- 11.12.2025
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Август урталарында үтүк кабызырга да шикләнеп тордым. Аннан да гөрләп, җырлап, хаҗга җирәбә буенча өч юллама уйнатып, Пәйгамбәребезнең (с. г. в. ) туган көнен бәйрәм итәргә үгетли башларлар кебек иде. Әле моны бидгать дип атаучыларны аеруча гаепләделәр. Без үскәндә дә, Совет чорында, Мәүлид аен билгеләп үтү гадәте бар иде. Әниебез һәр ел саен тыйнак кына табын корып, чиратлаштырып: бер ел – хатын-кызларны, икенчесендә ир-атларны җыеп, Коръән укыта иде. Салаватлар әйтелгән, Пәйгамбәребез (с. г. в. ) турында вәгазьләр сөйләнелгән җылы мәҗлес була иде ул. Бигрәк тә җәй көнне үткәннәре истә калган. Казаннан гына түгел, Сахалин, Мәскәүдән (революциягә кадәр дин гыйлеме алып өлгергәннәр) кайткан кунаклар да булгандыр инде. Дин белгечләренә соравым бар. 22нче августта мәчетләрдә, җомга вәгазьләрендә, хәзергәчә зурлап бәйрәм итү хакында Ризаэддин Фәхретдин да язган, дигән фикер әйтелде. Кайсы хезмәтендә дип сорасаң, хәнәфи кешесе түгел, дигән ярлык тагасыларын беләм, мәчеткә юл ябылуы да бар. Риза Фәхретдиннең кайсы хезмәтендә бу турыда язылган һәм аны кайдан табып укып була?».
Исемем редакция өчен генә
Ни кызганыч, дин белгечләре Ризаэддин Фәхретдиннең әлеге фикере тасвирланган хезмәте турында ишетеп тә белми. Әмма бу кызыклы хат эченә яшеренгән башка сорауларга җавап табарга тырыштык. Аларга Казанның «Туган авылым» мәчете имам хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.
– Нурулла хәзрәт, Мәүлид ае кайчан башлана һәм ул мөселманнар өчен нинди мәгънәгә ия?
– «Мәүлид» – гарәп теленнән «туу, туган вакыт» дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребезнең (с. г. в. ) туган көне турында төрле фикерләр йөри. Галимнәр Пәйгамбәребез (с. г. в. ) башка айда туган дип тә әйтәләр. Әмма Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнендә туган дигәннәренә таянабыз. Төрекләрдә һәр мәҗлесне дә «мәүлид» дип атыйлар һәм аны мәүлидне ел буе да үткәрергә мөмкиннәр, чөнки Пәйгамбәребезнең (с. г. в. ) дөньяга килүенә куану бер айда гына булса, калган 11 аенда аңа сөенмибезмени дигән сорау туарга мөмкин. Хәзер дә Мәүлид мәҗлесләре ел буе үткәрелергә мөмкин.
Мәүлид бәйрәме сәхабәләр вакытында билгеле булмаган. Берәүләр әлеге бәйрәм бары тик XII гасырда гына билгеләп үтелә башлады, дияр, икенчеләр исә бәйрәм башлангычы дип X гасырны билгели. Нишләп аны беренче мөселманнар бәйрәм итмәде соң дигән сорау туарга мөмкин. Алар Пәйгамбәребезнең (с. г. в. ) тормыш-көнкүрешебездә нинди роль тотканына зур әһәмият бирми. Хәзерге кебек. Пәйгамбәребезне (с. г. в. ) бүген дә күбебез тарихи персонаж буларак кабул итә. Ә бит ул гаилә әгъзасы кебек якын булырга тиеш. Мәүлид бәйрәмнәре менә шуны искәртеп үткәрелә дә инде.
– Быел гына түгел, инде берничә ел рәттән август аенда Казанда яки Болгар җирендә мөселманнар өчен зур җыеннар оештырыла, аларга бәйрәм тамашасы күрсәтәләр. Бүләкләр дә бар – хаҗга бушлай юллама...
– Мондый бәйрәмнәр элек-электән булган. Теләсә нинди бәйрәмне алыйк: әгәр дә ул дәүләт күләмендә үткәрелсә, аның масштабы да, бүләкләре дә зуррак була. Элек 100 мең дирһәм тотып, бәйрәм үткәргәннәре билгеле. Солтаннар, бизнесменнар, дәүләт эшлеклеләре бәйрәм үткәрергә уйласа, аны зур итеп үткәрәчәк, әлбәттә, ә гади эшче кеше тыйнак кына табын корып билгеләп алачак. Халык Совет чорларында мәүлид ашлары үткәрә иде. Бер аерманы билгеләп үтәргә кирәк: хәзер зурлап үткәрәләр, дибез. Зурлап үткәрү күбәйсә һәм бәйрәм масштабы артса да, өйләрдә мәүлид ашлары үткәрү кими. Менә районнарда мондый мәҗлесне үткәрүчеләр бик сирәк. Бәйрәмне өйдән сәхнәгә чыгару халык өчен файдага түгел. Өйдә үткәрелгән мәҗлес күпкә саваплырак булыр иде.
– Сер түгел, мөселманнар өчен ике бәйрәм бар – ике гает, диләр. Элегрәк аларны да башлыча бер үк төрле итеп үткәргәннәр: мәчеткә җыелып җәмәгать намазы укыганнар да, өйгә кайтып коймак белән чәй эчкәннәр, догалар укып, Аллаһка рәхмәт әйткәннәр. Хәзер һәрбер датадан зур бәйрәм ясарга тырышалар. Бу шулай ук дөресме, әллә хәзерге буынны бәйрәмгә җәлеп итүнең бердәнбер ысулымы икән?
– Бүгенге динебез – эталон, үрнәк дин түгел. Совет чорында, дин тыелган заманда шулай үткәргәннәр. Мөселман илләрендә мөселманнар өчен мөһим бәйрәмнәрдә урамнарны бизәгәннәр, иртә таңнан төнгәчә кунакларга йөрешеп, сый-хөрмәтләрдән авыз итеп, балаларга бүләк, мохтаҗларга сәдака биреп үткәргәннәр. Габдулла Тукайның да гает көнендәге күңел халәте турындагы шигырь юллары бар. Димәк, мөселман бәйрәмнәрен зурлап үткәрү элек-электән булган. Ә совет чорында аларны үткәрү рөхсәт ителмәгән. Татарларның зур бер хатасы бар: бүген дин совет чорындагы кебек булырга тиеш дип уйлыйлар. Әбиләр шулай киенгән, бабайлар болай эшләгән, дибез. Мәчеткә йөрүчеләр дә гел әби-бабай булырга тиеш дип уйлыйбыз, чөнки совет чорында яшьләргә мәчеткә йөрергә ярамаган. Хәтта җомга намазларына да керү тыелган. Болай уйлау – зур хата. Совет чоры – таркау һәм динне кыса торган дәүләт чоры. Ул чордагы динне без диннең чын күренеше дип атый алмыйбыз. Бу фикердән арынырга кирәк. Элек әби бүлмәдә бикләнеп кенә дога укый иде, нигә хәзерге мөселманнар мәчеткә йөгерә яки урамда намаз укый? Мондый чагыштыру урынсыз.
– Сүз уңаеннан, хаҗга юлламалар гел уйнатыла. Мисал өчен, бер районда торт җитештерүче шәхси эшмәкәр торт сатып алган кешеләр арасында юллама уйнатты. Аны откан һәм хаҗ кылган кеше үз акчасына юллама алып хаҗ кылган кеше әҗер-савабына ирешәме әллә башкачамы?
– Аллаһ Тәгалә хаҗга теләсә кемне чакырмый, теләсә кемгә рөхсәт бирми. Теге яки бу кеше юллама ота икән, димәк, Аллаһ Тәгалә шулай теләгән. Бу – Аллаһның бүләге, аның рөхсәте. Отамы, үзе түләп аламы – аерма юк. Хаҗ кылган өчен савап булачак. Ә аның күләме хаҗ кылучының ихласлыгыннан тора.
– Әгәр юллама хаҗ кылырга әзер булмаган кеше кулына эләксә, аны башкага бирү дөресме?
– Кешенең үз ихтыяры. Әгәр теләми икән, теләге булган кешегә тапшырырга мөмкин. Ә ниндидер җитди сәбәпләр аркасында хаҗга теләсә дә, үзе бара алмый икән, аның урынына хаҗны башка кеше дә кылырга мөмкин.
Мәүлидне (Пәйгамбәребез с. г. в. нең туган көненә багышланган мәҗлес) беренче тапкыр XII–XIII гасырларда Ирбил шәһәрендә үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Малик Мөзәффәр Әбү Сәгид Күкбури Пәйгамбәребез с. г. в. нең бик сөйгән һәм аның шафәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребез турындагы поэмаларны) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шулай итеп, Мәүлидкә нигез салган. Касыйдәләрне гарәп һәм үз телләрендә укыйлар. Мәүлид мәҗлесләрендә төрле ризыкларлар әзерләнә, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелә.
БУ ТЕМАГА
Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтү дөресме?
Мәүлид ул – дин галимнәре хуплаган гамәл. Кайбер кешеләр, Коръәнне һәм хәдисләрне дөрес аңлатмыйча, Мәүлидне уздыру куркыныч бидгать дип атый, чөнки Аллаһның Рәсүле (с. г. в. ) һәм аның сәхабәләре заманында Мәүлид бәйрәме бер дә үткәрелмәгән, дип әйтәләр. Әлеге фикер дөреслеккә туры килми.
Беренчедән, сәхабәләр заманында билгеләнгән көнне җыелырга һәм Пәйгамбәребезнең (с. г. в. ) тормышы турында сөйләргә, ишетергә ихтыяҗ булмаган, чөнки Пәйгамбәребез (с. г. в. ) тарафдарлары аны һәркөнне күргән һәм һәрвакыт аның янында булган. Бер тапкыр Аллаһның илчесе (с. г. в. ) Гомәр ибне Әл-Хәттабтан сораган: «Аллаһтан соң син кемне күбрәк яратасың?» – дигән. Сәхабә: «Алдан үземне, аннары сине, йә, РәсүлАллаһ», – дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Йә, Гомәр, синең иманың зәгыйфь», – дигән. «Алай булгач, Аллаһтан соң мин дөньядагы бөтен нәрсәдән күбрәк сине яратам!» – дигән сәхабә. «Менә хәзер инде синең иманың көчле», – дип җавап биргән Пәйгамбәребез (с. г. в. ).
Ибн Хишам Аллаһның Рәсүле (с. г. в. ) тормышы турындагы китабында: сәхабәләр Мөхәммәд пәйгамбәрне (с. г. в. ) шулкадәр нык яратканнар ки, хәтта азан эчендәге «Мөхәммәд РәсүлАллаһ» сүзтезмәсе әйтелгәч, аларның күңелләре Пәйгамбәребезгә (с. г. в. ) карата мәхәббәт белән тула һәм алар елый башлыйлар иде, дигән. РәсүлАллаһның вафатыннан соң, һәрвакыт мөселманнарны намазга чакырган Билал исемле сәхабә нәкъ менә шушы сәбәп аркасында азанны дәвам итә алмаган.
Пәйгамбәребез (с. г. в. ) гади кеше булмаган, ул – бөтен мәхлүкләр, кешеләр һәм җеннәр өчен Аллаһ Тәгаләнең сайланган илчесе дә. Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримендә Пәйгамбәребезне мактап: «Хакыйкатьтә, син – югары әхлак иясе», – дигән («Каләм» сүрәсе, 4нче аять).
Мәүлид мәҗлесләрендә без сөекле Пәйгамбәребез (с. г. в. ) турында белемнәребезне, аңа карата мәхәббәтебезне арттырабыз. Шулай итеп Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз.
Пәйгамбәребез (с. г. в. ) туган көнне, ягъни дүшәмбе көнне ураза тоткан. Пәйгамбәребездән (с. г. в. ) сораганнар: «Йә РәсүлАллаһ, ни өчен сез дүшәмбе көнне ураза тотасыз?». Ә ул үз җавабында: «Мин бу көнне тудым һәм бу көнне миңа вәхи иңдерелде», – дигән (Мөслим). Белгәнебезчә, ураза тоту – ул Ислам баганаларының берсе. Моннан күренгәнчә, Пәйгамбәребез (с. г. в. ) үзенең туган көнен гыйбадәт белән үткәргән.
Бүген Мәүлидне бәйрәм итү гадәтләре кайтарыла. Авылларда гына түгел, шәһәрләрдә дә Мәүлидләрне уздыралар. Күпчелек галимнәр фикеренчә, Мәүлид яхшы бидгать булып санала. Бу турыда: «Мәүлид уку – бик яхшы һәм файдалы Ислам гадәте. Аңарда – мөэминнәр арасындагы аралашу, аларның иманы өчен ышандыргыч дәрес, кешеләр йөрәгендә Аллаһка һәм Аның соңгы илчесе Мөхәммәд галәйһиссәламгә карата мәхәббәт уяту», – дигәннәр.
ФИКЕР
«Интертат»: Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН:
Кемдер әйтә, туган көнне үткәрергә ярамый, ди. Ләкин Пәйгамбәребез (с. г. в. ) үзенең туган көнен ассызыклап күрсәткән. «Сахих әл-Бохари», «Сахих Мөслим» җыентыкларын укысак, без моңа инана алабыз. Ул дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ураза тота торган булган. Ни өчен? Сәбәпләр турында сорау биргәндә, ул «дүшәмбе – минем туган көнем» дип җавап биргән. Башка сәбәп юк. Әлеге көнне ул елга бер тапкыр түгел, атна саен ассызыклап күрсәткән. Бу көнне ул гыйбадәт белән аерып куйган, гади генә көн түгел, минем туган көнем, дигән.
Димәк, туган көнне үткәрергә ярыймы, дигән сорауга – динсезләр кебек үткәрергә ярамый, дип җавап бирәм. Гыйбадәт белән ассызыклап күрсәтсәгез, монда бернинди зыян да юк.
«Сахих әл-Бохари» җыентыгында Әбү Ләһәб турында бер хәдис бар. Әбү Ләһәб – Мөхәммәднең (с. г. в. ) атасы белән бертуган абыйсы. Үзе дә, хатыны да Пәйгамбәребезгә (с. г. в. ) дошман булалар. Әбү Ләһәб җәһәннәмдә мәңгелеккә калачак, ләкин дүшәмбе көнендә аның газаплары җиңеләйтелә, чөнки ул Пәйгамбәребезнең (с. г. в. ) дөньяга килгәнен белгәч, бик каты шатлана, корбан чалдыра һәм шатлыклы хәбәр китергән Сөвәйбәне (Пәйгамбәрнең (с. г. в. ) коллыктан азат итә.
Бер тапкыр шатланганы өчен, дүшәмбе саен җәһәннәмдә аның газабы җиңеләячәк. Мөхәммәднең (с. г. в. ) иң зур дошманы да әлеге көннән файда күрә. Без дә әлеге айны, көнне искә алып үтсәк – нинди зыян булсын, файда гына була.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии