Сак белән Сок булмыйк!

Сак белән Сок булмыйк!

Галимнәр суның тәэсир көчен ачыкларга теләп, тәҗрибә үткәргән. Ике стаканга салганнар. Бер стакандагы суга карап иң матур сүзләр әйткәннәр, ә икенче стакандагы суга: «Син аңгыра, мәхлук», – дип, икесен дә салкынга куйганнар. Беренче стакандагы бик матур бизәкле кристаллга әйләнгән, ә икенчесендәгесе каралып туңган. Димәк, да җанлы булып чыга.

Кеше организмының 80 %ы судан торганлыгын искә алсак, начар сүзнең кешегә нинди тәэсир ясавын, хәтта язмышын үзгәртүен, сәламәтлеген какшатуын, мәкальдәгечә, «баш казыгы» булуын аңлау авыр түгел.

Борынгылар моңа әһәмият биргән. Ул чакта кешеләр табигатькә бик якын торган, сизгерлекләре дә, алдан күрүчәнлекләре дә көчле булган. Хәзерге цивилизация заманында баш миенең ун гына проценты эшли икән. «Сак белән Сок» бәетен өлкән буын яхшы хәтерлидер. Күренекле язучыбыз, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла бу бәетне борынгылардан саный. Ике бертуган малай, үзара сугышып, шулкадәр дошманлашалар ки, әниләре бер-берегезне күрергә тилмерсәгез иде, дип каргый. Шул ук минутта малайлары кошка әверелеп, тәрәзәдән очып чыгып та китәләр. Шуннан бирле күрешергә җай эзлиләр икән. Менә күрешәбез дигәндә генә, таң атып күрешә алмый калалар. Әниләре үкенә, әмма әйткән сүз – аткан ук, кире кайтарып булмый. Кем гаепле? Сүз тыңламаган, ананы ана дип белмәгән балалармы, әллә йөрәк парәләрен каргаган бәхетсез анамы? Монда гаеплене кистереп атап булмый. Әмма сабыр була белү һәркемгә фарыз һәм ул күп бәлаләрдән саклап калачак.

Аллаһы Тәгалә кешене акыл белән бүләкләгән. Кечеләр олыларны хөрмәтләргә, рәнҗетмәскә, ә өлкәннәр начар сүзләр әйтүдән сакланырга тиеш. Әби-бабаларыбыз моны яхшы белгән, гореф-гадәтләрне саклаган. Килен каената алдында пышылдап сөйләшкән – бу тел яшерү дип аталган. Каенана килененә «кызым» дигән, пешерергә, йорт эшләре алып барырга өйрәткән. Олылар оныкларын караган, ачулары килсә дә, ямьсез сүз әйтмәгәннәр. Киресенчә, «рәхмәт төшкере», «бәхетең булгыры», дигәннәр.

Гомумән, якыннарыңа гына түгел, башкаларга да ягымлы мөнәсәбәтеңне белдерергә ашык. Яхшы сүздән күңел күтәрелеп китә, адәм баласына рәхәт була. Соңгы елларда капитализм төзү белән мавыгып, безнең идарә итүчеләр инде файдалары тими башлаган кешеләрне оныталар. Түбән эш хакларын, пенсияләрне ике тиенгә арттырып, түләүләрне бик күпкә күтәрәләр. Яңа электростанцияләр салынганы юк. Аларны, нигездә, 50-70нче елларда салдылар. Безнең балачак, яшьлек шул елларга туры килеп, ашасын ашамадык, киясен кимәдек, күрәсен күрмәдек, теләкләргә ирешмәдек, хыялларыбыз җилгә очты. Ул электростанцияләр күптән үз хакларын түләде, әмма хәзерге хөкүмәт елына 3-4 мәртәбә электрга бәяне арттырып кына тора. Газ сукыр тиен торганда, туган авылым яныннан Көнбатыш илләренә газ илткән «Дуслык» газүткәргече мәктәпләргә, өйләргә 200 метрлап кына җитәр-җитмәс узып китте. Ә без ничә еллар утын ягып интектек. Балаларны пальто, киез итек киеп укыттык. Укучыларыбыз хакында әйтеп тә тормыйм. Инде рәхәткә генә тиендек дигәндә, газның бәясен 3 сум 49 тиенгә күтәреп «сөендерде» хөкүмәтебез. Әйтерсең, җир астында газның бәясен арттырып торучы җан ияләре бар. Нефть, газ һәм башка табигый байлыкларны оятсызларча үзләштергән олигархлар төкереп бирә мескен халыкка. Ил башлыклары монополистларны, коррупционерларны, ришвәтчеләрне сүккән була, ә үзләре аларга таларга шартлар тудырып тора. Шуларны да тезгенли алмагач, халыкны түзә алмаслык сынаулар алдына куеп, ил башында ник утыра икән алар? Нигә законнар байлар өчен, яки халыкны уйлыйбыз, дип ялганлау өчен? Гади генә мисал. Авылда пай җиреңне алып кара! Минем бәрәңге бакчамны 2000 елда эшли башлаган картлар йорты өчен район социаль яклау бүлеге тартып алды. Ул җир читтә, картлар йорты ихатасына керми иде. Менә анда ничә еллар чүп үләне үсеп утыра. Исем өчен үлән чәчтеләр, картлар печән ашамый, ләбаса.

Көн саен бер үзгәреш. Милиция полициягә әйләнде. Полиция дигәч, патша Русиясендә халыкны камчылаган, немецлар оккупациясе вакытында тыныч халыкны Германиягә куган, үтергән, аскан ерткычлар күз алдына килә. Д.А.Медведев яшь шул әле, сугыш авырлыгы аның төшенә дә кермәгән. Әзрәк өлкән буынны ихтирам итәргә кирәк иде. Полиция әфәнделәренең эш хакы да 35-40 мең булачак. Ни өчен? Ул кадәрле акчаны каян алырлар икән? Күп акча алган әфәнделәр яхшы хезмәт итәрләр микән? Гади халыкка мөнәсәбәтләре ничек булыр? Ә аена 3-5 мең сум алган пенсионерлар нишләр?

Думада инде 20 елдан артык бер үк кешеләр утыра. Әзрәк халык турында кайгыртканнары «китте». Герцен әйтмешли, депутатлар «страшно далеки от народа». Гомумән, бездә законнарны тегеләй-болай әйләндерергә була. Һәркем үзенчә дөрес, әмма хакыйкать бер генә бит, җәмәгать. Мисал китерим. Ватан сугышында катнашкан өлкәннәребез каберенә тоташ мәрмәрдән истәлек ташы куя икән хөкүмәтебез. Бушлай. Шөкер, әтиебезнең кабер ташы әле әйбәт тора. Шулай да, өлештән калганчы, көмештән кал дип, хәрби комиссариатка кердем. Андагы хезмәткәр, үзе дә гаҗәпләнүен яшермичә:

– Фәкать 1991 елда вафат булучылардан башлана, – диде. Әтием Вагыйзь Галәви улы 68 яшендә 1982 елда вафат булды. Безнең әтиләргә исән чагында да, үлгәч тә, хәзерге шикелле хөрмәт күрсәтелмәде.

Хәзерге шикелле, дигәннән… 1991 еллардан, тырышып, капитализм төзи башлады түгелме Русия? «Без менә сугыш ветераннарына шундый-шундый яхшылыклар эшлибез. Совет власте елларында үлгәннәргә без җаваплы түгел, бигайбә. Алар куйсын иде ташларны», – дип әйтәләрдер.

Менә шундый җавап, туганнар. Килешмәсәгез, үзегезгә карагыз. Әтием 100 көнлек фин сугышында катнашкан, чатнама суыкта киез итек киеп киткән, ә сугыш беткәч, мартта Ленинград урамнарында шул киез итеге белән су ерып йөргән. Өсләрендә бет мыжгып торган. Ә Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугышка алынган, чөнки ул шофер булган. Сугыш бетеп, кайтам, дип торганда, япон самурайлары белән сугышка киткән. Өч сугышта катнашкан бит ул! Сугыштан соң машинага утырмады. Чөнки сүз биргән: исән калсам, машина йөртмәм, дигән. Пенсиягә кадәр тракторчылар бригадиры, колхоз механигы булып эшләде. Техниканың кайсы җире ватык икәнен гөрелтесеннән таный иде. Һәр елны 9 Майда йөрәгем елый:

– И әтием! И әнием! Бер дә бәхетегез булмаган сезнең, дим. Тукай бүләге иясе, язучы, сабакташым Фоат Садриев әйтмешли: «И, бар ич дөньяда бәхетсезләр бәхете дә». Шулай дип күңелне юатсак кына инде…

Рәшидә ГАЛӘВИ.

Питрәч районы, Күн авылы.

Комментарии