Матәм дә түгел, бәйрәм дә түгел: Татарстан Конституциясе көне ничек үтте?

Матәм дә түгел, бәйрәм дә түгел: Татарстан Конституциясе көне ничек үтте?

6нчы ноябрь көнне Татарстан ял итте. Ләкин күпләр ни өчен ял иткәнен белми дә калды. Яфрак бәйрәме түгел, Татарстан Конституциясе көне иде ул!

Хәтер көненнән аермалы буларак, бу көннең нинди бәйрәм икәнлеген җитәкчелек тә хәтерли әле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртән иртүк инстаграмына Конституция көне белән котлау урнаштырды, аның бу котлавын бер сүзен дә кыскартмыйча дәүләт матбугаты да бастырды. Президент котлавында: «Республиканың Төп законына таянып, без икътисадны һәм социаль өлкәне үстерәбез, илнең алдынгы төбәкләре сафында ныклы урын тотабыз. Республиканың гражданнарга хокуклар һәм ирекләр гарантияләнгән Төп Законы һәр татарстанлының тормышта үз урынын табуына, Ватаныбызның үсеш-күтәрелешенә һәм иминлегенә алшартлар булдыра. Кадерле дуслар! Сезнең һәрберегезгә исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык һәм киләчәккә зур ышаныч телим. Бәйрәм котлы булсын!» дигән сүзләр бар. «Бәйрәм» шуның белән шул булды.

Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге исә Конституция көне уңаеннан елдагыча митинг уздырды. Аулактагы Тинчурин скверына кеше бик әз килгән иде (Хәтер көнендә кеше өч-дүрт тапкырга күбрәк булды. – Авт.). Бәйрәм чарасы тимер рәшәткәләр артында, сак астында үтте. Узган ел Конституция көне мәктәпләрдә татар теле дәресләрен кыскарта башлаган чорга туры килгән иде. Татар телен яклап, берочтан Конституция көне уңаеннан да, Бөтендөнья татар яшьләре форумы 6нчы ноябрь көнне зур концерт оештырды, анда күпләп татар артистлары, татар теле укытучылары килде. Быел, тел киселгәч, митингта татар теле укытучылары да, татар яшьләре форумы вәкилләре дә күренмәде. Трибунадан «бәйрәм белән!» дигән сүзләр, җырлар яңгыраса да, бу чара бәйрәмгә охшамаган иде.

Митингка баруыбызның төп максаты чарадан хисап бирү түгел. Анда килгән кешеләргә «Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәргә килгәнсез, ә чынлыкта Конституциянең барлыгын сизәсезме? Үтәләме ул?» дигән сорауларны бирдек.

Вахит ИМАМОВ, язучы, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире:

– Татарстан Конституциясе көне дип әйтелсә дә, йөрәктә ул барыбер яра көне, чөнки безнең 1992нче елда кабул ителгән Конституциянең эзе дә калмады. Мәскәү прокуратуралары һәм башка хәрби көчләре басым ясый торгач, безнең Конституциядән «суверенитет» дигән сүзне алып ташларга мәҗбүр булдылар. 50 маддәдә «суверенитет» дигән сүз булган булса, бөтенесен дә алып ташлаттылар. Ягъни без хәзер инде бернинди дә суверен республика түгел. Бер өлкәдә дә үзебезнең язмышны үзебез хәл итә алмыйбыз. Мәскәү расламаса, без хәтта юньле музей да төзи алмыйбыз. Шуңа күрә хәзер «без – республика!» дип кычкырып йөрү, миңа калса, бөтенләй урынсыз. Без Русиянең гап-гади бер өлкәсе кебек. Ләкин Русия өлкәсендә Явыз Ивангамы, башка берәүгәме һәйкәл куярга уйласалар, Мәскәүдән рөхсәт сорап тормыйлар, ә без бер адым атлаган өчен дә рөхсәт сорый торган колониягә әйләндек. Конституция көнен билгеләп үтүне дә урынлы дип санамыйм, үлгән Конституцияне бәйрәм итмиләр, аңа ясин укыйлар. Бүген дә халык килгәнгә, халыктан аерылмас өчен генә килдем.

Әзһәр ШАКИРОВ, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты:

– Без монда Конституциябезнең бармы-юкмы икәнен халыкка әйтү өчен киләбез. Әгәр дә халык «безнең конституциябез бар, дәүләтебез бар, аның башкаласы – Казан» дип уйласа һәм моңа чын күңеленнән ышанса, безнең Конституция дә, дәүләтебез дә бар булып чыга. Халыктан күп нәрсә тора. Халыкка җитәкчеләрне буйсындырырга кирәк, ә алар, киресенчә, халыкны буйсындыра…

Фәүзия БӘЙРӘМОВА, язучы, җәмәгать эшлеклесе:

– Конституцияне кабул итүдә, халык депутаты буларак, мин дә катнаштым. Безнең бит совет заманында да Конституция булган, ни өчен яңасы кирәк булды, диярсез. Ул Татарстанны бәйсез дәүләт дип игълан иткән Конституция. Ә совет заманындагысында «без Русия составында» дип язылган иде. Менә шул «Русия Федерациясе составында» дигән сүздән котылу өчен ике ел көрәштек без. Ләкин соңгы минутта гына безнең башыбызга җитә торган ике маддә үтеп китте бит. Беренче маддә – ватандашлык турында. Без «Татарстан Республикасында яшәүчеләр бары тик Татарстан гражданлыгына гына ия» дип язган идек. Шомарып беткән Лихачевлар (Татарстан вице-президенты Василий Лихачев. – Авт.) «Татарстан гражданнары берьюлы Русия Федерациясе гражданнары да булып тора» дигән маддәне керттеләр. Ягъни Татарстан бар, аның гражданнары юк килеп чыкты. Икенче маддә –«без Русия белән вәкаләтләр бүлешәбез» дигән маддә кертелде. Ә без «Татарстан бөтен дәүләтләр белән, шул исәптән Русия белән дә, ике яклы тигез килешүләр төзи» дип язган идек, референдумга да шул сорау чыгарылган иде. 1992нче елның 10нчы ноябрендә «Иттифакъ» партиясе бу ике маддәне туктатып торырга дип белдерү кабул итте, алар кабул ителсә, бәйсез була алмаячагыбызны аңладык. Ләкин безне тыңламадылар. Хәзер «ул Конституция дә яраган булган икән әле» дибез, чөнки аннан соң Төп документ 17 тапкыр туналды инде. Шулай да бу минем өчен бәйрәм көн. Конституция бар һәм без шул фактны билгеләп үтәбез. Эчтәлеге яхшымы, начармы – Конституция дәүләтчелек билгесе ул.

Изображение удалено.

Татарстан Конституциясе турында 5 факт

  1. 1991нче елның 31нче декабрендә киң җәмәгатьчелеккә Татарстан Конституциясенең яңа проекты тәкъдим ителә. Проектка карата 5 меңнән артык тәкъдим керә, халыкара хокукый экспертизалар үткәрелә. 1992нче елның маенда Татарстанның Югары Шура утырышында төп канунның беренче укылышы үтә. Халык депутатлары тарафыннан 500дән артык төзәтмә карала. Ә 1992нче елның 6нчы ноябрендә Татарстанның төп кануны кабул ителә. Ул 7 бүлектән, 167 маддәдән тора.
  2. 1990нчы елның 30нчы августында Татарстан Югары Шурасында бертавыштан диярлек «Татарстан дәүләт суверенитеты турында» Декларация кабул ителгәч, Мәскәү сәясәтчеләре һәм аларның Казандагы фикердәшләре референдум таләп итә башлый. Референдум үткәрергә карар кылынгач, аңа каршы кампания башлана. Президент Минтимер Шәймиев һәм Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны тоткарлау өчен, Мәскәүдән 16 прокурор җибәрелә. Сайлау урыннарын ачмау таләбе куела. Татарстанга керү юлында ЮХИДИ Мәскәүдән килгән «КамАЗ»ларны тоткарлый, аларда референдумга каршы 34 тонна пропаганда материалы табыла. Анда «референдумнан соң татарлар урысларны суеп чыгачак» дигән куркытулар язылган була. Шундый куркытуларга карамастан, референдумда халыкның 61 проценттан күбрәге суверенитет өчен тавыш бирә.
  3. Татарстан Конституциясе барлыгы 17 тапкыр үзгәреш кичергән. Беренче үзгәртү – 1994нче елда, соңгысы 2012нче елда кертелгән.
  4. Татарстан Конституциясе урыс телендә язылган. Ул тавышка куелып кабул ителгәч, татарчага тәрҗемә ителгән. Бер генә маддә дә татарча язылып, тавышка куелып кабул ителмәгән.
  5. Татарстан Конституциясе Русия Конституциясеннән бер елга иртәрәк кабул ителгән (Русиянеке 1993нче елның 12нче декабрендә кабул ителә).

Конституция тексты авторларының берсе, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс САФИУЛЛИН сөйләгәннәрдән

26 ел эчендә Татарстан Конституциясеннән юкка чыккан 5 мөһим маддә

  1. СУВЕРЕНИТЕТ ҺӘМ ДӘҮЛӘТ СТАТУСЫ

1нче маддә:

Татарстан Республикасы – республиканың күп милләтле барлык халкының ихтыярын һәм мәнфәгатен чагылдыра торган суверен демократик дәүләт.

Дәүләтнең суверенитетын һәм вәкаләтләрен халык билгели.

Дәүләт суверенитеты – Татарстан Республикасының төп билгесе.

(1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 1нче бүлек, 1нче маддә).

Татарстан Конституциясенең беренче маддәсен үзгәртү – федераль үзәк төп таләпләренең берсе булды. Татарстан җитәкчелеге исә Конституциянең беренче маддәсендә «суверенитет» һәм «дәүләт» сүзләрен саклап калуга ирешә алды. Ләкин тора-бара алар алып атылды.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы – Русия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм […] Шартнамә нигезендә Русия Федерациясе белән берләшкән һәм Русия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт.

Татарстан Республикасы суверенитеты […] дәүләт хакимиятенең (канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмә) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте булып тора. (1нче маддә)

  1. ХӘРБИ ХЕЗМӘТ

58нче маддә:

Татарстан Республикасы гражданнары канун нигезендә хәрби хезмәт үтәргә бурычлы. Хәрби хезмәт Татарстан Республикасы территориясендә яки Татарстан республикасының килешү йөкләмәләре нигезендә аннан читтә үтелә.

[…]

(1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 4нче бүлек, 58нче маддә).

1992нче елгы Конституциядә хәрби хезмәтне Татарстанда үтү мөмкинлеге турында әйтелсә, гамәлдәге Конституциядә моның турында сүз юк.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасында гражданнар, федераль канун нигезендә, хәрби хезмәт үтәргә тиеш (63нче маддә).

  1. ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ

107нче маддә:

Татарстан Республикасы президенты – Татарстан Республикасында шәхес хокуклары һәм ирегенең, республика суверенитетының, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм кануннарын, шулай ук Татарстан Республикасының халыкара килешүләрен үтәүнең гаранты.

(1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 11нче бүлек, 107нче маддә).

Хәзерге Конституциядә Татарстан президенты «суверенитет гаранты» булудан туктый, аның вазифаларына исә «Татарстан белән Русия төбәкләре шартнамәләренең үтәлеше гаранты» өстәлә.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы президенты Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауны, Татарстан Республикасы Конституциясенең һәм кануннарының, шулай ук Татарстан Республикасының халыкара килешүләренең, «Русия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында»гы Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсенең һәм Татарстан Республикасы белән Русия Федерациясе субъектлары шартнамәләренең үтәлеше гаранты булып тора. (90нчы маддә)

  1. ТАТАРСТАН ЮГАРЫ МӘХКӘМӘСЕ

144нче маддә:

Татарстан Республикасы Югары суды – Татарстан Республикасында суд эшләрен алып баручы һәм Татарстан Республикасы кануннары тарафыннан билгеләгән тәртиптә гомуми вәкаләтле судлар эшчәнлегенә күзәтчелек итүче иң югары суд органы. […]

(1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 14нче бүлек, 144нче маддә).

Хәзерге төп канунда Татарстан Югары мәхкәмәсе турында мәгълүматны бер урында гына табып була.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы Югары мәхкәмәсе, район (шәһәр) мәхкәмәләре һәм хәрби мәхкәмәләр – гомуми юрисдикциядәге федераль мәхкәмәләр. (110нчы маддә)

  1. ТАТАРСТАН ПРОКУРОРЫ

154нче маддә:

Татарстан Республикасы прокуроры, Татарстан Республикасы президенты тәкъдиме белән, Татарстан Республикасы Дәүләт Шурасы тарафыннан билгеләнә, ул аның алдында җаваплы һәм хисап бирә.

[…]

(1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 15нче бүлек, 154нче маддә).

Хәзерге Конституциядә прокурорны билгеләү тәртибе тулысынча үзгәртелгән.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы прокуроры үз урынына, Татарстан Республикасы президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Шурасы белән килештереп, Русия Федерациясе баш прокуроры тарафыннан билгеләнеп куела. (114нче маддә)

Чыганак: «Азатлык» радиосы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии