп чыга башлавымны сизендем. Бөтен көчемне җыеп, тырыша-тырыша чәбәләнергә керештем. Шул чак мин өскә калкып чыкканымны хәтерлим. Тик хәлсезлектән, яңадан су төбенә китәм дигәндә генә, мине Әнисә бик вакытлы күреп ала һәм чыгарырга тырышып маташа. Хәтерлим әле: мин аның башына кулым белән ныклап ябышып, батыра башлаганымны. Сизәм, тоемлыйм: ул бата, мин калкам, ул бата, ә мин калкам… Эш нәрсә белән төгәлләнгән булыр иде, белмим, әгәр ярдан ярдәм кулы сузучылар табылмаса.

Ярга чыккач, тирә-юньдәгеләр миңа эчкән судан котылырга, тынычланырга ярдәм итте. Бераз тынычлангач, яр буен тутырып, исән калган шатлыктан, рәхәтләнеп, үксеп-үксеп еладым. Тик судан куркуым гына гомерлек булып калды, шул көннән башлап коенырга җөрьәт итә алмыйм. Батканнан соң әле бер ел дәвамында битемне рәхәтләнеп юа алмыйча интектем. Кушучлап суны битемә якын китерүгә, тончыга башлый идем. Шуңа күрә, шактый вакыт сөлге юешләтеп кенә чистарынырга мәҗбүр булып яшәдем. Көймәләрдә, теплоходта йөзү турында хәтта уйларга да куркам. Тормышта куркак җаннардан булмасам да, су – минем өчен фаҗига чыганагы…

ТИРӘН КҮЛ ФАҖИГАСЕ

Тирән күлдә ял итәргә күпләр ярата. Гаиләләр, дуслар, хезмәт коллективлары бергәләп иркен ачарга җыелыша бирегә. Якын танышымның улы, 24 яшьлек егетнең гомерен дә су тартып алды. Бигрәк үкенечле китте, бичара, якты дөньядан.

Соңгы араларда Газиз гел су буена тартыла. Барлык фотолары диярлек су буенда, яисә ванна тирәсендә. Әнисеннән үтенеп, су тирәсендә дача да алдыра.

Газиз ул көнне үзен аеруча бәхетле хис итә, шатлык нурлары йөзен балкыта. Башкалада эшләүче кибет коллективы сәүдә хезмәткәрләре көнен табигать кочагына чыгып бәйрәм итәчәк бит! Һәркемгә алдан нинди ризык алып барырга кирәклеге хакында да сөйләшеп куялар. Газиз яңа бәрәңге алып килергә тиеш була. Әнисен ул көнне егет аптыратып бетерә: бәрәңгене кайсы базардан сатып алсаң, арзангарак төшә, күпме алырга… Гомумән, кирәк-кирәксез сораулар биреп, әнисе Фатыйма ханымны йөдәтә. Инде тәмам җыенып беткәч, әнисе белән икәүләп бер ишектән чыгып автобус тукталышына кадәр бергә баралар. Юлда такылдый-такылдый барган улын әнисе аптырап күзәтә: моңарчы аралашырга бик яратмаучы улының теле-телгә йокмый бүген. Инде тукталышка килеп җиткәч, улы Фатыйма ханыма:

– Безнең юллар монда аерыла, минем үз маршрутым, синеке – үзгә, – дип әнисе артыннан озаклап озатып кала.

Тирән күлгә килеп җиткәч, хезмәттәшләр «өстәл» корыштырырга тотына. Газиз дә шунда бөтерелә, кулыннан килгәнчә, ярдәм итәргә тырыша. Өстәлләр әзер булгач, ул бераз су кереп, чистарынып алырга ниятли. Һәм шуннан кире чыга алмый инде егет. Аның гәүдәсен көзән җыера. Ул кычкырырга да өлгерми кала һәм су төбенә китә… Тәмәке тартмаучы, хәмерне әле авызына кабып та карамаган, рәхәтләнеп кызлар сөяргә дә өлгермәгән егет гомере менә шулай суда өзелә…

Быелгы җәй бик эссе, шуңа күрә, халык су буйларына ыргыла. Сусыз яшәү мөмкин түгел. Су ул – бәхет, су ул – байлык, су ул – зур хәзинә! Тик аның фаҗига китерергә сәләтле икәнлеген дә онытып җибәрергә ярамый…

Мәдинә НУРУЛЛА.

СУ – ХӘЗИНӘ, СУ – ФАҖИГА..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии