Рәнҗетмәгез хайваннарны

Мин этләр, мәчеләр, йорт хайваннары белән гөр килеп үскән авыл кызы. Хәзер дә мәчем бар, шәһәрдә яшәсәләр дә, туганнарым да мәче асрый. Мәче балалары белән булган бер хәлне язасым килә.

Сигезенче класста укыган чагым. Безнең авылдан өч километр ераклыктагы мәктәпкә йөреп укыйбыз. Май ахыры. Шундый матур көннәрнең берсендә өйгә үзем генә кайтып барам. Кинәт минем артымнан велосипедка утырган яшьтәш малай куып җитте. «Әйдә, утыр, тимер юл күперенә кадәр илтеп куям үзеңне», – ди. Утырдым багажнигына, акрын гына, тату гына сөйләшеп кайтабыз. Кинәт зәгыйфь кенә итеп песи баласы мияулаганы ишетелде. Тиз генә барып карасак – нәни генә өч песи баласы. Ерак та түгел әниләре үлеп ята. Мин, әлбәттә, аларны яулыгыма төреп алдым. Сөт эчертәм дә, үстерәм, дидем. Тик юлдашыма минем бу гамәлем ошамады. Күпергә җиткәч, ул аларны елгага суга ташлады. Мин еладым, ул көлде генә. Бу хәлне берәүгә дә сөйләмәдек. Бәлки оныткан да булыр идек, еллар үтеп, аның үзәк өзгеч авыр кайгысын уртаклашырга баргач, үзе искә төшерде. Улы суга батып үлде аның. «Бәлки мине теге песиләр каргагандыр», – диде ул. Мин аны юатырдай сүзләр тапмадым. Хәзер оныкларыма сөйлим: «Рәнҗетмәгез хайваннарны!»

Кафия КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа шәһәре

Комментарии