- 15.02.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №01 (гыйнвар)
- Рубрика: Гаилә
Дан орденының тулы кавалеры булган, Арсланов Зиадетдин Миңлебай улы исемендәге Чүпрәле районы Кече Чынлы урта мәктәбе әле генә 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тарих Кече Чынлы урта мәктәбе үсешен дә үзе белән бергә, бүгенге көнгә чаклы алып килде.
Мәктәп тарихы – яшь буынның үз бәхете өчен көрәш тарихы. Һәр шәхеснең һөнәр юлы укытучыдан башлана. Иң гадел, иң саф күңелле кешеләр – укытучылар. Укытучы укучы тормышында онытылмаслык якты маяк булып балкый. Шуңа да укытучыны хөрмәт итү кирәк. Мин үзем дә шундый идем. Минем укытучы апам нәрсә ашый икән, ничек киенә икән, ничек йоклый икән, гомумән, ничек яши икән дип уйлый идем. Минем өчен укытучы апам – изге кеше иде. Аннан да яхшы, мөлаем, ихтирамга лаек, шәфкатьле, мәрхәмәтле кеше юк, дип күз алдыма китерә идем. Һәм ул чынлап та шулай иде.
1925нче елның 1нче сентябрь иртәсе, авылдашларым өчен бик зур вакыйга була. Минем күз аллавымча, кояшлы тын, тарихи иртәдә укытучылар, укучылар, ата-аналар, мәктәп бинасы алдына җыела. Мәктәп башлангыч мәктәп булып ачыла. Аңа авылның 15 баласы укырга килә. Мәктәпнең беренче директоры А.Аббазов. 1927нче елда балалар, педагоглар тарафыннан оештырылган К.Е. Ворошилов исемендәге беренче пионер отрядына кабул ителәләр. 1929нчы елның май аенда башлангыч мәктәпне 15 бала тәмамлап чыга. Минем карашымча, алар биредән төпле белем һәм ныклы тәрбия алып чыкканнар.
Мин шәхсән үзем, хезмәтемне укытучы буларак, башлангыч сыйныфлардан башлаганга, укыту-тәрбия барышында башлангыч мәктәпнең ролен бик яхшы аңладым. Урта һәм өлкән классларда белемнең тирән һәм нык булмавы хакында сүз барганда: «Башлангыч классларда белемнең ныклы нигезе салына», «Башлангыч класслар – нигезнең дә нигезе», – диләр. Бу сүзләрне әйткән педагоглар чиксез хаклы. Башлангыч мәктәп балаларны белем алырга өйрәтергә тиеш. Шуның белән бер үк вакытта, тәрбия процессы да читтә кала алмый. Мәктәптә балага рухи – әхлакый тәрбия бирү кирәк. Тәрбия биргәндә, бигрәк тә бүгенге чорда, намус дигән бәһале сыйфатны нигез ташы итеп салу кирәк. Укыту-тәрбия процессы бер-берсен тулыландырып тора. Тәрбиядән башка укыту, укытудан башка тәрбия була алмый. Тәрбия күзгә күренми, кулга тотып карап та булмый, әмма үз эшен даими эшли. Бөтен хикмәт башлангыч сыйныфтан алган тәрбиядән тора. Бу вакытта әле бала күңеле – ак кәгазь: аңа ничек телисең, шулай язасың. Үз вакытында, бу хакта күренекле педагоглар: Ян Амос Коменский, К.Д. Ушинский, Ф.А Дистервеглар да язып чыкканнар. Кыскасы, башлангыч сыйныфта тирән белем һәм әхлакый тәрбия алган балалар, урта һәм югары классларда үзләрен югалтмыйлар.
1931нче елда авылда, тулы булмаган урта мәктәп ачыла. Аны ШКМ (Школа Крестьянской Молодежи) дип атап йөртәләр. Мәктәптә, 1935нче елда К.Е. Ворошилов исемендәге пионер дружинасы да оештырыла. Яшь пионерлар, быргы һәм барабан астында пионер оешмасында биргән антларына турылыклы булып, Туган илгә хезмәт итәргә сүз бирәләр. Бу вакытта педколлектив составына күз салсак, алар фидакарь укытучылар булалар. Чөнки Совет иле әле үсеп кенә килә, ә алар җиң сызганып, җидееллык мәктәптәге балаларны белемле һәм тәрбияле итүгә үз көчләрен кызганмыйлар. М. Гарипов, Г. Таҗиев әлеге мәктәпнең беренче җитәкчеләре булалар. Укытучылар коллективы гел яңарып тора, баштарак: Н. Нәбиуллина, Х. Хафизова, А. Бакиева, З. Шәкуров эшли. Соңрак аларга: К. Шәмсетдинов, А. Батталова, А. Якупов, С. Арсланов, З. Азизов, К. Арсланов, Г. Әкбәров, Ф. Әхмәтов, Я. Ухваров, С. Әхмәтова, Х. Хәкимова, Х. Фәхретдинов, Ш. Исхаков һ. б.лар өстәлә. 1934нче елда инде җидееллык мәктәпнең беренче чыгарылышы да була.
Бөек Ватан сугышы чорында, ягъни 1941-45нче елларда, укыту-тәрбия процессы гаять дәрәҗәдә катлаулана. Чөнки кышкы айларда мәктәпне җылыту кыенлаша. Укучы балалар ул вакытта сыек кара белән яза, язу каралары кышкы салкында туңа. Уку әсбаплары да җитми, ә язу өчен теләсә нинди кәгазьдән файдаланырга мәҗбүр булалар. Өйләреннән, укытучылар да, балалар да мөмкин чаклы ягулык алып килеп, мәктәпне җылыталар. Укытучыларның да кайберләре фронтка китә һәм шуннан әйләнеп кайтмыйлар.
...Ниһаять, 1972нче елда авылда яңа, ике катлы мәктәп бинасы төзелә һәм урта мәктәп ачыла. Әлеге мәктәпне төзүдә, шул чорга чаклы директор булып эшләгән Хөснетдинов Рөстәм Касыйм улы зур көч куя. Ул алны-ялны белмичә, үз сәламәтлеге турында уйламыйча, мәктәпне төзетеп бетерә. Кызганычка каршы, сәламәтлеге какшау сәбәпле, директор эшеннән китә.
Урта мәктәпнең беренче директоры итеп Садеев Азат Кәрим улы билгеләнә һәм 9 ел дәвамында җитәкчелек итә. Ул елларда мәктәптә – 960 укучы белем һәм тәрбия ала, укытучылар коллективында 34 укытучы эшли. Мәктәп коллективы, һәрвакыт яңалыкка, алга таба омтыла. Мәктәптә балалар санының бермә-бер үсүендә, ата-аналарның матур гаилә корулары, тату һәм килешеп яшәүләре, балаларны яхшы итеп тәрбияләүләре сәбәп булып тора һәм бу, педагогик коллектив өчен бик зур уңышка әверелә.
Шул чорда мәктәптә Республикада һәм хәтта Русиядә киң таралган, танылган галим М.И. Мәхмүтовның проблемалы укыту-тәрбия системасы үзләштерелә. Әлеге система нигезендә, баланы уйларга-фикерләргә өйрәтү, аның акыл көче һәм сәләтен үстерү, төп бурычларның берсе булып тора. Иң мөһиме – баланы укыганда уйларлык итеп өйрәтү, әлеге системаның төп асылын тәшкил итә. Шулай ук, педагогик коллективта, укытучының иң кыйммәтле сыйфатларының берсе – кешелеклелек, балаларга тирән мәхәббәт, ата-аналарга хас акыллы кырыслык һәм таләпчәнлек икәненә ышаналар. Мәктәпкә яңа технологияләр куллану, яңа төр алымнар, методикалар кертү киң колач белән бара. Укыту-тәрбия процессы көннән-көн ныгый һәм уңай якка үзгәрә.
Бер авылдан меңгә якын укучы булу шатлыклы күренеш билгеле. Әмма, укучылар ике, хәтта өч сменалы булып уку сәбәпле, алга мәктәп бинасын зурайту мәсьәләсе килеп баса. Бу чорда инде мәктәп директоры Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов була. Янкорма төзү эше дә җиңел булмый. Бик зур авырлыклар аша, 1984нче елда ике катлы мәктәп бинасына тоташтырып төзелгән, башлангыч сыйныфлар өчен янкорма ачыла. Шулай итеп укытучылар да, укучылар да иске агач биналардан котыла. Хәзер инде укыту-тәрбия эше дә бары тик бер сменада гына алып барылу, зур уңайлылыклар тудыра.
Тагын шунысы бик мөһим, нинди генә шартларда да укытучыларның иҗади эшчәнлеге сүрелми. Алар, дәресләрдә укучыларны кызыктыру, мавыктыру, рухландыру аркылы күп нәрсәләргә ирешү мөмкинчелекләрен ачыклый. Проблемалы укыту-тәрбия системасы коллективта киң колач ала. Балаларга үзлекләреннән белем алу юнәлеше сайлана. Укучылар дәресләрдә хакыйкатьне ачарга, үз күзәтүләреннән чыгып төпле нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр. Укытучылар исә, балаларның акылы, уйланулары, баш ватулары, тикшеренүләре аша аларга хакыйкать тусын өчен үз тырышлыкларын кызганмыйлар. Бала үз акыл эшчәнлеге аркылы, ачыш шатлыгын тоеп куана, үз көчләре белән тапкан белемгә шатланып, үз-үзләрен раслауга ирешә. Укучы балаларда, үз-үзләренә карата ихтирам һәм горурлык хисләре туа. Укучыларның тырышлыгы укытучыларны да тырыш итә. Бу вакытта укытучылар да үз хезмәт нәтиҗәләрен күреп сокланалар һәм шатланалар.
Әлеге мәктәптән укып чыгып, бик зур уңышларга ирешкән артистларны, галимнәрне, инженер-техник хезмәткәрләрне, җитәкчеләрне, табибларны, һ.б. санап китсәң, аларның башкарган эшләре хакында да язсаң, аерым бер китап булыр иде. Шул сәбәпле, мин шулардан кыскача гына, берничәсен генә санарга мәҗбүр.
Мәктәп үзенең гасырлык укыту-тәрбия юлында Ринат Таҗетдинов, Харис Төхфәтуллин шикелле, Русиягә һәм Татарстанга танылган артистлары белән горурлана. Галимнәр арасында, доктор һәм профессорлар: Басыйров Җәмил Һади улы, Сәлахов Фәһим Гаяз улы, Җамалетдинов Рәдиф Рәфкать улы, Алимов Азат Миргасыйм улы, Җәмдиханова Фәния Заһертдин кызы, Хөсәенов Җәүдәт Абдулла улы бар. Алар үзләренең фәнни-иҗади хезмәтләре аша мәктәпне дан белән бизәде. Шул ук вакытта туган мәктәп, аерым данга ирешмәгән укучыларның да исемнәрен югалтмый, аларны кадерләп саклый.
1995нче елдан алып 2021нче елга кадәр (26 ел) мәктәптә директор вазыйфасын Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, талантлы җитәкче, Русия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре Ибраһимова Тәзкирә Рәүф кызы башкара. Шул чорда «Туган як» мәктәп музее оештырыла. Мәктәп музеена экспонатлар туплау өстендә, музей җитәкчесе Ибраһимова Г.М. үз көчен кызганмыйча, армый-талмый эшли. Кече Чынлы урта мәктәбенең «Туган як» мәктәп музее, Республика күләмендә танылып – «Мәктәп музее» дигән статуска ия була.
Укучы балалар саны кимүгә карамастан, мәктәпнең үсеше дәвам итә. Остазы булмаган укучы – урамда үз юлын таба алмаган юлчыны хәтерләтә. Яшьләргә авыр замана килде. Адым саен ялган, урлашу, көчсезләрне кимсетү, җәберләү күзәтелә. Элек әхлак бар иде, бүген ул юк. Әйләнәм дә шуңа кайтам, бөтенесе рухи-әхлакый тәрбиягә бәйле. Бүген укытучының балага белем һәм әхлакый тәрбия бирергә вакыты да тар. Ул күп төрле конкурсларда, бәйге-ярышларда даими рәвештә катнаша, аттестация үтә, аны әти-әниләр һәм теләсә кем шелтәли, һәр көн отчёт төзи, электрон журнал тутыра, шуңа да карамастан ул барысын да җиңеп чыгарга тырыша. Шундый кыенлыклар булуга карамастан, Кече Чынлы урта мәктәбе укытучылары, барлык авырлыкларны җиңеп алга баралар.
Санап китсәң, педагогик коллектив күп еллар дәверендә бик зур укыту-тәрбия уңышларына ирешә. Алар, «Дәрестән соң мәктәп» Республика бәйгесендә катнашып та, «Яшь яшелчәчеләр» дигән проектларда җиңеп тә, акчалата грант оталар. Мәктәп хәтта минитрактор белән дә бүләкләнә. Педагогик коллектив сәламәтлек саклау юнәлешендә уңышларга ирешә. Бер үк вакытта, «Алтын дәрәҗәле мәктәп» дигән исемгә дә лаек була. «Дәрестән соң мәктәп» Республика бәйгесендә катнашып, «Картинг – ул зур хикмәт» дигән темага проект яклап, тагын акчалата грант алалар.
Җиңүләр һәр елны диярлек кабатлана. 2014нче елда коллектив «Мәктәпне яңа уку елына әзерләү» дигән Республика бәйгесендә катнашып 2нче урынны яулый һәм янә акчалата бүләккә лаек була. Шушы акчага мәктәп өчен яңа җиһазлар сатып алына. Шул ук елда, яшь буынны тәрбияләүдә милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне алга сөреп, якташыбыз Зәки Нуриның иҗади белемен таратуда уңышларын исәпкә алып, Зәки Нури исемендәге премиягә лаек була. 2015нче елда «Иң ямьле мәктәп» Республика бәйгесендә катнаша, шулай ук грантка ия була. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылган Республика бәйгесендә дә катнашып грантка ия булганнан соң, мәктәп музее өчен җиһазлар кайтарыла һәм мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләре дә башкарыла. Шулай итеп, мәктәпнең материаль-техник базасы елдан-ел ныгый һәм үсә бара. Ә балалар санының кимүе, безнең авыл һәм безнең мәктәп проблемасы гына түгел, ул гомуми проблема. Хәзерге вакытта мәктәптә 18 укытучы, 1 тәрбияче, укучылар саны исә – 60.
Бүген, тырыш педагогик коллектив, алга карап яши һәм яңадан-яңа үрләр яуларга омтылып, бары тик алга таба атлый.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,
Казан шәһәре

Комментарии