- 28.09.2024
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2024, №09 (сентябрь)
- Рубрика: Гаилә
Әле генә тәмамланган иде, инде янә башланды. Бу атнада иң еш кабатланган сүзләрдер бу, мөгаен. Май азагында читкә алып куелган букчаларын асып, мәктәп укучылары белем алырга китте.
Элек мәктәпкә укырга гына бара идек. Хәзер шуңа өстәп, укучылар ел саен яңа кагыйдәләргә дә буйсынырга тиеш. Нинди кагыйдәләр соң ул? Сүзебез шул хакта.
ИШЕКЛӘР АЧЫЛДЫ
Ковид чикләүләре бетерелсә дә, мәктәпләрдә иртән температура үлчәп кертү гадәте сакланып килә иде. Баксаң, быелгы уку елында да шулай булачак. Грипп яки ОРВИ белән авырган укучыларга өйләренә кайтып китәргә туры киләчәк. Укытучылар да искәрмә түгел.
– ОРВИ белән авыручы балаларны иртән тикшереп кертүнең файдасы бар. Монда температурага гына түгел, башка симптомнарга да игътибар итәргә кирәк. Сүз йөткерү, күзләрнең кызаруы һәм башка билгеләр турында бара, – дип сөйләде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина турыдан туры эфирда. – Әгәр авырыйсыз икән, өегездә калып, табиб чакыртыгыз. Мәктәпкә барып, чирне классташлар, хезмәттәшләрегезгә йоктырудан сакланыгыз.
Прививка ясатмаучылар арасында грипп һәм ОРВИ белән авыручылар күбрәк, ди спикер. Республикага гриппка каршы 2,4 миллион доза вакцина кайткан. Мәктәптә эпидемия булмасын өчен, укучыларның 75 проценты вакцина ясатырга тиеш. Прививка кадатмау сәбәпле, кызамык, коклюш кебек инфекцияләр дә баш калкытырга мөмкин.
– 1нче сыйныфка барганда, баланың ун төрле куркыныч авыруга каршы прививкасы булырга тиеш. Аналар үзләре барлык инфекциядән прививка ясаткан, ә балаларында, әйтерсең, тәҗрибә уздыралар. Кызамык белән авыручыларның күбесе – мигрант балалары. Мәктәптә прививкага каршы булучыларга аңлату эшләре алып барырга кирәк, – ди белгеч.
ТЕЛЕФОН ЯРАМЫЙ
Яңа уку елы башыннан Казан мәктәпләрендә мобиль телефоннардан файдалану тыела. Уку барышында, шулай ук башка максатта кесә телефоныннан файдалануны тулысынча тыю турында карар кабул ителде. Мәктәптән соң беркемгә дә тыелмый, әмма уку барышында телефоннардан файдаланам димә! Мәктәп таләбе генә түгел, мәгариф турында законның катгый таләбе бу. Яңа кагыйдәләр үтәлешен оештыру мәсьәләсен мәгариф оешмалары үзләренчә хәл итәчәк. Телефоннарны тартмага җыеп куяргамы яки башка юлны сайларгамы икәнен мәктәп үзе мөстәкыйль хәл итә. Кагыйдәләргә буйсынмаучылар өчен йогынты чаралары да юк түгел. Укытучылар тәрбиясе, мәсәлән. Чөнки мәктәптә штраф салмыйлар һәм беркемгә дә төрмә белән янамыйлар.
ЯҢА ФӘННӘР
Яңа уку елында «Технология» исеме астындагы фән яңадан «Хезмәт» дип аталачак (рәсми документларда предмет «Труд (технология)» дип атала). 8-9нчы класс укучылары һәм башлангыч мәктәп укучылары өчен «Хезмәт»кә атнага 1 сәгать, ә 5-7нчеләргә – ике сәгать бирелә.
Шуны да искәртергә кирәк: «Кул хезмәте» предметы 1984нче елда мәктәп программасына кертелә һәм аны даими яңарту технологик торышның үзгәрешләре белән билгеләнә, ә эчтәлекне яңарту VI сәнәгать революциясе белән бәйле, тормышның барлык өлкәләрен цифрлаштыру белән аңлатыла, диелә фәнгә методик рекомендацияләрдә. Укучылар алдына куелган максатлар арасында – кеше гомуми культурасының мөһим өлеше буларак хезмәт эшчәнлеге турында күзаллауны формалаштыру, кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә дөнья турында элементар белемнәр булдыру, хезмәткә хөрмәт белән карау.
Программа үзләштерү өчен класс җенес билгесе буенча бүленергә мөмкин, әмма шул ук вакытта курсның бөтен программасы үзләштерелергә тиеш. Әгәр малайлар ашарга пешерергә өйрәнергә тели икән, мондый мөмкинлек тудырылачак.
Уку елының тагын бер яңалыгы – «Семьеведение» (Гаилә турында беренчел мәгълүмат туплау) предметы. Аның өчен елына 34 уку сәгате бирелгән. Дәрес әңгәмә формасында оештырылачак. Яңа курсның эш программасында «яшьләрнең аңында ныклы гаилә, никах, күп-балалыкның әһәмиятен формалаштыру гомуми белем бирү системасының төп бурычларының берсе булып тора», диелгән.
«Тормыш иминлеге нигезләре» предметы быел исемен алыштыра – ул «Тормыш һәм Ватанны яклау нигезләре» (ОБЗР) дип аталачак. 5-7нче классларда аңа 102 сәгать вакыт бирелгән, 8-9нчыда – 68 сәгать һәм 10-11нчедә шул кадәр үк. Предмет 11 модульгә бүленгән. Яңа предметның гадәти ОБЖдан принципиаль аермасы – «Хәрби әзерлек» модуле. Моннан тыш, укучылар көнкүрештә, транспортта, җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен, медицина белеме нигезләрен өйрәнүне дәвам итәчәк. «Хәрби әзерлек» модулендә укытучылар кораллы көчләр, аларның составы һәм билгеләнеше турында сөйләячәк. Укучылар кораллы көчләрнең һәм хәрби техниканың төп үрнәкләрен, мотоукчы бүлекчәсенең оештыру-штат структурасын, шулай ук ату коралының һәм кул гранатасының төрләрен, билгеләнешен һәм тактик-техник характеристикаларын өйрәнергә, шулай ук сугыш алымнарын һәм коралсыз хәрәкәтне өйрәнергә (строевой әзерлек) тиеш булачак.
Киләсе уку елында «Җәмгыять белеме» 6-8нче класслар программасыннан чыгарылачак, бу фән 9, 10 һәм 11нче классларда гына калачак.
Ярый әле мәктәптә укыйсы юк дип сөенер заманда яшибез. Беренчегә кергәндә 5 класс белемең булырга тиеш. Инде хәзер мәктәпне тәмамлаганда, тормыш тәҗрибәсе дә кирәк булмагае. Гаилә кадерен, бәясен өйрәнү, хәрби көчләр турында күзаллау өчен диюебез.
Моннан тыш, тиздән мәктәп формасына ГОСТ барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Роскачество белдерүенә сылтама белән «Известия» хәбәр итә. Кием төрен һәм аның сыйфатына таләпләрне Роскачество үзе билгели. Нинди төснең төп булачагы билгеле түгел. Әмма киемнең мәҗбүри элементлары: блузка, жилет, пиджак, кардиган, джемпер, свитер, күлмәк, чалбар, шорты керәчәге билгеле. Элегрәк Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов император Русиясе һәм СССР стилендәге мәктәп формасын эшләргә тәкъдим иткән иде. Ул үзенең мөрәҗәгатен Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцовка юллады. Көт тә тор: тиздән бертөрле киемнән киенеп, мәктәпкә бары тик гаилә һәм Ватан турында лекцияләр генә тыңларга йөрмәгәек. Тиздән.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии