- 11.11.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №45 (11 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Дөреслек кайда?
Зыятдин әфәнде Шәвәлиевнең “Хаҗ турында” исемле язмасы (15 апрель, №15) чыкты. Автор белән тулысынча килешәм.
Кеше бер тапкыр Хаҗга барып, фарыз гамәлен үти. Әгәр тагын сәфәр тотарга байлыгы бар икән, нигә башка кешене җибәрмәскә?! Бәлки, үзенә дә савабы күбрәк булыр. Әле бит иганәчеләр акчасына берничә тапкыр баручылар бар. Бу очракта инде бирүче дә, алучы да хаклы түгел дип саныйм. Хаҗны экскурсиягә әйләндермәскә иде. Ярый әле икенче фарызларын тулысы белән үтәп барсалар.
Дин башлыклары вәгазьне татарча да, русча да сөйли икән, моны дөрес, дип саныйм. Чөнки татарча бер сүз аңламаган күпләр Ислам динен кабул итә. Ә русча белмәүче татарлар христиан (православие) диненә күчәдер, дип уйламыйм. Шуңа күрә: “Ни өчен рус побы үз бәйрәмнәрендә вәгазен татарчага тәрҗемә итми”, – дигәнне урынсыз, дип саныйм.
Зыятдин әфәнде әйткәнчә, чыннан да, дини китапларда төрле фикер. “Ясин сүрәсен 7 кат уку – Коръәнне тулысынча укуга тиң”, – кебегрәк сүзләр язылганы да бар. Бу дөресме, юкмы? Китапка язылгач, кеше ышана бит. Әйтеп бетермәүләр дә еш очрый. Мәсәлән, җан ияләрен үтерү – гөнаһ, диелә. Черки дә, кандала да, колорадо коңгызы да җан иясе бит!
“Коръәнне дөрес укымау – зур гөнаһ”, дип тә әйтәләр. Гомер буе аралашкан туган телебездә дөрес сөйләшәбезме соң? Безнең якта “з” урынына “д” куялар, “я” диясе “җә” була. Ә бер гарәп сүзе белмәгән кешегә аны дөрес әйтмәү – гөнаһ.
Күпләр бит нәкъ шулай уйлап, Коръән, намаз укымый!
Сораулар бик күп, шуңа да дин белгечләренең төпле фикерен ишетәсе килә.
Салих ЗИННӘТОВ.
Зәй районы, Аксар авылы.
Кайтаваз
Имамнар бәхәсләшә
Илүзә Шәрипованың 8 апрель санында басылып чыккан “Кол Шәрифтә укыталар никах” исемле язмасын укыгач, фикеремне язарга булдым. Анда Рөстәм хәзрәт Бәкиров белән әңгәмә бирелгән иде. Мәкаләдә әгәр кыз – мөселман, егет христиан диненнән булса, яшьләргә никах укыламы, дигән сорау бар иде. Рөстәм хәзрәтнең җавабына аптырап куйдым.
Рөстәм хәзрәт кебек үк белемле булмасам да, мондый җавап бирер идем: әгәр кыз мөселман булса, никах укытасы килсә, мөселман егеткә чыксын. Һәм Татарстанда торып, үз милләтеңнән егет таба алмадыңмыни, дип сорар идем. Мин рус милләтен яманламыйм. Әмма ике төрле культура бит инде. Туй барган вакытта да киртәләр була. Бусы – бер. Икенчедән, я ярый, ул иман китерде, ди. Мин имам буларак, руска иман китертеп, никах укыдым. Ләкин ялгышлык эшләдем. Хәзер бу эшне эшләмәскә тырышам. Ни өчен диярсез. Сәбәп шунда: балалар тугач, чыннан да, Никита ише рус исемендә була. Бу 100 процент шулай. Зинһар өчен, без имамнар бу эштән саклансак иде.
Никах ул – формаль эш түгел. Тагын бер тапкыр язам. Кыз чын мөселман икән, ул мөселман егетен эзли, үз милләтен якын итеп, шул милләттән булган егеткә кияүгә чыга. Менә без, имамнар, яшьләргә шуны аңлатырга тиеш.
Мәрхүм остазыбыз Габделхак хәзрәт Саматов әйтә торган иде: “Әгәр мөселман кыз руска кияүгә чыкса, бер баскычка түбән төшә”. Ул хаклы. Аллаһы Тәгалә безгә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд г.с.в. аркылы соңгы китапны – Коръәнне җибәрде. Без шул Коръән һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд г.с.в. сөннәтләре белән гамәл кылырга тиеш.
Рөстәм хәзрәткә шул сорауны бирәсе килә: “Сандугачның чыпчыкка кияүгә чыкканын күргәнегез бармы?”.
Җавап биргән очракта, дәлилләр белән булсын иде.
Галимҗан хәзрәт Корбангали ЗАКИРОВ.
Питрәч районы, Ленино-Кокушкино авылы имамы.
P.S. Бу темага башка дин әһелләренең дә фикерен көтәбез.
Комментарии