- 11.02.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №6 (8 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Байлык – бәхет, диючегә
Ышанмыйм артык.
Бу дөньяда иң зур бәхет –
Бәхетле картлык.
Язмамны яраткан җырчым Җәвит Шакировның «Бәхетле картлык» шигыре белән башлыйм әле. Зөлфия Шакирова бу сүзләргә туры килерлек, оптимистик рухлы көй язган. Үзем дә бик яратып җырлыйм бу җырны. Әйе, Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтле мин. Бар гомергә тиеш бәхетләр картлыгыма калган икән, диеп, куанып яшим. Балаларым исән-саулар, тәртипле-тәүфыйклылар, бәхетлеләр. Оныкларым «5»кә генә укып, куандырып торалар. Бәхетләре – гомерлек, гомерләре озын булсын. Туганнарым да якын итеп, хәлемне белеп, ярдәмләшеп тора. Ә дуслардан гомер буе уңдым. Аларның мине ничек хөрмәт иткәннәрен, яратканнарын юбилеемда иҗат кичәмне үткәргәндә бик ачык тойдым. «Картаямыни соң йөрәк» клубы 23нче октябрьдә Дәүләт музее залында минем кечкенә генә иҗатымны өйрәнеп, зурлап, бәйрәм ясады. Кичәне әзерләүче һәм алып баручы Сания Закирова минем бөтен тормышымны, иҗатымны, 50 ел башкарган хезмәтемне өйрәнеп, халкыма җиткерде. Үзем дә белмәгән, бәяләмәгән талантларымны ачып күрсәтте. Зал тулы дусларым мине чәчәкләргә күмделәр. Моннан да зур бүләк, хөрмәт, бәхет була да алмас!
60лап шигырьләремне, 70ләп хикәя, мәкаләләремне барлап, өйрәнеп, иҗатымны зурлады Сания. Иң олы рәхмәтемне җиткерәсем килә аңа. Вакытын, көчен кызганмыйча, айлар буе әзерләде ул бу кичәне. Исәнлек-саулый, байлык насыйп булсын сиңа. Рәшитең белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп яшәсәгез иде. Клубташларым Фәүзия Хәсәнова, Рәис Гобәйдуллин, Рузия Юсупова, ансамбль кызлары Мәрзия, Радилә, Гөлсинә, Фирая, Суфия бәйрәмемне тагын да ямьләндереп, җырлар бүләк иттеләр. Үзем дә йөри торган профессор Мулланур Гаянович Габитов җитәкләгән «Мөгаллим» хоры кичәне ачып, берничә җыр башкарды. Мине хөрмәт итеп килгәннәре өчен зур рәхмәт аларга. Кичәмдә үзем язган шигырьләрне, яраткан җырларымны халкыма җиткерә алуым белән дә мин бик бәхетле.
Пенсиягә чыкканчы авылда яшәп, Арча районы Үрнәк училищесында укытып, 13 ел элек Казанга килеп урнашкан идем. Милли мәдәни үзәктә 10 ел эшләгән чорда хорга, ветераннар клубына йөрдем. Шул кадәр дусларым булыр, мине хөрмәт итәрләр, яратырлар дип уйламаган да идем. Бик зур рәхмәт, дусларым, рәхмәт, халкым!
Балаларым, кичәмне ямьләп, бөтен тормыш юлымны экранда чагылдырып-күрсәтеп тордылар. Видеога, фотога төшереп, истәлекле бүләк әзерләделәр. Бәхетле-тәүфыйклы, таза-сау гына булыгыз, балакайларым! Сез бәхетле булсагыз гына мин бәхетле. Оныкларым да: «Син безгә шундый әйбәт әни үстергәнсең, рәхмәт», – дип, әти-әниләрен хөрмәт итеп яшиләр. Туган авылыма – Мирҗәмгә кайтсам да, син авылда иң беренче «диплом» алган кеше, дип зурлыйлар. Шигырьләремне клубта укыйлар. Тол хатын, колхозчы баласына, читтән торып булса да, югары уку йортында уку насыйп булды. Казандагы күршеләрем дә бик хөрмәт итәләр, чөнки депутатларга агитатор булып йөреп, алар аша бөтен йортны ремонтлатырга, ишек алдын төзекләндерергә үземнән өлеш кертә алдым.
Якын дустым, ахирәтем Сәвия Камалиевна әйткәнчә: «Әллә кем түгел без, әмма ким түгел без әллә кем булганнардан».
Зур җырчы да, шагыйрь дә түгел мин, гомер буе җырчы-укытучы булып эшләдем. Бер генә бәйрәм-концерт, мәҗлес тә бездән башка үтмәгәндер, чөнки ирем дә баянчы иде. Йөрәгемдәге бөтен җылылыкны җырым-шигырьләрем аша халкыма җиткереп яшим. «Балкыш» фестивалендә ел саен катнашып, коллектив белән дә дипломнар алабыз. Берничә тапкыр «Җырлыйк әле» телетапшыруында катнашырга насыйп булды. Яңа төшерелгән «Җырлыйк әле» тапшыруына да чакырдылар әле, анда да язылып кайттык. Пенсиягә чыккач кына ял йортлары, санаторийлар, чит илләрне күрдем. Никадәр авырлык, кайгы-хәсрәт күрсәм дә, бирешмәдем, кешелегемне югалтмадым, Аллаһы Тәгаләм ярдәм итте, шөкер.
Кичәне оештыруда булышкан клубыбызның җитәкчесе Зөләйха Яруллинага да олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Шушы клуб мине күтәрде, олылады, хөрмәтләде. Шушы клубта мин гомер буе җыелган хыялларымны тормышка ашырам. Зур сәхнәләрдә җырлыйм, үзем язган шигырьләремне сөйләп, халкыма аз булса да тәрбия бирергә тырышам. Укытучының канына сеңгәндер инде – тәрбия дәресләремне дәвам итәм.
Хикәя-мәкаләләремдә, Гомәр Хәям әйткәнчә, яхшылык кылсаң да, яманлык кылсаң да, бумеранг булып, үзеңә йә нәселеңә кайтканына басым ясыйм. Тормышта андый мисалларны бик күп күрергә туры килде. Үрнәк алырлык шәхесләрне дә, гыйбрәтле язмышларны да күзәтеп, нәтиҗә ясыйм: бәхетле, таза-сау, тыныч яшисең килсә, күбрәк игелек-изгелек кылырга кирәк икән. Әйтәләр бит: балаң карак булмасын, дисәң – үзең урлашма, тәртипле булсын, дисәң – үзең иманлы бул. Аллага шөкер, кеше хакына кермичә, гөнаһтан сакланып, туганнарга, балаларга ярдәмләшеп-кайгыртып яшәвемнең нәтиҗәсе – хәзерге көнем бик тә бәхетле. Шуңа күрә бу җырны җырларга бик яратам:
«Әле бит әле генә,
Иң матур мәле генә.
Яши башлаганбыз кебек
Чак белеп тәмен генә…»
Кичәне дусларым белән кафеда дәвам иттек. Бар да чын күңелдән кабат котлап, изге теләкләрен юлладылар. Миңа теләгән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтса иде, дусларым.
Кичәдә дә, кафеда да җилкәсенә баянын асып, аяк өсте йөреп торып, моң бүләк иткән Хәсәнова Фәүзия дустыма иң олы рәхмәтемне әйтәм. Аяк-кулларың сызлаусыз булсын, таза-сау булып, балаларыңның игелеген күреп, барлык теләкләреңә ирешеп яшәргә язсын сиңа, дустым Фәүзия!
Гөлсинә Миндубаева, Фәүзия Саттарова, Радилә Хәнәфиева, Сәвия Җамалиеваларга рәхмәтем чиксез. Сезнең ярдәм белән кичәне үткәрүнең авырлыгын да тоймадым. Миңа кылган яхшылыкларыгыз өчен Аллаһы Тәгалә хаҗ кылган саваплар язсын сезгә. Гөлйөзем Суханаева ясап алып килгән портрет өчен дә бик күңелем булды, рәхмәт яусын!
Санкт-Петербург татарларының иҗтимагый үзәге чакыруы буенча Бөтендөнья татар конгрессы ветераннарны очрашуга алып барырга җыена. Бу чарага чакырулары белән дә мин бик горурландым. Үзебезнең талантларыбызны күрсәтеп, исән-сау йөреп кайтырга язсын. Тагын да шулай халык рәхмәтен, мәхәббәтен яулап яшәргә Аллам насыйп итсә иде әле.
Исән-саулык сезгә, клубташлар!
Бәхет-шатлык кына булсын терәк.
Картаймагыз, гомер бирсен Ходай!
Бу дөньяда бер-беребезгә без бик кирәк.
Әлфия ЗАКИРОВА-ХИСАМОВА,
Казан шәһәре

Комментарии