Сөембикә манарасы киртләч-киртләч…

Белеме буенча инженер-төзүче булган Габбас Нурулла улы Мөхәммәтшин, халкы бәхетенә дип әйтикме, лаеклы ялга кадәр калган сигез ел вакытын, мәдәният министрының төзелеш-архитектура һәм тарихи һәйкәлләрне төзекләндерү буенча урынбасары вазифасында эшләп, газиз милләте файдасын кайгыртуга да багышлый.

Мәчетләрне төзекләндерү, халкыбыз ядкарьләрен барлау вә яңартулардан тыш, аның киләчәк гасырлардагы күп буыннарга мирас булып калырлык эше бар. Фикердәшләре белән тырышып йөреп, Кремлендәге Сөембикә манарасы очына алтын ай куйдыртулары – иң истәлекле һәм мәртәбәле гамәлләрнең берсе булып, халкыбыз тарихына алтын хәрефләр язылырга лаеклы. Табигате белән искиткеч тыйнак булган ошбу шәхеснең әлеге батырлыгы (мин бу сүзләрне туры мәгънәсендә әйтәм. Чөнки күп яклары белән Шәрык дөньясы өчен йолдыз-маяк булудан туктап, рус-улак мәдәниятенә хезмәт итүче калалар рәтенә төшеп килә инде – авт.), аның әллә ничә еллар архивларда һәм төрле чыганакларда казынып, “Семь ступеней минарета Сююмбеки” дип исемләнгән зур тарихи-публицистик хезмәт язуы татар халкының милли үзаңын сүндермәүдә бәяләп бетергесез әһәмияткә ия. Китап рус телендә, гади һәм аңлаешлы итеп язылган.

Кереш өлешен автор болай дип башлый: “Сөембикә. Һәм Казан Кремлендәге аның исемен йөртүче манара. Бу исемне телгә алу ук милли горурлыгын һәм тарихи хәтерен җуймаган кайсы гына милләттәшемне дулкынландырмагандыр да башкалабызның иң үзәгендә урнашкан ошбу атаклы манараны беренче тапкыр күрү кемне генә битараф калдыргандыр? Аның кырыс һәм төз гүзәллеге, югарыга омтылган ярусларының кабатланмас пропорцияләре кемне генә тәэсирләндермәде һәм таң калдырмады икән?! Күп санлы Кремльне тамаша кылучылар элекке манараны карап туя алмый. Аңа бәйле тарихи истәлекләрне һәм риваятьләрне тыңлыйлар – дөресен һәм тузга язмаганнарны, хәерхаклы хатирәләрне һәм усал чүп-чарны, ә кайчагында цинизм белән сугарылган мәзәкне.

Борынгы манара инде берничә гасырлар чак кына Шәрыкка авышып, халкының авыр һәм катлаулы язмышы, капма-каршылыклы тарихының шаһиты булып тора бирә.

Татар гаиләсендә, кайда гына яшәсә дә, бу серле манара һәм аңа үз исемен калдырган легендар патша – Сөембикә турында ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр. Әмма шулай да ошбу манара турындагы истәлекне аеруча якын итеп саклаучылар, буыннан-буынга аның турындагы хикәятләрне, якын, шул ук вакытта ерак Ватаннары итеп санап, кадерләп тапшыра килүчеләр, төрле сәбәпләр аркасында чит-ят җирләргә күчеп китүчеләрдер…

Габбас Мөхәммәтшинга татар халкының иң кадерле һәм иң борынгы истәлекләреннән берсе булган Сөембикә манарасын татарныкы икәнен исбатлау юлында шактый каршылыклар аша үтәргә туры килә. Үз татарларыбыз да (кемнәрнеңдер заказын үтәп, дип уйларга кирәк) тырыша-тырмаша Сөембикәне рус архитектурасы казанышы дип исбатларга маташа. Сөембикә манарасы турындагы фәнни-тарихи-документаль кыйсса алар гипотезасының нигезсез икәнлеген бик әтрафлы һәм аңлаешлы итеп ачыклый.

2010 елның 9 маенда күренекле милләтттәшебезгә 75 яшь. Аны олуг гомер бәйрәме белән ихластан котлап, озын гомер, ныклы сәламәтлек һәм һәртөрле уңышлар теләп, барлык туганнары, якыннары һәм дус-ишләре исеменнән –

Алабугадагы дуслары Фирдәвес ХУҖИН, Рәис КАШАПОВ.

Үткәннәрне искә алып

Газетаның 30 март санында чыккан “Бакчаң үзеңнекеме?” дигән язманы укыгач, кулга каләм алдым. Безнең якта да шундый ук хәлләр. Бакчаны һәм торган йортны хосусыйлаштырдык. Аны безнең якта приватизация диләр. Акча түләп йортыбызны һәм бакчабызны сатып алдык, шулай дияргә мөмкин булса.

Йорт, каралтыларны төзегәндә, хөкүмәт бер тиен акча да, бер кадак та бушка бирмәде. Агачын да елына 5әр метр куб сатып бирә иде. Бөтен материалны үз акчабызга сатып алдык, төзеттек. Җиребез дә ата-бабадан калган.

Шунысы гына аңлашылмый: Дәүләт Думасы башлыгы Грызлов телевизордан бушка хосусыйлаштырабыз дип аңлата. Ил буенча 17 мең авыл кешесез булганда, 40 миллионга якын гектар җирең сөрелмичә, эшкәртелмичә, анда чүп үләне үсеп ятканда җир, каралты, йорт өчен халыктан акча суыруны кем уйлап чыгара икән?! Бу хикмәт яшендәге халыкка аеруча авыр тәэсир итә бит. Аларга ничә мәртәбә районга барырга кирәк. Ярый әле автобус йөри торган авыл булса. Бездә анысы да юк. яшендәге картларның күбесе – сугыш елларында үскән балалар. Балачагында, яшүсмер вакытта алар нинди генә авырлыклар күрмәде. Әтиләре сугышка китте, әниләре 3-5 бала белән калды. Ач-ялангач көенчә илебез сугышта җиңеп чыксын өчен, ул балалар әниләре, әбиләре белән авыр эшкә җигелде. Черек бәрәңге, алабута ашап үстеләр. Сугыш вакытында хөкүмәткә салым җыелды, 500 йомырка, 44 кг ит, 500 л сөт, заем һәм башкаларын түләделәр. Акча табу мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә иде. Аларны урындагы җитәкчеләр ничек кенә җәфаламады. Халык түзде, сыкранса да, еласа да. Сугыш вакытында авырлык күргәннәрнең күбесе бакыйга күчте инде. Урыннары җәннәттә булсын. Ул мәрхүмнәр дөньяда бер рәхәт тә күрмәде.

Сугыш елы балалары бармак белән санарлык кына калып бара. Аларга хөкүмәт тарафыннан бернинди льгота да, ярдәм дә, хөрмәт тә калмады. Сугышта үлгәннәр хөрмәтенә хөкүмәт аерым бер көн куйсын иде. Ә 9 Май ул – исән кайтканнар бәйрәме. Үлеп калучыларның балалары югарыга үрмәли алмады шул. Түрәләр арасында булсалар, бу сорауны күтәрерләр иде.

Тагын шунысын да языйм әле. Ил буенча ирләрнең уртача гомер озынлыгы 59 яшь. Ә хатын-кызларныкы – 72. Олыларга мең сумны 80 яшьтән генә бирәләр. Ирләрнең бит 80гә җиткәне йөзгә берәү генә булырга мөмкин. Ә хатын-кызлар йөз кешегә өч кеше генә. Аның чамасын югарыдагы түрәләргә белебрәк куярга кирәк иде. Авырлыкны кичергән халыкка бернинди ярдәм дә юк. Аларга үлгәч, акча кирәкми. Хөкүмәт шул турыда уйлансын иде.

С.ХАҖИЕВ.

Башкортстан Республикасы.

Меңнәрнең җан авазы

Минем әти, тракторчы булгач, башта бронь белән кала. 1942 елның сентябрендә фронтка китә. Әнигә исә 1942 елның май азагында күрше авылдан Сабантуйга алып кайткач өйләнгән. Әни аның белән 4 ай гына торып калган. 1943 елның апрель аенда мин туганмын. Әтинең азаккы хаты килә. Анда: “Курск дугасына керәм, исән чыксам, язармын”, – дигән. Менә шуннан бирле көтәм инде.

Мин Җиңү көненә – 9 Май митингына бер мәртәбә бардым да көн буе елап чирләдем. Шуннан соң бара алганым юк. Өйдә генә елыйм. Җаным яралы, әрни.

Сугышта башын салганнарның хаклары исәннәр өстендә, дигән бит Аллаһы Тәгалә. Сугыштан исән кайтып, шушы көнгә кадәр яшәү – үзе үк Аллаһының бүләге. Аларны ничек кенә бүләкләмиләр. Ә үлгәннәрнең ятим балаларын берәр кеше күңеленә китерә микән?! Бу Җиңү көнендә алар хакы кайда?

Минем шуңа йөрәк бик әрни: сугыштан исән кайтып кайсы бригадир, кайсы рәис булып, ни генә эшләмәделәр, безнең кебек ачларга стаканлап ярма саттырып, аракы эчеп “фарсить” иттеләр.

Бу җиңүгә безнең дә өлеш кергән бит. 4 классны тәмамлагач, эшли башлаган идек. Нинди авыр еллар булды. Декабрь аенда ломнар ярдәмендә кырда чөгендер алдык. Кичергәннәребезне язып кына бетерерлек түгел. Ятим балаларны әтилеләрнең ничек рәнҗеткәннәрен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Ходай беркемгә дә ятимлек ачысы язмасын, күргәннәргә күркәм сабырлык бирсен.

Бу язмам – минем кебек меңнәрнең җан авазы. Алар гына аңлый ала. Шундыйлар арасында сөйләшергә теләүчеләр булса, миңа шалтыратсыннар, телефоным – 44-156.

Илфат энем, газетаны чыга башлаганнан бирле бик яратып укыйм. Бигрәк тә Фирдүс Гыймалтдинов язмаларын яратам. Тик бу арада язмый, әллә “кулын кыскарттылар”мы? Эшегездә уңышлар телим. Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен.

Гөлфирә НАСЫЙБУЛЛИНА.

Ютазы районы, Иске Урыссу авылы.

Редакциядән: Фирдүс Гыймалетдинов хәзер телевиденисенең Татарстан бүлегендә җаваплы эштә – директорның беренче урынбасары, кызганычка, вакыты таррак. Шулай да газетабызга булыша. Безнең газетада эшләүчеләрнең куллары беркайчан да “кыскартылмый”. Бездә ябык темалар юк. Бары тик гаделлек, хаклык яклы гына булсын язмалар…

Кайтаваз

Президент ярдәм итмәсме?

“БГ” да басылган “Ник дәшмисез?” (12нче сан) дигән язма минем дә йөрәгемә кагылды. Без күргәннәрне автор бик дөрес язган.

Мин 1941 елгы. Әти яу кырында ятып калган. Беренче сыйныфка 14 бала кердек, шуларның икесе генә әтиле иде. Без, калганнар, аларга карап көнләштек. Мин әтисе сугыштан кайткан егеткә кияүгә чыктым. Килен булып төшкәч, каенатама “әти” дип әйтә алмыйча, “фәлән абый” дип ычкындырдым…

Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулиев әтиләре сугышта үлгән балалар пенсиясенә 300 сум акча өстәп түли. Аңа РФ законы кирәкми. Татарстан да ярлы түгел. Безгә 100әр сум гына бирсәләр дә, канәгать булыр идек. Бәлки, яңа Президентыбыз безгә яхшылык эшләр. Аны халык арасында бик гади, дип сөйлиләр бит.

Адресым редакция өчен генә.

Шулай бервакыт

Ак кәгазьгә язып барган чакта

Туктап калса кинәт каләмем.

Өзелеп калган догам ирешер сезгә

Булып минем соңгы сәламем.

Ишетелер догам барып сезгә

Булып минем соңгы сүзләрем:

“Әй, кешеләр, мин һәрчак сезгә

Игелекләр генә теләдем!”

Арыгач уйлану-борчудан

Сискәнә бу җаным көн дә бер –

Минем дә йөрәгем җылысы

Кирәк булгандыр кайдадыр, кемгәдер.

Әллә нәрсә булды йөрәгемә –

Хатирәләрдән күңел нечкәргән.

Еллар үткән, нәрсә кордым диеп

Уйланамын кайнар хисләрдән…

Фоат ЗАҺРИЕВ.

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы.

Әлеге искиткеч мәгънәле юллар авторы, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда Нурлат районының Көрнәле Әмзә авылында үскән әтиебез Фоат Фәхретдин улы Заһриевка 10 майда 70 яшь тула.

Әбиебез 4 баласын берьялгызы үстерә. Әти – арада иң кечесе. Бабаебызны исә 1939 елда Кызыл Армия сафларына чакыралар. Шуннан аның турында бер генә хәбәр дә булмый.

Сугыштан соңгы авыр еллар булуга карамастан, ул чор балалары белемле булырга омтылган, тормышта үз юлын таба алган. Әтиебез дә төрле урыннарда эшли: ит-сөт сәнәгатендә инженердан башлап, “КамАЗ”ның Ацетилен станциясендә начальник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бүген дә тик тормый. Пенсиягә чыгар алдыннан, әнием белән Ютазы районы Иске Каразиреккә кайтып нигезләнеп, авыл халкын да эшкә җигеп, аларны дингә тартып, күп тырышлык куеп, ул авылда буш яткан урында мәчет торгызды. Әти өчен бу изге йорт – икенче өй. Анда һәркем өчен ишек ачык. Мәчетнең һәр почмагында чисталык, яктылык, җылылык хөкем сөрә. Азан әйтүен тыңлаганда, күңелемне тагын да горурлану хисе биләп ала.

Әтием, сиңа саулыкның ныгын телим. Иртәләрен, фәрештәләр сәламе булып, һәркөнне тәрәзәңне кояш нурлары яктыртсын. Кулларың гел шулай көчле, адымнарың нык, карашың зирәк булсын.

Кадерле әтием, тагын да озак еллар әнием белән бергә бәхетле тормышта яшәсәң иде. Синең янда үземне һаман да бала кебек хис итәм. Дөрес, хәзер мин дә зур инде – һәм җилкәмдә икешәр зур йолдыз йөртәм. Шулай да синең белән бала чагымдагы кебек горурланам. Әтием, син – җир йөзендә иң әйбәте!

Иң изге теләкләр белән кызың подполковник Земфира Филатова.

Яр шәһәре.

Сөембикә манарасы киртләч-киртләч…, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии