- 03.12.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №47 (30 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Инде бу вакыйгага күп вакыт узса да, күңелдә бер төер булып, әрнетеп тора.
Кыш көне салкын тиеп, сырхауханәгә эләктем. Миңа 11-12 яшьләр тирәсе булгандыр, табиблар бик күп тикшеренүләрдән соң, бөердә 6-7 ммзурлыкта таш булуы, аны вакытында дәваларга кирәклеге турында белдерде. Шулай итеп, 10 көнгә РКБда ятарга җибәрделәр. Кыш көне булгангамы, көннәр бик тиз узып китте шикелле. Балалар палатасында, төрле районнардан 4 бала яттык. Көн аралаш хәлләребезне белергә әти-әниләр, шәһәрдәге туганнар килеп йөрде. Арабызда сәерсенеп кырыйга карап йөри торган бер кыз бар иде. Ул үзе Казанныкы. Сау – сәламәт, рухи яктан да көчле, өс-башы да бөтен кебек. Инде ничә көн узуга карамастан, аның хәлен белергә килүчеләр генә күренми, ак халатлы табибә апа гына һаман аның янына кереп йөри, үзенчә гел юатмакчы була. Без монда шиклелек булганын сизенеп, аны һәрвакыт юатырга, үзебезнең тәмле әйберләр белән аны да сыйларга тырыша идек.
Ике кыз өйләренә кайтып киткәннән соң, соңгы өч көнгә палатада икебез генә калдык. Шулай бер кичтә, төнлә уянып китсәм, ниндидер үксеп елаган тавыш ишетелә. Тиз генә торып, утны яндырып карасам, бу ятимнең мендәре күз яшьләре белән тулган. Аны жәлләүдән үземнең дә күзләремә яшь тулды. Кыз үзе дә сизмәстән, минем кочакка атылды.
Күпме вакыт берсүзсез утыргач кына, вакыйганың төбенә төшендем. Бу ятим баланың әтисе һәм әнисе эчкечеләр икән, ак халаттагы табибә апа – аның әнисенең сеңлесе, аны үз канаты астында тәрбияли. Бу ятим кызның исеме Зөһрә. Зәп-зәңгәр күзле, кап-кара чәчле татар баласының бер гаепсез шундый тормыш тозагына эләгүендә кем гаепле? Нигә нәкъ менә аңа шундый язмыш язылган? Бу сораулар мине хафага салды.
Берничә көннән мине дә чыгардылар. Зөһрә белән соңгы саубуллашу мизгелләрендә мин, чын мәгънәсендә, кеше язмышының ни икәненә инана башладым күк. Гел елаудан күзләре шешенеп беткән кызның күзләрендә яшәүгә өмет, киләчәккә ышаныч күрәсем килде.
Бер атнадан аның янына хәлен белергә килгәндә, ул анда юк иде инде. Сораштырулардан шуны белдем: аны апасы Чишмәле балалар бакчасына җибәргән икән. Бу сүзләрдән йөрәгем өзгәләнде.
Дөнья, акча, байлык, дәрәҗә дип чапкан вакытта, бер мизгелгә туктап калып, як-ягыбызга күз салыйк әле. Тирәнрәк кереп карасаң, әти-әниләренең акчалары була торып та, гарип булучы сабыйлар күз яше түгә. Бер кисәк ипи ашарга тилмерүчеләрнең йөрәк авазын ишетәбезме?
Бүгенге көндә Зөһрәнең язмышы нинди юлларга барып тоташты икән? Әти-әнисе юлыннан китте микән, ә бәлки ул бүгенге көндә, мохтаҗларга ярдәм итүче зур агентлыклар җитәкчеседер?! Иншалла, үзенең бәхетсез балачак язмышын кабатлап, үз балаларына да шуны күрсәтмәсен иде, дип телисе килә. Яшьләй ятимлектә үсүче балаларны булдырмый калу – бүгенге җәмгыятьнең изге бурычы.
Ландыш ВӘЛИЕВА.
КФУ студенты.
Комментарии