- 09.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №36 (9 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Әнинең Фәния исемле танышы бар. Элек гади татар хатыныннан бернәрсәсе белән аерылмады: заводта эшләде, гаиләсен карады, Роберт белән Марат исемле ике малай тәрбияләп үстерде. Әмма көтмәгәндә генә Маратны башсыз-күзсез калдырды. Эчкече хатыннар белән дуслашкач, кеше тамырын корыта торган аракы җене күптән түгел Фәния апага да кагылды.
Марат та әнисенә карап эчәргә тотынды. Ял көннәрендә бөтен гаилә “әзер” иде, тормышлары һәрвакыт акырыш һәм сугыш белән үрелеп барды. Бермәл Фәния апаны урамда талап, кыйнап киткәннәр. Тиешле сабак алмагач, һаман аракы чөмерде. Маратка каядыр китәргә кирәк икән. Әмма әнисе ачкычны качырып, аны өйдән чыгармаган. Малае югалып калмаган, өстәл артына утырып, әнисе белән сыра эчкән. Бу вакытта кунакта Робертның иптәш малае да булган. Өчәүләшеп гәпләшә торгач, Марат “хәзер киләм”, дип каядыр югалган. Шактый вакыт узу белән, әнисе моны эзләргә тотынган. Бөтен фатирны карап чыккан, әмма малаен тапмаган. Кемдер ишеккә шакып, “улыгыз җирдә ята, фатирыгызның тәрәзәсеннән сикергән” дигәч, Фәния апа аңын югалтып, идәнгә ауган. Марат җиргә башы белән бәрелгән. Сикерәсе урынны алдан сайлаган, ахрысы, чөнки йокы бүлмәсе ягында астагы күршеләрнең кер бавы эленгән, шуңа күрә өченче каттан залдан сикергән. Кызганыч, әмма егетне коткара алмаганнар.
Улын җирләгән көнне дә Фәния апа аракысыннан аерылмады. Шайтан суын онытып, күкрәк астында тугыз ай буе саклап йөргән тормыш гөленең кадерен аңлар өчен, тагын нәрсә эшләргә кирәк икән? Икенче баланың да тамырына балта белән чабаргамы? Әмма инде соң булачак!
Линар ЗАКИРОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
Корбан
(Булган хәл, исемнәр үзгәртелде)
Малай сөннәтле булып туды. Яшь әни ары-бире баш-күз алганчы, әрсез каенана сөннәтче бабайны алып та килде. Мул гына сәдака төшәсен чамалаган сөннәтче бабай 1 айлык оланны сөннәткә утыртты, инде әнә догасын укып маташа. Кулыннан ничә малай үткән сөннәтче бабай Зарифулланың сөннәтле икәнен белде, шулай да йоланы бөтен шартына туры китереп үтәде. Соңыннан без Зарифулланың “бу китек ягы” өчен муллаларны күрә алмас дәрәҗәгә җиткәнен белербез. Егетне армиягә дә алмадылар.
Көн-төн елаган балага кушылып, яшь ана балавыз сыкты. Имиләре өрелеп шешкән ана бер өшеде, бер пеште. Кап-кайнар бала, җанлы икәнен хәтерләтеп, чиелдап-чиелдап кына алды. Бабай үзе дә куркып калган икән: ничәнче кат черек сипте, ничәнче кат көрәктәй кулларын күтәреп, дога кылды:
– Ничек булды соң әле бу? Кулым җиңел булып, сөннәттән тиз тереләләр иде югыйсә…
Чүт кенә теге дөньяга китми калган сабый дүртенче тәүлектән соң йоклый башлагач кына, каенана сүз алды:
– Әтисе дә шулай авыр кичерде сөннәтне. Безнең нәсел ир-атлары авыр кичерә шул.
Әминә килен аптырап калды бу сүзләрдән:
– Нишләп баштан ук әйтмәдең аны, әнкәй, нәселдән килә икән бит ул сезнең…
Бердәнбер ул кул чәчәге булып үсте. Урам тулы бала-чаганы тәрәзәдән генә күзәтте, малай-шалай белән сугышмады, түбә башына сикермәде.
– Солдатлар, революция, аклар, кызыллар, комсомол, коммунист, компартия, көрәш дигән шомлы вә серле сүзләрне ишетмәсәң яхшырак, улым. Халыкны диннән аералар, әнә, намаз укырга да ярамый икән. Әй, Раббым. Никах та, бәби чәе дә ярамый икән.
– Ярамагач, ярамый инде, нигә соң син намаз укыйсың? – дип ачы тавышка кычкырып, мич башыннан сикереп төште “телсез” малай.
Ишек ябылып өлгермәде, тентүчеләр кереп, түшәк-ястыкны ярып җибәрде – дини китапларны юкка чыгару иде исәпләре.
– Әнә, – диде малай, – әни ул “бисмилла” китапларын күлмәк астына яшерде.
– Маладис, энекәш, болай булса, синдә өмет бар.
Сары мыеклы абыйның сүзләре үсендерсә дә, әнисенең эре-эре яшьләрен күргәч, авыр булып китте. Әле ярый әнисе берничә китабын мәңге кузгалмас сандык астына төртеп өлгергән иде.
Малай үсә-үсә эт ялчысына әйләнде. Мәчет ишегенә беренче булып кадак каккан малайның күзенә үзенең үк кадагы очып кадалды. Сыңар күзле Зарифулла бөтенләй Аллага ышанмас булды. Һәрдаим бер Аллаһыга тапшырырга кушкан әнисенең сүзләренә көлеп карады.
– Сезнең томана муллаларыгыз халыктан бер дә юкка акча җыеп ята әнә. Ни өчен соңгы сарыгыңны чалдырдың, ә?
– Ул сарыкны корбан итеп чалдык без.
– Нинди корбан? Хәерче җыеп, бушка ашатыргамы?
– Алай димә, улым. Бик гөнаһлы сүзләр сөйлисең. Ходай ризалыгы өчен чалдырабыз аны. Ходайдан курык әзрәк. Ходай бар һәм бер ул. Әллә нинди хасталар бирер үзеңә!
– Юк! Ходаегыз бернинди хаста бирмәс. Кинәт үлем кыра безнең нәселне. Беркемнең дә күзенә карап тилмереп ятмаячакмын. Бабай да, әти дә печән чапканда тәгәрәп үлде әнә… Мәетләрен кырдан алып кайттылар…
– Улым, бисмилла дип әйт, укы, күңелең йомшарыр, чистарыр.
– Юкны сөйләмә, бетте-китте.
– Ярар, улым, вакыты җиткәч, үзең үк намазга басарсың әле. Кыйблагыз дөрес түгел сезнең. Барыгыз да кяферләр корбаны. Тулы бер буын – авыру. Я Рабби, нинди җәзалар көтә безне?
Ул шомлы елларда кешеләр Аллаһы Тәгаләгә якынаерга тырышмады, хакыйкатьне аңламады.
Әнә кыргый Зарифулла тагын ялгышты – әнисенең Коръән китапларын мичкә якты. Нәкъ шул минутта үз каралты-курасын ут чолгап алды. Зарифулланың бердәнбер кызы янып үлде. Радиодан чыккан диделәр утны, тилерергә җиткән ир әнисе кырыена кайтып елады. Ана хәзер елый да алмый – хаклыкны ирештерү өчен армый-талмый тырышып йөри торгач, аяктан егылды. Нинди авыр заманнарда да намазларын чормага качып укып, иманнан ваз кичмәде ул, ә бердәнбер улын туры юлга күндерә алмады! Мәчет манарасын кискән көннән башланды бу мәхшәр. Менә кайда өзелде буыннар чылбыры. Буыннары сыек булган яшьләр бихисап сукмакларга кереп адашты: ата – улны, ана кызны белмәс булды. Кеше нәрсә җитмәгәнен аңларга тырышып, ары сугыла, бире бәрелә. Каршында якты нур булып иман ятканын гына күрми.
– Улым, газизем, күп сынаулар аша үттең, акылга кил, тәүбә ит, гөнаһларыңны ярлыкауны сора.
Зарифулла бик аңсыз түгел, әнисенең гади генә сүзләре күпме сорауларына җавап биргәнне белә ул. Үзенең дә күңеле тынычланыр иде. Үтте бит гомере шөбһәләнеп, мескен бер зат булып. Мескен, чөнки Ходайга инанмады, ышанган әйбере терәүсез, нык булмады, авып төште. Үзе дә упкынга тәгәрәде…
– Улым, кирәкми, безнең гомергә болары да җитә. Тимер читлеккә ябылып яшәмик әле. Кабердә дә күп ябылып ятарбыз, – диде ана башкалардан күреп өр-яңа коймаларны тимергә алыштырып йөрүче Зарифуллага.
– Юк, әни, Камилләрнекеннән дә шәбрәк ясыйм.
Зарифулла соңгы елларда ял да итми дөнья куа. Сулыш та алмый, шөкер дә итми.
…Зәп-зәңгәр Зарифулла инде икенче атна аңсыз ята. Әбиләрчә әйтсәк, “шайтан суккан”, безнеңчә – паралич.
Бер як үлгән, шул исәптән, тел дә кымшанмый.
– Улым, хәлләрең ничек?
– К-к-к…
– Кай җирең бик авырта?
– К-к-к…
– Аңламыйм, улым!
– К-к-к…
Күзләр генә аралаша – Зарифулла яңа туган сабый өммәтендә.
– К-к-к…
– Кәгазьме?
– К-к-к…
– Кайчы, каен, күлмәк, күмәч…
Мөлдерәп яшь ага.
– К-к-к…
– Катык, каймак, конфет…
– К-к-к…
– Корбан… Әнисе авызыннан корбан сүзе чыгуга, Зарифулла авызын чалшайтып, көлеп җибәрде.
– Корбан дисең икән бит! Корбан чалдырыргамы? Иртәгә үк чалдырырбыз, улым. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң. Тәүбә ит, әй улым, чын күңеленнән тәүбә итүчеләрнең гөнаһлары кичерелер. Коръән дә багышлатырбыз, чын күңелеңнән инан гына. Тормышыңны чиста биттән башлыйк, улым.
“Шайтан сукмаган” исән кулы белән Зарифулла күз яшьләрен сөртә, ә үзе әллә көлә иде шунда. Һәрхәлдә, ана кешегә улының коточкыч ямьсез йөзе дә матурланып киткән кебек тоелды.
Әлфирә ГАЛИЕВА.
Аксубай.
Сайламыйбыз шул
Ата-ана һәм бала проблемасы һәрвакыт актуаль. Әти-әни йөрәк җимеше өчен чын күңелдән борчыла, һәрвакыт аңа булышырга тели. Юкка гына: “Бала әти-әни өчен һәрвакыт бала булып кала”, – димиләр. Әйе, өч айлык, ун яшьлек, егерме яшьлек бала да – бала инде ул…
Әти-әниләр, аеруча яшь парлар, балаларыннан зарланырга ярата. Имеш, тиктормас, күп сөйли, тыңлаусыз… Шунлыктан баланы инде 3-4 яшьтән үк балалар бакчасына бирәләр яисә бала караучы яллыйлар. Әйе, сабыйны балалар бакчасына йөртү дә кирәк, тик ул ата-ана мәхәббәтен һәрдаим тоеп үсәргә тиеш. Кайбер әти-әниләр баласы белән бергә диванда утырып телевизор карауны да тәрбия дип атый. Минемчә, бу – тәрбия түгел, ә бушка, бер кирәкмәгәнгә вакыт уздыру. Телевизор алдында утырганчы, гаилә белән бергәләп паркта йөрү, бала белән китап уку, кызыклы уен уйнау күпкә файдалырак. Балага дөрес тәрбияне бары тик гаилә яратуы аша гына биреп буладыр.
Еш кына ата-ана баласын үзләре теләгән әйбер белән шөгыльләнергә мәҗбүр итә. Ә баланың кызыксынулары, фикере, кызганыч, читтә кала… Әйе, ата-ана күбрәк күргән, күпне белә. Тик бу бит әле баланың үз фикере булмаска дигән сүз түгел! Аеруча, мәктәпне тәмамлагач һөнәр сайлау проблемасы әти-әни һәм бала арасында аңлашылмаучылык китереп чыгара. Әтисе үз юлыннан, әнисе – аныкыннан китүен тели. Ә баланың исә бөтенләй башка һөнәр иясе буласы килә. Бу очракта психологлар балага әти-әнисенә үзе сайлаган юлның яхшы якларын санарга, әлеге һөнәрнең аңа туры килүен дәлилләргә киңәш итә. Әгәр дә бала үз фикерендә нык тора икән, аның җиңү мөмкинчелекләре бермә-бер арта. Тик шулай да әти-әни сүзенә дә колак салу мөһим, алар бит үз баласына начарлык теләми…
Әти-әни һәм үсмерләр арасында проблемалар еш туа. Бер яктан карасаң, бу – гадәти күренеш. Ә шулай да үсмерләр әлеге проблемаларны шактый катлаулы дип саный. Яшьләргә әти-әнисенең үзләрен тотышы, кайгыртучанлыгы, алар өчен борчылуы ошамый. Аларның тизрәк мөстәкыйль буласы килә. Күп кенә яшьләр әти-әниләрен аларны кая да булса җибәрмәгәнгә, теләгән киемне алмаганга гаепли, аларга ямьсез сүзләр яудыра. Шушы кием, күңел ачулар әти-әни күз яшенә торамыни?
Бервакыт урамда 14-15 яшьләрдәге егетләр сөйләшүен ишеттем. Берсе: “Әти-әни миңа кесә чыгымнарына акчаны бигрәк аз бирә! Алар мине бөтенләй яратмый. Бердәнбер уллары өчен акча кызгана!” – дип зарланды иптәшенә. Чәчләрем үрә торды. Кирәк бит, ата-ана мәхәббәтен ул егет акчага алыштыра!
Бала – әти-әнине, ә әти-әни баланы сайлап алмый. Бер-береңне ничек бар, шулай яратып яшәргә кирәк. Кызганыч, күпләр әти-әнисе белән һаман кычкырышып тора, аларны борчуга сала. Юкса алар – дөньяда иң-иң якын кеше, алар сине, газиз баласын беркайчан да ташламаячак, фәрештәдәй һәрчак саклаячак.
Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА,
КДУ студенты.
Ана теле
Күңелемдә яз, йөрәгемдә наз,
Барысын килә сиңа бирәсем.
Башыңнан сөеп, битеңнән үбеп,
Гел бәхетле бул диеп әйтәсем.
Син минем улым, син минем кызым.
Теләкләрем ашсын чынга.
Артсын тәүфыйгың, бул син гел гадел,
Иман нуры сеңсен каныңа.
Кечкенәләргә һәм өлкәннәргә
Бул син рәхимле, ачык, ярдәмче.
Намусың сатма, турыдан атла,
Булма шәфкатьсез, адәм алдаучы,
Алма рәнҗешләр, тыңла киңәшләр.
Тәмуг һәм җәннәт барын онытма.
Укы иманың, тап насыйп ярың.
Начар кешеләргә син юлыкма.
Тапкан анаңның, газиз атаңның
Тырыш акларга ышанычларын.
Бары сез диеп, янып һәм көеп,
Яшибез бит без, балакайларым.
Зөлфия ПЕТРОВА.
Мамадыш районы, Дүсмәт авылы.
Комментарии