Пай җирен сатаргамы? Яки Күн авылының исеме турында

Пай җирен сатаргамы? Яки Күн авылының исеме турында

«Җир – дәүләтнең нигезе, ничек аны бирергә мөмкин?!»

(I йөз башында Һуннар дәүләте патшасы Босхар.)

Кибеткә бардым. Күзем белдерүгә төште. җирләрен сатып алам, дигән берәү. 6-7 мең сум бирәбез дигән булып, җирләрен бушка алуны дәвам итәләр. Бала тапкан өчен сутыйлап җир бирәләр, ә монда җирен юк бәягә гектарлап алалар. Шушы көннәрдә белдем:5 гапай җиренең бәясе ярты миллион сум икән. Барысы да үткәнне – тарихны белмәүдән килә. Үткәнне белмәгәннең хәзергесе – мизгел, ә киләчәге бөтенләй юк. Патша дәверендә дә, совет чорында да, хәзерге демократлар вакытында да Русия тарихын гына, әле анда да аның чиркәү елъязмачылары, Татищевлар, Карамзиннар яраштырып язган тарихларын өйрәттеләр. Хәзер дә шулай. Бай, көчле булган, дәүләт тоткан халыкларның тарихы өйрәнелми. Хәзер Русия дип аталган дәүләттә нинди халыклар яшәгән, аларның тарихлары, гореф-гадәтләре өйрәнелергә тиештер ич инде. АКШның индеецларны үтереп бетерү сугышлары миңа нәрсәгә? АКШның бер ягы гына ошый миңа: алар, бездәге шикелле, Конституцияне Президент сайлану белән үзгәртмиләр. Медведев президентлык срогын 6 елга озайтты. Власть кешене боза бит, җәмәгать, рәхәт күрербез микән? Жириновский үзенә үпкәләсен, депутат буларак, 6 ел дип ул да кулын күтәрде. Урысларны начар яшәткән кешене ник яклап тавыш бирә соң? Срогын озайта. Алтын Урдадан акыл җыеп, куәтле илгә әйләнгән Русиядә без дә яшибез. Ә Жириновский «Русиядә урыслар начар яши», – дип кычкыра. Кем начар яшидер әле Русиядә?.. Үзебезгә яшәве авыр дип утырам кычкырмый гына. Балаң имтиханнарны туган телендә бирә алмасын әле! Улың марҗага өйләнеп, сөекле оныгың сине «бабуля», «дедуля» дип атасын әле! Көне-төне урысча сөйләп торсыннар әле! Үз мәгарифең булмасын, XVI гасырда да татар теле халыклар арасында аралашу теле булып та, Афанасий Никитин татар теле белән Һиндстанга барып җитсә дә, биш гасыр узып барганда, ярты татар үз туган телен белмәсен әле! Татар мәркәзе Казанда урыс шовинистлары урыс теле хисабына татар телен укыталар дип ялган сөйләп торсыннар әле, гәрчә, БДИны Татарстанда урыс теленнән яхшы бирсәләр дә! Ел саен татар мәктәпләре кимеп торсын, Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан башка фәннәр урыс телендә укытылсын әле! И-и, бу «әлеләрнең» күплеге! Ркаил Зәйдулла әйтмешли, башыңны ташка орырсың.

Моның барысы да җиргә һәм тарихка барып тоташа. Әгәр тарихны белсәк, аның сәбәпләрен исәпкә алсак, ике адым алга китәр идек. Ләкин шарт фигыль тарих өчен түгел.

Шулай да, без кемнәр соң? Кайдан без?

Антик чорда һәм яңа эра башында көн күргән күрше кабиләләрен кытайлылар дәүләт төзегән кабилә исеме белән «хунну», ә римлылар һәм византиялеләр «гун» яки «ун» дип атаганнар.

Мин үзем «Гуннар патшасы Атилла килә» дигәнне 4 сыйныфта чакта М.Горькийның «Малайлыкта» исемле автобиографик әсәреннән укыдым. Әлбәттә, мәктәптә һуннар турында укытмадылар, азмы-күпме университетта укыганда таныштым. Мин быелгы салкын һәм буранлы кышта, чәй эчә-эчә, китаплар уку белән шөгыльләндем һәм Әзһәр Мөхәммәдинең «Һуннар һәм туран язмалары» китабына тап булып шатландым, тирән канәгатьләнү алдым. «Һуннар», «гуннар», «туран»нар турында сүз чыккач, аларның кем икәнен аныклап белү кирәктер. Мәгълүматлар Ә.Мөхәммәди китабыннан китереләчәк. Күп белү өчен авторның китабын уку файдалы булыр.

Һуннар үзләрен «һунук» дип атаганнар. «Һун» (кун, көн) – сарык тәкәсе һәм «ук» – «ок» ыру, кабилә («угыз» – кабилә исеме) үзенең тамыр өлешләреннән оешып, «тәкә ыруы» мәгънәсендәге сүзтезмәләрдән гыйбарәттер. Биредә һун нәселеннән булган Урта Азия хөкемдарларының патшалык таҗлары тәкә мөгезе рәвешендә ясалуын һәм угызларда «ак коюн» (тәкә) нәселе булуын алырга кирәк, ди Әзһәр Мөхәммәди. Һәм ул безнең өчен гаять әһәмиятле фикер әйтә. Һуннар (кытайча – «хунну», латинча – «гун», фарсыча – «тураннар») бик борынгы тарихи чорларда тормыш итсәләр дә, төрки халыклар, шул исәптән татар халкының килеп чыгышына аларның турыдан-туры бәйләнеше бар, ди.

Мине кызыксындырганы шул: «һун»ның «кун»га, «көн»гә, «күн»гә күчү рәвеше. Күн авылының атамасы «һун»нан чыгу ихтималын галим Гомәр Саттаров та әйткән иде. Күн авылы халкы килеп чыгышы ягыннан нугайлардан булуы галимнәр тарафыннан танылган. Нугайларның борынгы бабалары Хәзәр дәүләте территориясендә яшәгәннәр. Һәм бик күп гасырлар үткәч тә, Каспий диңгезеннән алып, Җаек һәм Идел арасында көн күргәннәр, XV-XVI гасырларга килеп җиткәннәр. Нугай кызлары Казан ханнарына кияүгә чыгып (Фатыйма, Нурсолтан, Сөембикә), Казанга килгәндә үзләре белән хезмәт күрсәтүчеләр, гаскәр дә алып килгәннәр. Күн авылы элек Салмачы янындагы Воскресение авылы урынында булган. Әле XX гасырның 30 елларында да Күн әбиләре, әби-бабаларыбыз рухына багышлап дога кылабыз дип, җәяүләп, Воскресение авылына барганнар.

Шунда ук яшәгәндә Күн дип аталгандыр. «Һун»нан үзгәргән «Күн» атамасы электән үк билгеле булса кирәк. Күнибәк дигән ир-ат исеме «Идегәй» дастанында очрый. Дастанның төп герое Идегәй үзе дә нугайлардан, мангыш нәселеннән. Казан ханлыгына аксөякләр белән күчеп килгән гади нугайлар да үзләрен күпмедер дәрәҗәдә өстен тотканнар. Ни дисәң дә, ханлыкның иң беренче кешеләренә хезмәт күрсәтәләр, алар белән аралашалар.

Ник үзләре оешып яшәгән авылга «һун»-«кун»-«күн» исемен бирмәскә ди? Хәзер дә Күн кешеләрендә башкаларга өстән карау, әллә кемлек сизелә. Үзләреннән өстеннәргә бик ярарга тырышу, хезмәт күрсәтә белү дә көчле. Кунакны Күн авылы кешеләре кебек берәү дә сыйламый. Яхшы сыйны кую, олылау аларга гына хас. Әллә никадәр күчтәнәч тә биреп җибәрәләр. Минем моңа исем китә иде. Баксаң, әнә кайдан – гасыр түрләреннән килгән матур гадәт икән.

Үзләре турында гына кайгырту да хас аларга. Бигрәк тә элегрәк. Күннең алдынгы фикерле кешеләре XIX гасыр ахырында безнең якта бердәнбер булган җәдитчә мәдрәсә ачалар. Башлап йөрүчеләр арасында Бадамша Мөстәкыйм улы, солдат хезмәтендә 25 ел гомерен уздырып, урысча өйрәнеп кайткан Гали Гыйззәт улы да билгеле. Нарат ачы мәхәлләсен төзиләр, 100ләп шәкерт укыту өчен мәдрәсә бинасын да торгызалар. 1897 елда Габделкадыйр Гыйсмәтине дә чакырып китерәләр. Ул яңа гына «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган һәм Галимҗан Барудиның иң яраткан шәкерте була. Аңа йорт та салып куялар. Ул йорт әле дә исән, әйбәт хәлдә, 105 ел торса да. Хәзер анда медпункт. Яңа медпункт салырга йөриләр. Бөтен теләгем – Гыйсмәти йортында районыбыз һәм авылыбыз мәгариф үсешен чагылдырган «Мәгариф» музеен төзисе иде (яки «Авыл мәгарифе»). Авыл туризмын да үстерергә була. Килеп төшәләр Казаннан В.И.Ленин музеена, аннан Питрәчнең «Туган як» музее, Күндә «Мәгариф» музее («Яшь йөрәкләр» фольклор ансамбле чыгышын да тәкъдим итәргә мөмкин), П.М.Гаврилов музее…Тәвәләр фермасы, анда бер-ике көн авылда яшәп карап була. Тын гына чиста сулы Мишә ага. Балык тот. Аннан Керәшен Сәрдәсенә, музейга… Әле Пимәрдә күзгә шифалы Очык чишмәсе бар. Генерал Куропаткин утары урнашкан урман бар. Менә дигән сәяхәт килеп чыга. Идея миннән бушка – алыныгыз бу эшкә, егетләр!

Күн авылы һич тә «Конь» түгел, ә «Кун» дип аталырга һәм язылырга тиеш урысча. Моны эшләү өчен акча кызгану гөнаһ булыр. Күн авылы уникаль урында утыра. Аңа биш тарафтан кереп була. Ул республикабызның юллар чатына урнашкан. Аның яныннан Мәскәүдән Пекинга машина белән барырга мөмкин. Күн мәктәбенең җире дә бар. Аңа күпләр кызыга, гәрчә, юридик зат булып, «милеккә хокуклы» дигән документы булса да. Анда республика күләмендә үрнәк авыл гимназиясе төзеп, тирә-яктагы талантлы, сәләтле балаларны укытырга, тәрбияләргә мөмкин. Бөтен яхшы нәрсәне шәһәрдә генә эшләргә димәгән. Аннан аның уты, суы үзенеке. Котельные куәтле, зур. Бераз заманчалыкны кертеп, чит ил туристларына, кунакларына күрсәтергә була. Бу инде Казан эчендә ясалма авыл гына түгел, 460 еллык чын татар авылы…

«Гыйсмәтия» мәдрәсәсенә читтән килеп укучы шәкертләргә тору урыны да салынса, мәдрәсәнең даны еракларга таралыр иде. «Гыйсмәтия», 1897-1918 елларда эшләп, өч чыгарылыш ясый. Г.Гыйсмәти яхшы укыган шәкертләренә башлангыч сыйныф мөгаллиме таныклыгы биреп чыгара. Шәкертләр имтиханны сайланып куелган авыл кешеләре алдында бирәләр.

1918нче елда яңа совет мәктәбе тудырылгач, киләчәктә 1930нчы елда төзеләчәк Питрәч районындагы татар авылларында Г.Гыйсмәти шәкертләре укытучы булып эшләп, пенсиягә чыгалар. Галиәхмәт Мөхәммәди – Шәткедә, Иске Йортта, Күндә; Ибраһим Хәлими – Күндә, Шәледә, Югары Тегермәнлектә, Вятка авылында (Балык Бистәсе), Гаффар Сабитов, Ибраһим Галиев – Пимәрдә; Әхәт Вәлиев, Шәйхетдин Таһиров – Күндә, Шәледә, Татар Тау илендә; Кадыйр Гайнетдин – Отар Дубровкада; Хәдичә Сабитова – Чытыда. Гафур Сабитов – РКШ (эшче-крестьяннар мәктәбе) директоры. Анда авыл җире өчен ветсанитарлар, агротехниклар, хисапчылар, яшелчәчеләр әзерләнә; Әхмәтша Әхмәтҗанов – Югары Мәтәскәдә (Теләче районы), Татар Тау Илендә, Күндә. Ибраһим Хәлими – Сәләнгеш волостеның мәгариф бүлеге мөдире, Шәйхетдин Таһиров 1937-1940 елларда Питрәч районы халык мәгарифе бүлеге мөдире була.

Минһаҗ Гайнетдин улы Әлмиев-Конов – революционер, М.Вахитовның дусты һәм көрәштәше, совет властен актив урнаштыручы, профессор (1893-1934).

Г.Гыйсмәтинең калган шәкертләре совет партия органнарында эшлиләр.

1933нче елда Күндә типовоймәктәп салына. 1937нче елда җидееллык, 1940нчы елда урта мәктәпкә әверелә. Үрнәк мәктәпләрдән санала. Шагыйрь Вәдүт Мифтахов, атаклы артистка Гөлсем Болгарская кызы Фирдәвес Болгарская эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, мәктәп тагын җидееллыкка кала.

Сүзем пай җирләрен сату турында иде бит. Бу урында Ә.Мөхәммәдинең һуннар патшасы Босхар хакында язганнарын искә алам. Босхар идарә итә башлаган елларда дунху кабиләсе (монгол) аннан әтисе Тугрилдән калган бик яхшы чабышкы ат – Меңчабарны сорый. Яраннары: «Меңчабар аргамак – һуннарның хәзинәсе. Бирергә кирәкмәс», – диләр. «Ни өчен күршеңнән ат кызганып торырга?» – дип, Босхар атны биреп җибәрә. Дунху башлыгы, Босхар курыкты дип, иң матур җариясен сорый. Яраннары: «Дунхуга сугыш игълан итәргә!» – диләр. Босхар: «Күрше булып яшәп тә, бер хатынны алардан кызганып торырга», – ди һәм иң матур хатынын биреп җибәрә. Дунху тагын да масая. Һуннар биләмәсендәге каравыл җирен сорый: «Аларга уңайсыз җир, без алырга телибез!» Босхар яраннарыннан «Җирне бирикме, юкмы?» – дип киңәш сорый. Яраннары: «Уңайсыз җир, бирсәң дә ярый», – диләр. Босхар, ачуланып: «Җир – дәүләтнең нигезе, ничек аны бирергә мөмкин?! » – дип, җирне бирергә дигән яраннарының башларын чабарга куша.

Пай җирен сатаргамы, юкмы дигән сорауга үзең җавап бир инде, укучым.

Рәшидә ГАЛӘВИ.

Питрәч районы, Күн авылы.

Комментарии