- 21.05.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №5 (май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бөек Җиңүгә 80 ел. Дәһшәтле еллар. Тылдагылар фронт өчен көнне төнгә ялгап эшләсә, фронттагылар ут эчендә илне фашист илбасарларыннан чистарта... Гасырлар үтсә дә Бөек Ватан сугышы онытылмас, илебез Җиңү көнен бәйрәм итәр. Күз яшьләре белән үтә торган бердәнбер бәйрәмебез ул безнең.
80 ел гомер үтте. Сугыш башланганга тагын ике айдан 84 ел. Совет сугышчылары ничә мең километр юл үткән, һәр карыш җир өчен җанын корбан итә итә алга атлаган.
Менә минем кулымда үзенчәлекле дәфтәр. Аны Арча районы Яңа Кенәр авылында гомер итүче Гәүхәрия апа белән Наил абый бирде. Бу Гәүхәрия апаның әтисе Габделәхәт абыйның сугышта язып барган шәхси көндәлеге. Гәүхария апа латин графикасында язылган көндәлекне хәзерге хәрефләргә күчереп язган. Сүз уңаеннан әйтим, Наил абый безнең авыл Түбән Оры егете, минем беренче укытучым Равилә апаның улы, якын туганнары – безнең күршебез, икенче әтиебез әниебез булган Рәшид абый белән Газзә апаларда үсте диярлек. Ә Гәүхария апа Арча районы Өстеял (кечкенә Әтнә) авылы кызы. Әтисе дә шунда туган. Яңа Кенәрдә Кызыл юл районында райкомда бухгалтер булып эшләгән. Шуннан армиягә китеп, сугыш башланып, әйләнеп кайткач шушы ук райкомда вәкил булып эшләгән Гөлҗәүхәр сылу белән тормыш корып җибәргәннәр. Ләкин торыр урын, фатир булмауны сәбәп итеп туган авылларына кайталар һәм 6 бала – 3 егет, 3 кыз үстерәләр. Ата кеше Карл Маркс исемендәге колхозның бер бригадасы булган Өстеялда бригадир булып хезмәт куя. Хәер, бу гаилә турында газетабызның киләсе санында тәфсилләбрәк сөйләрбез. Бүген Габеләхәт абый ярдәмендә фронт сукмакларын барларбыз.
Габделәхәт абый, аны авылда Әхәт дип кенә йөрткәннәр, 1940нчы елда армиягә алынып, сугышны шунда каршылый һәм туган якларына 1946нчы елда гына әйләнеп кайта ала. Фашистларны өннәренә кадәр дөмбәсләгәннән соң да, аның өчен сугыш бетми әле: ул бендерчыларны тармар итүдә катнаша. Гәүхәрия апа сүзләренә караганда, бендерчылар фашистларга караганда да яманрак булды, дип әйтә торган булган ул. Һәм аның өчен сугышның да яманы шул Украин җирендә булгандыр, дип фаразларга буладыр. Чөнки аның көндәлеге 1945нче елның май башы белән төгәлләнә.
5 елга сузылган михнәтле тормыш сукмаклары Исмәгыйлов Габделәхәт Исмәгыйль улы көндәлегендә. Кемдер, монда бернинди дә яңалык юк, күчештә күчеш, хәрәкәт турында гына сүз, дияр. Ә мин шушы көндәлек аша ни өчен фашистларның берничә ай эчендә Мәскәүгә килеп җитүен, аннан Совет армиясенең адымлап-адымлап кына аларны куа алулары, һәм биниһая корбаннар санының күп булуы сәбәбен аңладым. Хәзерлек бик чамалы булган...
Кайбер авыл-шәһәр исемнәре аңлашылмый. Интернет ярдәм итә алмады аныкларга. Шулай ук кеше исемнәрендә дә төгәлсезлекләр булырга мөмкин. Сорарга Әхәт абый үзе дә юк. 66 ел бергә гомер кичергәннән соң Габеләхәт абый да, Гөлҗәүхәр апа да бүген гүр ияләре инде. Урыннары оҗмах түрендә булсын, искә алуыбыз дога булып ирешсен!
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Чытырманлы, кан-күз яшьләре белән сугарылган сугыш сукмаклары буйлап...
1940 ел.
30 июнь. Җир бүлегендә эшләгән чак. Армиягә китәргә повестька тапшырырга дип военкоматтан хәбәр килде.
31 гыйнвар. Расчет алып 31 гыйнварда авылга каттым.
2 февраль. Кич Шурага бардым. Минем белән Җ.дә барды. Бу аның белән соңгы күрешү иде. Авылга төнлә генә әйләнеп кайттым. Икенче көнне авылдан киттем инде. Кенәргә барып район военкоматына кердем. Төштән соң 8 ат белән Кенәрдән чыгып киттек. Барысы 15 кеше идек. Иябаш авылына кереп кундык. 4нче февральдә Арча станциясендә поездга утырттылар. Пенза шәһәрендә 1 көн торгач (кала ошамады, матур түгел), Харьков һәм Киев шәһәрләре аша уздык. Менә бу шәһәрләр матур. 13нче февральдә частька килеп җиттек. Казармада йокладык. 14ендә яңа киемнәр бирделәр. Үзебезнекен складка тапшырдык.
1 май. Шәһәргә парадка бардык. Бик күңелле булды. Житомир бик зур шәһәр түгел. Трамвай аз йөри. 25нче майда үз киемнәребезне авылга җибәрдек.
10 июль. Каравылда торганда, каядыр китәсебез мәгълүм булды. Запас эчке киемнәр бирделәр. Киемнәребез көрән, аякта кирза итек.
15 июль. Бөтен полк белән станциягә киттек. Анда кирәк-яракларны көн буе поездга төядек. Кич белән утырып юлга кузгалдык.
17 июль. Иске чик буендагы станциядә поездны бушаттык. Төштән соң таш юлдан көньякка таба җәяү киттек. Җилкәбездә тулы сугыш кирәк-яраклары. Көн саен 60–65 км барабыз. Көн эссе, йөк авыр. Бик ардык.
20 – 21 июль. Бер урманда ял итеп алдык. Аяклар арды.
22 июль. Румыния чигенә якынлашабыз.
23 июль. Чиккә килеп җитеп, төштән соң ут ачарга позициягә урнаштык. Мин радист.
24 июль. Иртәнге 5тә дошманга каршы ут ачарга тиеш идек. Приказ булмады. Кичкә көнчыгышка табарак китеп яңадан коралларны урнаштырдык. Бездән ерак түгел, 15 километрлап Көнбатыш Украина авылы.
25 июль. Румыния белән килешү төзелде. Димәк, Бессарабия безнеке.
14 июль. Прут елгасы буенда лагерьда булдык.
15 июль. Кораллар һәм тракторлар каядыр станциягә китте. Ә без яңадан Житомирга күчтек.
21 июль. Итегемнең үкчәсе тузып бетү сәбәпле аягым кабарды. Егермеләп кешене автомобильләргә утырттылар. Кич Житомирга кайттык. Бессарабиядән Житомирга кадәр гел таш юл.
31 июль. Элек торган урыннан башка иптәшләр дә безнең янга кайтып җитте. Казармаларны чистартып караватлар урнаштырдык. Үзебез урманда йокладык. Аннан соң казармага күчтек. Ул урманга бик якын.
7 ноябрь. Парадка бара алмадым. Безнең батареяны каравылда калдырдылар. Мин дозорда йөрдем. Октябрь бәйрәменә кадәр тактик өйрәнүләргә дип орудиедән ату өчен 35 км ераклыктагы полигонга бардык. Мин әле һаман радист.
9 ноябрь. Гайзуллин Акбәр белән мине һәм башка батареялардан яңадан 10 кешене иртән станциягә озаттылар. Поездга кич кенә утырдык. Башка частьлардан да кешеләр күп иде, пехота. Поездда шартлар мактанырлык түгел. Документ буталган, станцияләрдә продуктлар бирмәделәр. Безне өченче батареядан бер кече командир озата барды. Кая баруыбыз билгеле түгел.
22 декабрь. Кичкә таба Львов шәһәренә килеп җиттек. Шәһәр урамы буенча җырлап стройда барып бер институтның спортзалында йокладык. 4 катлы бик матур йорт.
13 декабрь. Төштән соң элеккеге Польша кавалериясе торган казармага барып урнаштык. Без килгәндә биредә кеше аз иде. Аннан соң бик күп җыелдык. Ял көнне шәһәргә кинога бардык. Безнең казарма зур түгел, ике катлы күп бүлмәле. Урам аркылы гына ларек бар.
1941 ел
2 февраль. Без 10 кеше, безнең полктан башка полкка махсус курска җибәрделәр. 3 айга. Ял көнне шәһәр аркылы элек торган җиргә кайтып йөрдек. Шәһәр матур, тик мактарлык түгел. Практикада зенит нокталарына барып, пушкаларның төзеклеген тикшердек. Ике мәртәбә складта да булдык.
17 март. Безне яңадан үзебезнең полкка чакырып алдылар.
28 март. Безне төрле дивизияләргә, төрле шәһәргә таратачаклар, дип сөйлиләр. Китәргә әзерләнәбез.
29 март. Дивизиябез белән матрацларыбызны җыеп кечкенә генә станциягә барып җиттек, пушкаларны поездга төядек. Аннан үзебез дә шунда утырдык.
3 апрель. Иртәнге бишләргә Киев шәһәрендәге бер станциягә поезддан төштек. Пушкаларны һәм башка коралларны бушаттык. Кичен генә казармага килеп урнаштык. Ял көннәрендә шәһәргә чыгарга рөхсәт бирделәр. Ләкин май бәйрәмендә шәһәрдәге парадка бармадык. Казармада пехотачылар, курсантлар. Яшьләр. Беркөнне шәһәргә тарихи музейга алып бардылар. Шәһәр бик матур. Трамвай маршрутлары 30нчыга җитә. Безнең урамнан 29нчы трамвай йөри. Ашханәбезне лагерьга күчерделәр. Мин радист.
Май июнь айларында бик күп яшьләр хисабына тулыландык. Июнь аенда бик күп җыйналдык. Нигәдер күңел тыныч түгел.
18 июнь. Курсантлар бар кирәк-яраклары белән төялеп күчеп киттеләр. Зәйнуллин Әкъбәрне пехотага күчерделәр. Ул лагерьда яши башлады. Без казармада калдык.
20 июнь. Безнең дивизия поездга төялеп төштән соң көнбатышка таба китте. Нигәдер йөрәк ашкына.
22 июнь. ГЕРМАНИЯНЕҢ БЕЗГӘ КАРШЫ СУГЫШ БАШЛАВЫН ХӘБӘР ИТТЕЛӘР. ПАТРОННАР ӨЛӘШТЕЛӘР. ҺӘРВАКЫТ ӘЗЕР ТОРЫРГА КУШТЫЛАР.
23 июнь. Иртән станциягә килеп поезддан төштек. Кичкә таба чик буеннан ерак түгел бер урманга барып урнаштык. Палаткалар кордык.
25 июнь. Яңа маркалы противогазлар бирделәр. Медальонга йорт адресларын язып тыктык. Һәркөн урманда һәм кырда дошман десантын тоталар. Безнең милиция формасына киенгәннәр.
26 июнь. Базадан яңадан урманга күчендек.
29 июнь. Төштән соң урманнан күчеп киттек. Кичкә таба таш юлдан стройга тезелеп барганда дошман самолеты безне бомбага тотты. Безнең взводтан Верамиев үлде, Долгошин яраланды. Пехотачылар арасында да яралылар күп иде. Самолет пулеметтан да атты.
6 июль. Җәяүләп көнчыгышка таба баруыбызны дәвам итәбез.
7 июль. Иске Константиновка шәһәрен узганнан соң дошман безне куып җитте. Без 5 кеше 15 километрлар машинада барганнан соң, безне машинадан төшерделәр. Яңада җәяүгә калдык. Шулай атлаганда җигүле пар ат табып, Веница шәһәренә таба таш юл буйлап киттек.
9 июль. Веница шәһәрендә бер тәүлек тордык та тагын таш юлдан киттек. Үзәк урамнары дошман бомбалары астында җимерелгән шәһәр аркылы үттек.
12 июль. Днепр буена килеп җитеп 1 көн ял итеп алганнан соң төнлә белән баржа белән суның икенче ягына чыктык. Киевка 90 км. Көн-төн яп-якты.
Чернигов өлкәсен узганда Сергеевка авылында 2 кич йокладык. Тагын кузгалдык.
29 июль. Прилуки шәһәренә килеп җиттек. Шәһәр бик кечкенә. Комендатура безне икенче шәһәргә җибәрде.
31 июль. Аны да узып бер авылга килдек. Анда зенитчылар урнашкан иде. Димәк, без бүгеннән зенитчылар...
8 август. Безнең дивизия пушкаларын поездга төяп тагын утырып китте.
10 август. Иртән зур булмаган трамвае булган промышленность шәһәрендә поезддан төштек.
11 август. Шәһәрдән 2 генә км Тополь дигән авылда тора башладык. Колхозда урак вакыты. Колхозга урып-җыюда булыштык.
5 сентябрь. Кече калибрлы пушкада коручы булып эшли башладым.
10 сентябрь. Пушканы тапшыру өчен мине Котов белән Полтава шәһәренә командировкага җибәрделәр. Пушканы төяп поездга утырып киттек.
12 – 13 сентябрь. Лубятин станциясендә тордык.
14 сентябрь. Полтавага килеп җиттек. Пушкаларны складка тапшырдык. Шәһәр артык матур түгел. Яратмадым аны. Трамвай йөреп тора.
15 сентябрь. Полтавадан поездга утырып киттек.
16 сентябрь. Иртән Харковька килеп җитеп төштек. Шәһәр бик матур. Дошман самолетлары төн буе шәһәрне бомбага тотты. Артык зарар китерә алмадылар.
17 сентябрь. Көндез кино карадык. Юлда барганда ашау-эчү бик әйбәт булды. Ашамлыкларын көн саен алдык.
18 сентябрь. Харковьтан поездга утырып киттек.
20 сентябрь. Иртән Зима шәһәренә килеп җиттек.
25 сентябрь. Приборный атуга күчтем. Поза №21.
1 октябрь. Пушканы танкка ату өчен алыштырдык. Аннан дошман танкларын көтә башладык. Бездән 20 км ераклыкта безнең самолетлар дошман танкларын бомбага тотып күбесен юк итәргә өлгерде.
4 октябрь. Дошман самолетларына ату өчен яңадан иске позициягә күчтек.
9 октябрь. Иртән кечкенә генә һәм ямьсез Мирополь шәһәренә килеп җиттек.
10 октябрь. Иртән тагын китеп бардык. Курск өлкәсендәге бер авылга урнаштык.
19 октябрь. Тагын күчеш башланды.
26 октябрь. Бер шәһәрдән икенчесенә бик начар юллардан бара торгач машина белән саубуллашырга туры килде, алга таба ат белән киттек. Чөнки ягулык юк.
Күченүләр алга таба да дәвам итте.
23 ноябрь. Предков белән икебезне 1нче ротага күчерделәр.
(Дәвамы бар)
Комментарии