- 12.12.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №49 (7 декабрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мөхәммәтгалим 1942нче елның кышында сугышка китә. Сугыш башыннан ук китмәвенең сәбәбе шунда, ул тракторчы булып эшли, ә механизаторларга, тылда кирәк булгач, «бронь» бирәләр. Гадирәк әйтсәк, фронтка җибәрмичә торалар аларны. Ләкин фронтта хәлләр катлаулана бара, солдатлар бик күп үлә һәм, ниһаять, Мөхәммәтгалимгә дә чират җитә. Аңа повестка килә һәм ул бер яшьлек улы белән хатыны Зәйнәпне калдырып, фронтка китеп бара.
1939нчы елда Гороховец дигән бер җирдә «сборларда» булган була ул, анда өйрәнүләр үтә. Гороховец – совет концлагерьларының берсе буларак, андагы коточкыч шартларда хезмәт итүче солдатлар, кайсы – ачлыктан, кайсы – авырулардан, кайсы авыр эштә имгәнеп, бик күпләп үләләр. Солдатлар урман кисә, авыр, туң бүрәнәләрне билдән кар ерып, күтәреп ташыйлар. Ашау-эчү бик начар – рәтләп чистартылмаган бәрәңге «баландасы» һәм кап-кара, чеп-чи арыш ипиеннән башка берни дә булмый диярлек. Җәй көнне урманда җиләк-җимеш, төрле үләннәр ашыйлар. Күбрәк кыш көне кырыла солдатлар. Мөхәммәтгалим 2-3 ай түзгәч, яз башында аны военкомат кире чакыртып ала, чөнки язгы чәчүгә механизаторлар кирәк була. Шулай итеп, үлмичә, туган авылына кайту бәхетенә ирешә ул чакта.
Мөхәммәтгалим фронтка Мәскәү аша китә. Ул чакта фашистлар Мәскәү астында беренче тапкыр җиңелү ачысын татый. Совет армиясенең көчле контрһөҗүме нәтиҗәсендә алар бик зур югалтулар кичереп, Мәскәүдән чигенергә мәҗбүр булалар. Мөхәммәтгалим Мәскәү астында сугышта катнашырга өлгерми, аны бер айлык элемтәчеләр курсына билгелиләр. Курслардан соң 968нче укчы батальонга элемтәче итеп җибәрәләр. Уртача гына буйлы, җитез, теләсә нинди авыр эшкә чыдам авыл егете элемтәче һөнәрен бик тиз үзләштерә. Җыйнак гәүдәле, җитез солдат батальон командирына бик ошый. «Пластуннарча» җиргә сыланып, кәлтә сыман шуышып йөрүче элемтәче солдатка нинди йомыш кушсаң да җиренә җиткереп үти. Өзелгән элемтә чыбыкларын ялгый, төрле фәрман, «донесениеләрне» штабтан алып кайта, кабат илтеп тапшыра. Сугыш дәвам итә, фашистлар бик каты каршылык күрсәтә, ләкин әкренләп чигенә баралар.
Мөхәммәтгалимнең батальоны һөҗүм итеп, штурм белән Великие Луки шәһәренә керә. Великие Луки стратегик шәһәр булганга, аның өчен каты бәрелешләр башлана, берничә тапкыр кулдан кулга күчә. 1943нче елның язына кадәр немецлар кулында булып, язгы контрһөҗүм нәтиҗәсендә ул Кызыл Армия кулына эләгә. Шул бәрелешләрдә үлгән немец һәм совет солдатларының гәүдәләре яз башында череп, таркала башлый. Күңелне болгатып, укшытучы ис бөтен фронтка тарала. Шундый каты дәһшәтле сугыш барганда ике кара-каршы булган яклар үзара килешеп, бәрелешләрне туктатып торалар. Санитар машиналарына немецлар да, безнекеләр дә үз солдатларының мәетләрен җыялар, аларны җирлиләр, җыеп алгач, янә сугыш башлана. Великие Луки янындагы сугыш вакытында Мөхәммәтгалим батальоны һөҗүм иткәндә бер калкулык каршысына килеп чыга. Кызу темп белән барган батальон өстенә кинәт калкулыктан пулемет явы башлана. Көтелмәгән атыш нәтиҗәсендә батальон бер взводка якын солдатын югалта, байтак солдат яралана. Баш күтәрерлек тә түгел, фашист пулеметы бер туктамый ата да ата. Комбат окоплар казып, шунда урнашырга әмер бирә. Рота командирларын җыеп, бу хәлдән чыгу юлын табарга тели. Ниһаять, бер фикергә килеп, бер яшь рус егетенә, менә сиңа дүртәр гранаталы өч бәйләм. Барып, ДЗОТны юк итәргә кирәк, дип әмер бирә. Егет шуышып китә. Менә ул граната ыргытырлык арага җитә. Ләкин аны күреп алган фашист бертуктаусыз ата. Бер мизгелгә тынып калган арада егет күтәрелеп, граната бәйләмен ыргытмакчы була, ләкин пулемет яңадан ата башлый. Егет гранатасын ыргытып өлгерми, берничә ядрә аны аркылыга тишеп үтә. Ул гранаталары белән бергә җиргә егыла.
Комбат, коммунистлар, комсомолецлар арасында берәр доброволец бармы, дип сорый. Шунда бер мари егете кул күтәреп, мин барам, дип, алга чыга. Ул да өч бәйләм граната тагып ДЗОТка таба шуышып китә. Ул барып җитеп, бер җаен китереп, гранаталар бәйләмен ыргыта. Көчле шартлау яңгырый. ДЗОТ тынып кала, ләкин берничә секундтан янә «телгә» килә. Һәм икенче бәйләмне ыргытырга җыенган солдатка ата. Егет ыргыткан граната бәйләме бу юлы ДЗОТка барып эләкми. Чөнки пулемет уты аны да тишкәләп үтә. Ул да гөрселдәп җир өстенә килеп төшә.
ДЗОТ пулеметы үкереп атуын дәвам итә. Җиргә сеңгән батальон берничек тә атакага күтәрелә алмый. Батальон командиры күрәләтә солдатларын югалтырга ярамаганлыгын аңлый, шуңа күрә ул атакага барырга әмер бирми, чөнки немец ДЗОТы батальонны кырып салачагы ап-ачык. Тагын берәр солдатның кайсысын җибәрергә дип, текәлеп аларның йөзләренә бага. Менә ул Мөхәммәтгалимгә туктала һәм «Якупов, син тәҗрибәле солдат, әле элемтәче дә. Булдырсаң, син генә булдыра алырсың. Бу ДЗОТны ничек тә дөмектерергә кирәк!» – дигән әмер бирә. Әмер тикшерелми, ул үтәлә, дигән төшенчә бар армиядә, каршы килә алмыйсың. Каршы килсәң, йә штрафбатка эләгәсең, әле шулай гына котыла алсаң… Трибуналга да биреп, бөтенләй харап итүләре дә бар. Сугыш бара, законнар бик каты. Ни эшләмәк кирәк, Мөхәммәтгалим өч бәйләм граната тага һәм миңа ПТР (танкка каршы корал) һәм термит (үзлегеннән кабынып китеп яндыручы) патроннар бирегез, дип сорый. Аңа ПТР һәм термит патроннары бирәләр һәм ул шуышып ДЗОТка таба юнәлә. Икенче булып киткән солдат янына якынлашкач, ул аның әле исән икәнен, бик каты яраланган, ияге чәрдәкләнгән, үзе кан эчендә ятканын күрә. Солдат аны күреп: «Михаил (Мөхәммәтгалимне руслар шулай дип атыйлар). Мин каршы килеп, бармаган булсам, бәлки. исән-сау штрафбатта булыр идем. Хуш, мин үләм инде», – дип, соңгы сулышын ала.
Мөхәммәтгалим аңлый, әгәр ул да тегеләр кебек алга барып, ДЗОТны шартлатырга теләсә, аның язмышы да шундый ук булачак. Ул як-якка карап ала һәм сул якта сөзәгрәк кенә бер ерганак кебек җир күреп ала. Ул көчле ут астында шул ерганакка шуыша һәм аның төбеннән барып бер сазламыкка килеп чыга. Анда камышлар, вак куаклар үсә, ул шуларга ышыкланып. ДЗОТка якынлаша һәм шуннан торып. ПТРны төзәп ата. ДЗОТтан кара төтен ургылып чыгып, яна башлый. Мөхәммәтгалим тагын берничә тапкыр ата. ДЗОТ яна, пулемет тавышы тына. Бераздан ул якынрак килеп ДЗОТ амбразурасына бер-бер артлы ике граната бәйләме ыргыта, көчле шартлаулар яңгырый, батальон дәррәү күтәрелеп калкулыкны яулап ала. Ләкин немецларның көчле, икенче эшелонына – немец окопларына килеп чыга. Немецлар һәм совет солдатлары ялан кул белән сугыш башлыйлар. Комбат, политкомиссар үтерелә, байтак солдатлар да үлә. Мөхәммәтгалимнең граната ярчыгы җилкәсен умырып ала. Каты яраланган килеш ул госпитальгә эләгә. Терелеп чыккач, аны аерым элемтә батальонына җибәрәләр.
Сугыштан исән кайткан Мөхәммәтгалим гомере буе механизатор булып эшли. ДЗОТны юк иткән өчен берәр орден-мазар бирмәделәрме, дип сораганда ул, командир, комиссар үлгән, мин – госпитальдә, кемгә кирәк? Иң мөһиме – исән калдым, дип җавап бирә иде ул. Шулай да күкрәгендә сугыштагы хезмәтләре өчен (за боевые заслуги), «Батырлык өчен» (за отвагу), «Кенигсбергны алган өчен» (За взятие Кенигсберга) дигән медальләре бар иде.
Граната, снаряд ярчыклары тишкәләп бетергән, дары, төтен, корым сеңгән шинель кигән, аркасына рация аппараты, элемтә кабеле чорналган катушка аскан гади генә бер солдат, татар халкының тыйнак кына, ләкин куркусыз бер улы Мөхәммәтгалим Якупов автоматын тотып, әле дә булса ашкынып алга, атакага, Бөек Җиңү көнен якынайту өчен барган кебек күз алдында тора.
Р. S. Әтием Мөхәммәтгалим Якупов сабыр, тыйнак кеше иде. сугыш турында бик аз сөйли иде. Яшьлегем белән белмичә, мин дә әтиемнән бик аз сораштырганмын инде. Бу язмам да аның сирәк бер истәлеген искә төшерү генә булды. Урыны оҗмахта булса иде газиз әтиемнең.
Рәис ЯКУПОВ,
Чаллы шәһәре

Комментарии