- 09.12.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №49 (9 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Күптән түгел туган авылыма кайтып килдем. Авыл кечерәеп калган. Өйләр дә курчак театрындагы кебек кечкенә. Күбесенең капка төбен кычыткан баскан. Димәк, бу өйләрдә инде яшәүче юк. Урамда бала-чага түгел, тавык-чебеш тә күренми.
Максатым – зиратка барып, әти-әни, туган-тумача каберләрен карау, кирәк булса төзәткәләп, дога укып кайту иде.
Зиратны чиста һәм төзек тоткан авылдашларга рәхмәт. Монда тыныч һәм моңсу. Зиратта үскән каеннар да урмандагыларга караганда үзгәрәк тоела. Яшел ботакларын иеп, тирән сагышта утыралар кебек. Монда дуслар, классташлар, яшьтәшләрем күп. Татар каберлекләренә, гадәттә, фоторәсем куймыйлар. Шуңа күрә ерактан ук фоторәсем күргәч, якынрак килдем. Тыйнак кына ясалып куелган ташка Сафиулла Кәримов дип язылган. Ул дәһшәтле сугыш елларында һәм сугыштан соң да озак еллар колхоз рәисе булып торган кеше. Аның кабере яныннан тиз генә узып китә алмадым. Чөнки хәтеремә сеңеп калган вакыйгалар исемә төшеп, уйларым күптән узган сугыш елларына алып китте.
Сафиулланы авылда бер кеше дә тулы исеме белән атамый. Бездә, гомумән, кеше исемен кыскартып әйтү гадәте бар. Габдрахман – Гаптри, Гыйбадрахман – Гиби, Сафиулла Сапый булып китә. Моңа беркем үпкәләми дә, ачуланмый да.
Сугышка хәтле Сапый колхозда төрле эшләрдә эшләп йөри. Сугыш башлангач, аны да башка ир-егетләр белән фронтка алып китәләр. Ләкин ул бик тиз әйләнеп кайта. Җитмәсә, үзенә бер дә килешеп бетмәгән мыек үстергән. Яраланмаган да, авырмаган, сызланмаган да кебек. Гадәте дә үзгәрмәгән. Һаман кычкырып, кулларын болгый-болгый көләргә ярата. Шулай бер көлүен күргәч, телгә оста Тимерче Гали: “Әнә Сапыйны пәриләре кытыклый, шуңа көлә ул. Китегез аның яныннан, пәриләре сезгә дә кагылмасын”, – дип әйтә, имеш. Шуннан соң ул Пәриле Сапый булып калды.
Сөйләгәндә Сапый ике сүзнең берендә Гитлер сүзен кыстыра. Гитлер тегеләй, Гитлер болай, дип йөри торгач, Сапыйга Гитлер кушаматы ябышты.
Сапыйның фронттан тиз генә кайтуы турында төрле кеше төрлечә сөйли. Берәүләр әйтүе буенча, Сапыйның зур кардәше кайдадыр зур җитәкче булып утыра, имеш. Шул аңа ак билет тоттырып, өенә кайтарып җибәргән. Икенчеләре сөйли: Сапый сугышка барып керү белән бер немецтан төз ата торган автомат тартып алган. Шуның белән кыра икән фашистларны. Үзе һаман Гитлерны сүгә икән. Бу хәл Гитлерга барып ишетелгән һәм аның ачуы кабарган. “Тотып китерегез миңа Сапыйны”, – дип котырынган ул. Шуннан соң бөтен немец армиясе Сапыйга ябырылган. Сапыйның да яшисе килә бит. Ул чигенә, кача башлаган. Ә немецлар аның артыннан чаба икән. Шулай качыша, чабыша торгач, чак кына Мәскәүгә килеп җитмәгәннәр. Ярый әле бу турыда Сталин белеп алган. Генералларына приказ биргән: “Тиз генә Сапыйны табыгыз да немецларга белдерми генә кыяфәтен үзгәртеп, өенә кайтарып җибәрегез”, – дигән.
Генераллар шулай эшләгән дә. Сапыйны табып алып, мыек үстерергә кушканнар. Эзне югалту өчен, Канаш поездына утыртып, өенә кайтарып җибәргәннәр. Кайткач, колхозчылар Сапыйны, авылда мыеклы бердәнбер кеше булганга күрә, колхоз рәисе итеп сайлап куйганнар.
Бик сәләтле рәис булып чыкты Сапый. Бөтен эшне үзе башлап җибәрә. Халыкны эшләтә, тыңлата белә. Ул вакытта колхозда эшләгән өчен түләмиләр иде. Көне буе колхозда тир түккән өчен “трудодней” язып куялар. Шуның белән шул, аңа бернәрсә дә түләмиләр. Шуңа күрә кеше колхоз эшенә ашкынып тормый. Нәтиҗәдә, кырда ашлык урылып бетми, печән чабылмый, салам җыелмый, бәрәңге алынмый кала. Кешеләр ачлыктан интегә, терлекләр үлә. Мичкә ягарга утын юк. Өскә кияргә кием ертык. Бигрәк тә язга таба тормыш авырая. Шундый вакытта Сапый булыша. Актык чиккә килеп җиткәннәргә колхоздан бер-ике чиләк бәрәңге яки аз-маз он китереп бирәләр. Һич булмаса, колхозда тамак туйдырырлык эшкә куя. Мәсәлән, тракторчыларны фатирга кертә. Тракторчыларны колхоз исәбенә ашаталар. Ипи пешерүче дә ач тормый. Кырда эшләүчеләр, аш пешерүче дә тамагын шулар янында туйдыра.
Һәрбер колхозчының хәлен белеп тора Сапый. Урамда очраганда сөйләштерә кешеләрне. Өйләренә кереп чыгарга да тартынып тормый. Шуңа да колхозчылар Сапыйны тыңлый, аның сүзеннән чыкмый.
Сапый безгә дә керде. Тәмәкесен кабызды да мич янына чүмәште. Бөтен нәрсә турында сорашты: әти кайда сугышып йөри, яраланмаганмы, апайлар кайда, туган-тумача ни хәлдә… Әни барысын да сөйләп бирде. Күптәнге гозерен дә әйтмичә калдырмады.
– Утынга бик аптырадык. Ишек алдына эт керсә, аны куркытырга да таяк юк. Кышны ничек чыгарбыз? Бер-ике көн үттеме-юкмы, бригадир килеп абыйга эш кушты.
– Иртәгә ат җигеп, район үзәгенә барырсың. Ашарга бер атналык ал. Ипиен колхоздан алырсың. Яхшырак ат, ныграк арба бирербез.
Әни абыйны елап озатып калды. Ундүрт яшьлек малайның ат җигеп ерак юлга китүе аның өчен авыр булгандыр. Бер атнадан соң абый кайтты. Исән-сау, ябыккан гына, борыны очланып калган. Тик үзе бик шат, авызы колагына җиткән. Арбасына череп беткән агач төпләре, эреле-ваклы ботаклар төягән. Район үзәгенә урманнан утын ташыйлар икән. Бер көнгә ялга җибәргәннәр. Абый шулай көзгә хәтле район үзәгендә утын ташыды. Ял көннәренә кайтканда ботаклар төяп кайтты. Шулай итеп, кыш чыгарлык утынлы булдык.
Сафиулла абый белән якыннан очрашуым яз көне булды. Колхоз бригадиры абыйга Халисә апалар сыерын җигеп, сукалаган җирне тырмаларга кушты. Мин абыйга иярдем. Сыер бик карт һәм ябык булганга, без тырмалыйсы җирне ике тапкыр әйләнәбез дә ялга туктыйбыз. Ул елга буендагы кояшка каршы җирдә күтәрелеп килгән яшел чирәмне ашарга ябырыла. Астына җәяргә салам булмаганлыктан, тизәккә баткан. Алка-алка булып каткан тизәк сыерның ябагасы белән җиңел кубып төшә. Без абый белән шуны чистартабыз. Артык мавыгып киткәнбез, ахрысы, чистарта торгач, сыерның арт ягы бөтенләй йонсыз калды. Болай да арык, сөякләре ыржаеп торган сыер йонсыз килеш бөтенләй шыксыз, куркыныч хайванга охшады. Кич белән аны хуҗаларына тапшырганда күңелсез хәл килеп чыкты. Халисә апа сыерын күрү белән, өнсез калды. Авызын ачып сүзен әйтә алмый төкерекләрен генә чәчеп торды. Аннары телгә килеп, яман тавыш белән безне орышырга тотынды.
– Нишләттегез минем мүл-мүлкәемне? Мин сезгә сөлек кебек сыер тоттырдым. Ә сез миңа нинди йолкыш алып килдегез. Имансызлар. Бөтен нәселегез белән шундый сез. Атагызның рәте булмады. Сөйләшсә озатып килмәде, озатса кочаклый белмәде.
Халисә апа тагын нәрсәләрдер тыкылдап кулларын селки-селки урам буйлап китеп барды.
– Сапыйны эзләп китте, – диде абый.
– Хәзер безнең өстән барып әләкләр.
Чынлап та, шулай булды. Өйгә кайтып чәй эчәргә дә өлгермәдек, колхоз идарәсеннән дежурный килеп җитте.
– Барыгыз идарәгә. Сапый чакыра.
Без килгәндә, Сапый тәмәке төреп утыра иде. Бик арыган булса кирәк. Мыегы салынып төшкән, үзе бик уйчан. Тәмәкесен авызына кабып бик тәмләп бер суыргач, телгә килде бу.
– Йә, тишек борыннар, нишләттегез инде сыерны, Гитлер сүзен тыңлап.
Җавапны абый тота:
– Гитлерны күрмәдек инде без. Сыерның ябагасын гына чистарттык.
– Сыер исәнме соң инде ул? Ашыймы?
– Ашый, алдына салган бәрәңге кабыгын ике генә капты. Ашап бетерде.
– Халисәнең ачуы кабарган. Әтиегезне яман сүгә.
Абый бер сүз әйтми. Күзен эпи-чепи йомгалап тик карап тора. Минем фашист хәтле фашистка каршы сугышып йөргән әтигә сүз әйттерәсем килми.
– Тимәгән инде аңа әти. Җайсыз кочаклаган гына.
Сапый ат кебек пошкырып авызыннан тәмәкесен очырды. Аннан авызын зур итеп ачып, кычкырып көләргә тотынды. Кулларын селки-селки көлде Сапый. Безгә ул бар китегез дип кулын гына болгады. Колхоз идарәсеннән чыгып тайдык. Әле урамга чыккач та, Сапыйның көлүеннән тәрәзә пыялалары зыңгылдап торды.
Хәзерге акылым белән уйлап утырам. Уку-язуы да чамалы, бөтен белеме өч класс булган Сапыйга каян килгән шундый төпле уйлар, тирән фикерләр.
Минем белән булган тагын бер вакыйга истә калган. Без малайлар ат көтүенә йөрергә яратабыз. Иртә белән куып кайткач, безгә 500 г ипи бирәләр. Шуңа кызыгып кайвакыт көтүгә биш-алты малай җыелабыз. Саранлыгы, зәһәрлеге белән дан казанган келәт мөдире Фәүзия бөтенебезгә дә ипи бирмәскә тырыша.
– Аз-маз атларны ашатып кайту өчен, бер дистә кеше кирәкми, – ди. – Җитә анда ике кеше дә. Бу хәтле малайга колхоз каян ипи пешереп өлгерсен?
Безне Сапый яклап чыга. Ул безгә озак кына карап тора да:
– Бир, Фәүзия, син боларга ипиеңне. Алар әле кечкенә, үсәселәре бар, ашасыннар. Гитлерны җиңәбез, ахры, сугыш шуңа таба бара. Ә киләчәктә тагын бер Гитлер килеп чыкмас дип уйлыйсыңмы? Аны кем белән җиңәрбез? Менә шушы малайлар кирәк булачак безгә.
Бу сүзләргә инде Фәүзиянең җавабы табылмый. Бик зур ризасызлык белән булса да, безгә ипи кисәргә тотына.
Әни белән бәрәңге алырга баргач, Сапыйдан тагын гаҗәеп сүзләр ишеткәнем бар. Алынып беткән җирдән Сапый берничә бәрәңге тапкан. Безнең янга килеп хатыннарны әрли.
– Менә бит Гитлерга бер ашарлык бәрәңге калдыргансыз. Алай ярамый инде.
Хатыннар чыр-пыр килә башлый.
– Юк, юк, калдырмыйбыз. Алай гына кала инде ул. Җир пае. Берсе Сапыйга учакта пешкән бәрәңге тоттыра. Икенчесе сүзне башка якка бору өчен, тузга язмаган сүз әйтеп куя.
– Гитлерлар алар бәрәңге ашамыйдыр. Бал-май гына ашап симереп яталардыр.
Сапый бәрәңгесен ашап бетерә дә тәмәке кабызып җибәрә.
– Юк, Сания, син дөрес уйламыйсың. Гитлер, әлбәттә, үзен тамактан тыймыйдыр. Бардыр аның балы да, мае да. Ә менә гади халык бу сугыштан безнең кебек интегә. Менә үзең уйлап кара. Күпме миллион ир-егет эшләмичә сугышта йөри. Бездә генә түгел, аларда да шулай. Аларны ашатырга кирәк бит. Күпме танк, самолет, машина бер-берсенә каршы тора. Бензин, керосин яга. Аларны бит җирдән суырып алырга, эшкәртергә кирәк. Күпме пушка, автомат, мылтык ясала. Снаряд, пулялар кирәк. Санасаң, иксез-чиксез. Болар бит бар да бер файдасызга эшләнә. Бары җимерү, үтерү өчен кулланыла. Юк, сугыш ул ике якның да гади халкына кайгы-хәсрәттән, газаплардан башка бернәрсә дә бирми. Немец халкы бу сугышны башлаганы өчен бик каты үкенәчәк.
Хатыннар Сапый сүзен тыңлап тынып кала. Һәрберсе үз хәле турында уйлый…
Кояш инде кичкә таба авышкан. Мин иксез-чиксез уйларымнан айнып, Сапыйның баш очына утырып, догаларымны укыйм. Рәхмәт сиңа, Сафиулла Кәримов. Синең тырышлыгың, зур хезмәтең аркасында безнең авылдан бер кеше дә колхоз милкен урлады дип төрмәдә утырмады. Шундый дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында безнең авылда бер кеше дә ачтан үлмәде, теләнеп йөрмәде. Бик зур рәхмәт сиңа үземнән һәм авылдашларым исеменнән.
Фазыл ЙОСЫПОВ.
Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы авылы.
Комментарии