«Мин бәхетле ана»

82 яшьне тутырдым инде, әмма яшисе килә әле. Тормышымнан бик канәгать. Картым гына исәнлеккә туя алмады, бу якты дөньядан иртә китте. Ул сугышта катнашкан. Сугыш беткәч тә, аларны туган илгә кайтармаганнар. Суслонгер газапларын, ачлыкны күп күрергә туры килгән үзләренә. Ул сугыш бетеп 7 ел үткәч кенә кайтты. Мәрхүмкәем, шул чактагы авырлыкларны искә төшергәндә һәрчак күзенә яшь тулыр иде.

“Кар өстендә сукыр эчәгем шартлады. Операцияне шунда гына ясадылар. Аннары икенче җиргә күчерделәр. Шунда минем янга чаңгы белән килә иде. Кар өстендәге палаткада, күченергә рөхсәт бирелгәнче, берүзем яттым”, – дип искә ала.

1951 елда кайтты ул. Өч бала үстердек: бер кыз, ике малай. Аллага шөкер, балалар да әтиләре кебек акыллы булды. Үз көчләре белән укып, илгә хезмәт итәргә яраклы, безгә мәрхәмәтле, ярдәмче балалар булдылар. Кызыбыз мәктәптә эшли, бер улыбыз хәрби, икенче улыбыз “Татнефть”тә инженер. Өчесе дә эшләрендә дә, кеше арасында да авторитетлар. Мин бик бәхетле ана. Арабыздан иртә киткән әтиләре рухына, аның урыны җәннәттә булсын, дип намазымны укыйм. Ходаем кабул гына итсен.

Яшьлегебез сугыш елларына туры килде. Ул вакытта кешеләр бик мәрхәмәтле иде. Өй тулы бала-чага булсак та, әти-әни беребезне дә беркая да илтеп урнаштырмады. Авыр елларда нарасыйларын аякка бастырыр өчен бөтен көчләрен куйдылар. Хәзергеләр генә рәхәтлеккә чыдый алмый. Балалар йорты ятимнәр белән тулы. Хатын-кызлар тәмам чишенде. Авызларында тәмәке, кулда сыра. Әле ярый ир-егетләр гел чалбар, костюмнан йөри. Кызлар егетләргә үзләре асылына. Шундый оятсызларны җир ничек күтәрә?!

Аллага шөкер, картлыгыбыз бәхетле булды. Хуҗаларга, хәзрәтләребезгә рәхмәт, безне онытмыйлар. Бәйрәм саен күчтәнәчләр биреп торалар. Бер бүлмәле фатирымда рәхәтләнеп яшим. “Хәлең ничек, әни?” – дип өзелеп торган балаларым бар. Өстәлебездә нинди генә ризык юк. Ходайга шөкер итеп, намазларыбызны укып, илгә, җаныбызга тынычлык теләп, балаларыбызга исәнлек сорап утырырга инде безгә.

Шәмсенур ӘХМӘТГӘРӘЕВА.

Бөгелмә шәһәре.

Тудырган анамы, үстергәнме?

Мин бер парның татлы җимеше булып дөньяга килгәнмен. Әтием – машинист, әнием официант булып эшләгән. Иркәләп, назлап торырга Ходай миңа иң мәрхәмәтле, иң мөлаем әбиемнән дә өлеш чыгарган. Тик тигез канатлар астында озак тибрәлергә язмаган. Болай да бик сагындырып кына кайта торган әни өйгә юлны бөтенләй оныткан. Мин аның җитәкләп бакчага илткәнен, күкрәгенә кысып иркәләгәнен хәтерләмим. Ә шулай да бик сагына идем. “Әни нигә кайтмый?” – дигән сорауга әтинең күзләрен миннән яшереп, көрсенүен генә хәтерлим.

Көннәр, айлар, еллар үтте, тик әнинең кадерле аяк тавышы ишетелмәде. Әтинең чәченә кырау иртә төште, бәс кунды. Көне буе бетмәс өй мәшәкатьләре, бала тәрбияләү өстенә әбиемә тагын бер хәсрәт өстәлде. Әти еш кына өйгә кызмача, аннан ярымисерек кайта башлады, яшьнәп торган күзләре сүнек, алсу яңаклары куырылып калды. Әбиемнең күзләрендә яшь, маңгаенда тирән буразналары сызылды.

Беренче сыйныфка керәсе елны безнең кечкенә агач өебезне сүтеп, 5 катлы йортка күчерделәр. Тик бөтен шартлары килгән 3 бүлмәле фатир да мине шатландыра алмады. Әни безне теге йорттан эзләр дә, таба алмый китәр кебек тоелды.

Һәм көннәрдән беркөнне әти мөлаем, җыйнак матур гәүдәле, озын кара толымлы бер апаны җитәкләп алып керде дә бер сүз белән каршы килмәслек итеп әйтте:

– Менә, кызым, әни, әни, ди идең. Менә сиңа әни булыр, ә әнием – сиңа кызың…

Ул вакытта кем уйлаган менә шушы ягымлы, җылы карашлы апа үз әнием кебек якын булыр дип?!

Изге күңелле, мәрхәмәтле булып чыкты Зөһрә әни. Бер төн эчендә ул миңа көрән төстәге мәктәп формасы, ак алъяпкыч тегеп бирде. Беренче кыңгырау тавышын да без әни белән икәү тыңладык. Мәктәптән каршы алу, дәресләр әзерләтү, икенче көнгә кар кебек ак челтәрле ак алъяпкыч, ак оекбашлар, чиста мәктәп формасы якаларын тегеп барлап куюлар… Ул миңа бөтен җылылыгын, мәхәббәтен бирде. Әтинең һәркөн кәефләнеп кайтуларына әһәмият бирмәгәндәй күренсә дә, беләм, ул нык үрсәләнә, миңа карамаска тырышып, юаткандай әйтә:

– Кызым, әтиең бераз арыган.

Шул 4 сүздә никадәр борчылу төрелгән. Озакламый әтине машинистлыктан алдылар. Башта кочегар, аннан юл чистарту эшчесе итеп куйдылар. Әби тәмам бетәште, бертуктамый кан басымы күтәрелә, һәркөн диярлек “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килә. Зөһрә әни вокзалда җыештыручы булып эшли, кичләрен күршеләргә арзан гына бәягә күлмәкләр тегә. Әни эшкә киткәч, әби чәчләремне сыйпап әйтеп куйды:

– Дөнья хәлен белеп булмый, кызым. Ул беркемгә дә мәңгелек түгел. Тик мин тыныч күңел белән китәм, чөнки ышанычлы кулда каласың. Әниеңне әйтәм, изге җанлы, мәрхәмәтле ул. Бәлки, бу йортта да синең өчен генә яшидер. Зур булып үскәч, аңларсың әле. Аның безгә кылган игелекләрен, зинһар, явызлыклар белән түләмә.

Бу аның соңгы васыяте иде. Әбине күмгән көннең авырлыгын бернинди сүзләр белән дә аңлатырлык түгел. Менә шушы ябык кытыршы куллары белән сыйпап, назлап, бик тынгысызланып елый башласам, үзенең буш күкрәген суыртып тынычландырып, ятим балачагымның изге фәрештәсе булган бит ул әбекәем минем.

Менә әбине дә җирләдек. Ул көнне Зөһрә әни белән бер-беребезгә сыенып төн үткәрдек. Ә икенче көнне өйдә берүзем. Әти төнге сменадан ярыйсы йончып кайтып керде, тик ни гаҗәп, ул айнык иде. Башта тимер караватка башын куеп озак уйланып утырды, аннан тумбочканы ачып, нидер эзләде. Фотолар тулы альбомны тартып чыгарды. Анда үз әнием белән төшкән рәсемнәрен алды. Озак карап торды. Аннан күкләрне “аһ” иттерерлек рәнҗү, әрнү, аһәң тавышы белән әйтте:

– И-и-и, нишләттең, нинди тәмуг утларына ташладың син мине, Сәлимә?!

Ничә еллардан соң да дөрләп янган йөрәктән чыккан, калтыранган тавыш белән бөтен әрнүен бер учка сыйдырып ыңгырашкан йөрәк авазы иде бу. Ул ишеккә юнәлде, бу көнне өйгә кайтмады. Күршеләр, иптәш кызларым каршында шундый баткаклыкка тәгәрәгән әтием булудан ояла башладым. Йөрәгем җәрәхәтләнә, җаным бәргәләнә. Ә аның берәүдә дә эше юк. Иртән тору белән бер стакан кефир эчә, куллары белән нәрсәдер эзләгән кебек капшана, өстенә тиз-тиз нинди кием эләгә, шуны кия дә каядыр китеп югала. Ә кичен аягында басып тора алмас хәлгә төшеп кайтып егыла.

Әниемнең үгетләүләре, иркәләүләре, “бала хакына” дип үтенүләре җавапсыз кала.

Быел минем чыгарылыш кичәм. Әни чия төсендәге күлмәк тегеп бүләк итте, хәтта ак төстәге лаклы туфлигә дә акча жәлләмәде. Ничә көннәр тегү тегеп алган акчага иде бу бүләк.

Шул елны ук мин әнигә медицина институтына керү теләгем барын әйттем. Аттестатымда бер “4”ле дә юк. Керә алуыма әни дә, мин дә шикләнмәдек.

Беренче сессияне уңышлы гына тәмамлап, Бөгелмәгә юнәлдем. Шомланам, бәхетсезлек киләсен иң беренче йөрәк сизә икән. Әни каршы алырга килмәде. Кайтып керүгә кайгыдан куырылган карашын күргәч, каушап калдым. Әтинең югалуына 10 көн икән. Имтиханнарыма тәэсир итәр дип, миңа хәбәр итмәгәннәр. Киткәндә дә билгесезлек белән киттем. Исән булуына өмет сүрелде. Яз көне карлар эрегәч, таралып беткән мәетен тапканнар, киеменнән генә танып була иде. Шулай итеп, мин әтисез дә калдым. 19 яшемә иң кадерле өч кешемне югалтырга өлгердем. Тик әни генә ташламасын иде мине. Кайтыр көннәремне бармакларын бөкләп санап каршы алып, яшь тулы күзләре белән озатып калучы әниемнән генә аерма, Ходаем. Икенче сессияне уңышлы тапшыра алмадым. Миңа стипендия билгеләмәделәр. Моны әнигә әйтергә уңайсызландым. Болай да очын-очка ялгап көчкә яши, кайткан саен миңа да күпме өлеш чыгара. Әллә укуны ташларгамы? Ә минем бик тә табиб буласым, кешеләрне дәвалыйсым, аларга яшәү көче биреп, өмет уятасым килә.

Җәйге каникулга кайтырга билет алырга да акчам юк иде. Бер ашханәгә табак-савыт юучы булып урнаштым. Юллык акча эшләп, әни янына кайтырга иде. Шул ук атнада әни Казанга килде. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды. Бөгелмәгә алып кайтып китте. Битләремне үбә-үбә елады. “Минем карап торганым бер син генә. Бик сагындым, балакаем”. Эштән арып кайткач, төне буе тегү тегеп җыйган акчасына нинди генә нигъмәтләр алмаган ул. Хәтта тортка хәтле бар!

Ә беркөнне ишектә кыңгырау. Көяз итеп киенгән, иренен кып-кызылга буяган, искиткеч чибәр ханым басып тора. Аны фотосурәтенә карап төсмерләдем. Аз гына да үзгәрмәгән иде. Әйе, ул мине күрергә килгән. Ягымлы гына исәнләште. Рөхсәт сорап, түргә узды. Сөйләшер сүз юк иде. Әле ярый әни кайтты. Ханым тормышының бик җитеш булуын, иренең югары эштә эшләвен, мине, үзе тудырган баланы, янына алырга тулы хакы барлыгын аңлата иде ул. Мондагы барлы-юклы тормышта яшәгәнче, Уфада мөмкинлекләр зур, имеш. Хәтта аспирантура да елмая икән әле. Күзләрен курку алган әни бөрешеп калган, калтыравыклы тавыш белән әйтте.

– Үз ихтыярың, кызым, бәлки, сиңа анда яхшырак булыр.

Тик күзләре, ничә еллар мине иркәләп-назлап караган күзләр, моңсу күзләр киресен күрсәтә иде. Мин уянып киткәндәй булдым. Куркыныч күрсәң генә шулай сискәнеп уянасың. Нәфрәт тулы йөрәгемә җыелган ярсулар тышка бәреп чыкты.

– Беләсеңме, көяз ханым, гомер буе беркем турында да уйламыйча күңел ачып, Кара диңгезләрдә коенып, рестораннарда типтереп, акчалы ир кочагында яшәве сиңа бик рәхәт булгандыр. Ә менә әнинең моңа вакыты да, мөмкинлеге дә булмады. Ул мин укысын дип, көне буе даладай киң вокзал коридорларын юды, төне буе тегү тегеп, үзенең төшенә дә кермәгән матур киемнәр кигезде, мин стипендия алмаганда подъездлар чистартты. Ай саен бар эшләп тапканын миңа җибәреп торды. Ә син соң? Син кайда идең? Бүген сиңа ике елдан табиб булачак кызың кирәктеме? Юк, әни алдында бурычымны гомер буе түләп бетерә алмаячакмын. Мине киемнәрең, шыгрым тулы җиһазлы йортың кызыксындырмый. Син миңа чит, ят! Ә хәзер чыгып китегез, хушыгыз!

Күздән яшь, йөрәктән сагыш түгелә.

Мин табибә булдым. Үземә тиң искиткеч акыллы яр табып, әнине дә үз яныбызга алып, ике балам белән 37 ел бәхетле булып яшибез. Әни балаларымны, хәтта оныкларымны үстерергә булышты. Барыбыз да “әни” сүзен ягымлы итеп әйттек. Чөнки тормыш иптәшем балалар йортында тәрбияләнгән, әни дип беркемгә әйтә алмыйча үскән. Ул әни авырганда да аның баш очыннан китмәде. Кадерле әни, кадерле әби булып 84 яшендә дөнья куйды. 60 яшемә җиткәндә чиксез кадерле тагын бер кешемне югалттым. Балалар, оныклар үстерә башлагач, әниемә булган мәхәббәтем өчләтә артты. Тик һаман мине бернәрсә эзәрлекли.

Аның игелекләрен кайтара алдыммы икән? Бүгенгә кадәр бу сорауга җавап таба алганым юк. Рәнҗерлек авыр сүз әйтеп хәтерен калдырмадым, тик мин тынгысыз эштә эшләү аркасында тавык чүпләсә дә бетмәс дөнья мәшәкатьләрен синең ябык иңбашларыңа салмадыммы, иң авыр тормыш йөген син күтәрмәдеңме, газизем минем?!

Мәгъсүмә ГӘРӘЕВА.

Азнакай.

Комментарии