Каз кыйссасы

Каз кыйссасы

Узган гасырның 60нчы елларында әле авылда каз асрамаган кеше булмагандыр, кайбер хуҗалыкларда икешәр-өчәр оя үстерәләр иде. Авылда каз көтүе бар иде, дүрт баш казга (бәбкәгә) бер көн исәбеннән чиратлашып көтә идек.

Безнең дә бар иде ул каз дигәнебез. Иллә дә акыллы иде үзе. Дистә еллар өйдә мич артында йә карават астында утырып, 10-12 бәбкә чыгара иде. Әби: «Ул каз инде тутаң белән бер яшьтә», – ди торган иде. Чыннан да ул каз инде бик картайды, тик ел саен 10-12 биби чыгаруын дәвам итте. Ата каз үзебездә юк, урамына бер-ике хуҗалыкта гына була торган иде. Без казны үзебездән ерак түгел, 5-6 хуҗалык аша гына урнашкан Дәүләтша җизниләргә илтәбез. Аларның ата казлары безнең казны бик «җылы кабул итә», янындагы казлары да «көнләшми».

Март ахыры, апрель башларында казыбыз көн аралаш йомырка салып, утыра башлый. Каз оясы махсус тал чуманда чаршау артына яшерелә. Утырган вакытында каз бик усаллана, янына килсәң гайрәтләнеп ыслый башлый, чукып алырга да күп сорамый. Каз оясында тыныч кына утырмый, торымнан-торымга астындагы йомыркаларын томшыгы белән әйләндерә, түше кызганда аякларына басып йомыркаларына «сулыш бирә». Ике-өч көнгә бер тапкыр, йомыркаларын бик «тәптишләп» күмеп, чыгарга сорый. Ишегалдына чыгуга йомышын башкарып, ашык-пошык тамак ялгый, су эчә дә оясына ашыга.

Каз ояда айга якын утыра. Апрель азагына бәбкәләр борынлый башлый. 3-4 көн дигәндә бәбкәләр йомыркаларыннан арынып, әниләренең канат астында урын ала. Ишегалды ямь-яшел чирәм, гүя шул бәбкәләрне көтә. Нәкъ ун бәбкә! Әниләре тирәсендә мәж киләләр. Тик соңгы елларда әниләренең генә балаларына игътибары җитми башлады. Төгәлрәге, балаларын бөтенләй дә үз итми, томшыгы белән дә чукыштырып ала. «Гомер иткән каз»ының бу тотышы әбиебезгә бер дә ошамый, казны тотып алып борынына суккалап та карый, каз гына һаман үзенекен итә, балаларын рәнҗетә. Әбиебез казның томшыгына узган елгы каз каурыен тыгып куя, тик бу җәза да булышмый, каз үз балаларын борчудан туктамый. Казның бу «кыланмышы» әбиебезне чыгырыннан чыгара – ул казның өске томшыгын кисеп ала. «Менә хәзер чукып кара» янәсе.

Шулай да казыбыз бәбкә чыгаруыннан туктамады. Җизниләрнең ата казы да безнекенә игътибарын киметмәде... Тик казыбызның тәпиләре генә хуҗасын «тыңламый» башлады. Көтү вакытына бәбкәләр матур гына үсеп җитте җитүен дә, әниләре генә балаларын көтүгә йөртә алмый. Бер чара кала, ул да булса бәбкәләрне әтиләре янына кушу. Әби карары белән шулай эшлибез дә. Ата каз да, янәшәсендәге ике ана каз да әби тәкъдимен «җылы кабул итә». Кыскасы, безнең бәбкәләр көтүгә шул гаиләгә кушылып йөриләр. Иртән көтүгә кузгалалар, әниләре бик риза булып капка төбеннән озатып кала. Кичен, сәгать дүртенчеләрдә, капка төбендә балаларын каршылый. Аларның очрашуларын күрсәң, муеннарын сузып, әниләрен нишләтергә белмиләр, гөр дә гөр! Карап торсаң, исең китәр. Менә кайда ул ана белән балалар якынлыгы, назы!

Шундый казыбыз бар иде безнең! Ул йомырка салмый, бәбкә чыгармыйча тагын ике ел яшәде. Аны, чалып, ит ясарга ни әтиебезнең, ни минем кулыбыз бармады. Гаиләбез өчен бик тә игелекле кош иде бит...

...Шулай да әбиебез җитди карарга килде «тилмертмәскә казны, ашый да алмый бит, ә тәпиенә баса алмавына ел була».

Тик күпме кайнатып та сугымның ашарлыгы булмады, бик тә картайган иде казыбыз.

Бүген авыл кешеләре каз асрамый, әзер бәбкәләр сатып алып кына үстерәләр. Чишмә буенда гөж килүче казлар авазы минем күңелемдә балачактан калган каз кыйссасын яңарталар.

Азат ҺАДИЕВ,

 Мамадыш районы, Олыяз авылы

Комментарии