- 21.05.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №5 (май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
СЫНОК
Ибраһимов Раиф 1970-80нче елларда Олы Шыңар авылында конюх булып эшли. Аның карамагында 34 ат, дистәгә якын тай һәм кырыкмыш. Үз эшен тырышып, яратып башкара. Малайлары Миңнәхмәт, Гаделхан да аталарыннан калмыйча, көн дә фермага йөри. Берсе тагаракны чистартса, икенчесе Мишә елгасыннан су алып кайта, печән кертә, малларга башак бирә.
Миңнәхмәтләре атларны бигрәк тә үз итә. Кече яшьтән үк җәйләрен ат көтүе ала. Аларны көн дә диярлек Саркыяк астына Мишәгә коендырырга, су эчерергә алып төшә, ялларын тарап, тәртипләп тора. Үсә төшкәч, атланып йөри торган Сынок исемле җирән кашка белән Сабан туйларындагы ярышларда катнаша башлый. Ат, хуҗасының үзенә булган яхшы мөнәсәбәтен тоеп, аңа да яхшылык белән җавап бирергә омтыла. Башта авылда, аннан районда беренче урынны яулый. Колхоз эшеннән бушый алмаган җирән кашканың ярышка айлар буе әзерләнгән атларны артта калдыруы гаҗәп хәл була, билгеле.
Миңнәхмәт белән Сынок бер-берсен ярты сүздән аңлый. Язга чыккач, малай бахбаена солысын да күбрәк сала, өйдән икмәген, шикәрен дә алып килә, авыр эшләргә җибәрмичә, фермада калдырырга тырыша. Чаптар да Сабантуйлар җитүен, ярышка чыгасын алдан сизенә. Көтүдә вакытта да, ялларын туздырып, кешни-кешни чабарга тотына, үзенең бәйгегә әзерлеген белдерә. Сынок ике ел рәттән районда беренче урынга чыга. Тальян гармун, талдан үрелеп ясалган өстәл-урындыклар белән бүләкләнә. Күп тапкырлар челтәрләп чигелгән сөлге-яулыкларга, тастымалларга ия була. 1973нче елның җәй башында, район Сабан туена өч көн кала, ат колынлый. Ярышларга чыгасы булмаганга, гаилә тыныч кына авыл бәйрәмен үткәреп җибәрә. Икенче көнне әти кеше гадәттәгечә иртүк торып, атларны карау өчен торакка юнәлә. Арада җирән бия белән колыны күренмәгәч тә аптырап калмый, малае атны кичтән арканга куйган дип уйлый. Үзе атына хатынын, күршеләрен утыртып районга бәйрәм карарга чыгып китә. Сабантуй күңелле бара. Менә атлар килгәнен хәбәр итәләр. Өстенә Миннәхмәт атланган Сынокның мәйданга беренче булып килеп керүен күргәч, ата кеше сүз әйтә алмас дәрәҗәгә килә. Өч көн элек кенә колынлаган ат беренче урынны алсын әле!
Эш болай була. Малай, беркемгә дә сүз кузгатмыйча, иртән сәгать икедә тора. Атлар араныннан бияне, колынны алып чыга да Сабага таба юл ала. Колын арымасын өчен акрын гына, ял итә-итә баралар. Таң атканда урман аша турыга чыгалар. Иртәнге сигезләргә районның бәйрәм үтә торган төньяк өлешенә чыгып, бер танышларында колынны калдыра. Ни гаҗәп, колыны өчен җан атып торган кашка да артык киреләнми, хуҗасына каршылык күрсәтми. Шулай итеп, бераз ял иткәннән соң, ярыш атларына килеп кушыла һәм өченче мәртәбә беренче урынны яулый.
Моннан соң да әле ул күп ярышларда катнаша. Соңгы елларда, совхоздан чын юртак атлар килә башлагач кына, крестьян хезмәтенең бөтен авырлыгын тартып барган малкай бәйгедән төшеп кала башлый.
Озак та үтми Миңнәхмәтне армия сафларына алалар. Яңа хуҗалар инде аңа башкача карый, игътибар кими, карашлар суына...
Җәй айларын кешнәп, ярыш дәрте белән ярсып, җан атып каршы алса да, Миңнәхмәт кебек «ат җене» кагылган кешеләр кашка биянең тормыш юлында бүтән очрамый инде...
ПОЖАРНЫЙ АТЫ БИРКА
Олы Шыңарда пожарный бинасы бүгенге Ахунҗанов Ришатларның бакча башы тирәсендә урнашкан була. Сарай каршында каланча тора, өстә сигнал бирү өчен чаң эленә. Пожарник каланча башыннан бәла-каза булмасын дип, авылны күзәтә. Тыныч вакытта, сәгать саен чаңга сугып, басуда эшләүчеләргә вакытны белергә ярдәм итә.
Янәшәдә пожар аты өчен абзар корыла. Өсте ябулы әвеслек эчендә ике йөз литрлы агач мичкә һәм су сиптерү өчен насос көйләнгән арба тора. Җәй эссе килгән елларда атны җигүле килеш тоталар. Башка вакытта да арба тәртәләре күтәртелгән хәлдә, камыт та ат башына шуып кына керерлек дәрәҗәдә өрлектәге юкә бавына асылынган килеш саклана.
Озак еллар пожарныйда Бирка исемле алаша хезмәт куя. Хуҗалыкларны колхозга берләштергән вакытта, аның Шаһи карттан (Шагиев Котдус абыйның бабасы) алынганлыгы билгеле. Бирка үз эшен төгәл үти. Уттан курыкмый, кирәк вакытта ялкын эченә дә барып керә. Янгын вакытында ялларына һәм койрыкларына ут капкан очраклар да була.
Пожарник Мөхетдинов Хәйретдин мондый холыклы атның сирәк булуын яхшы аңлый. Дилбегәне үзеннән башка бер кеше кулына да тоттырмый. Председатель, бригадирлар да Хәйретдиннән ат сорап торуның мәгънәсез эш икәнен яхшы аңлыйлар.
Егерме еллап хезмәт иткәннән соң, Бирканы иткә озатылучы маллар янына күчерәләр, һәм дәүләткә тапшыру өчен өстәмә ашата башлыйлар.
Илленче елларның икенче яртысында Сафиулла абзыйларның ике катлы йортларына ут каба (Муллахмәтов Ирекләр урыны). Янгын чыкканын белдереп, ачы чаң тавышы яңгырый. Хәйретдин яңа атны алып чыккалаганчы, Бирка ике метр биеклектәге киртәне җимереп чыга да, насос куелган арбаның тәртә арасына кереп тә баса. Кеше дә булдыра алмаган осталык белән, эленеп торган камытны башына да киеп куя. Иялек-түшлекне эләктереп, һәлакәт булган урынга чыгып чабасы гына кала. Гомер буе халыкка хезмәт иткән хайван картайган көннәрендә дә үз эшенә тугрылыгын саклый, һәм инде йөзенче, меңенче мәртәбә кешенең иң якын һәм чын дусты булуын раслый.
Айдар ГАРИПОВ,
Саба районы
Комментарии