Оештыргандагы кебек, колхозларны таркату да авыл халкын елатып башкарылды

Оештыргандагы кебек, колхозларны таркату да авыл халкын елатып башкарылды

«Безнең гәҗит»нең быелгы 49нчы санында (13 декабрь, 2023 ел) Әтнә районыннан Рафаил Бәйрәмов, «Укучыларга соравым бар» дигән мәкаләсендә, авыл халкын «колхоз» дигән котелга кертеп, халыкны кычкыртып-талап, хәлсезләндереп, авыл җирлеген халыксыз калдыру – урам коммунистларының эше, бу дөрес нәрсә булдымы икән, ди һәм гәҗит укучыларның фикерен беләсе килүе турында әйткән. Аның бабасы колхозга кергәндә аты белән сыерын, амбарын, җир эшкәртү коралларын, дүрт ир баласының имана җирен бирүе турында әйтелгән. Урам коммунистлары уйлап чыгарган әйбер түгел бу, аларга югарыдан кушылганны үтәргә мәҗбүр ителүчеләр дип карарга кирәктер.
1927нче елның 16нчы мартында авыл җирлегендә колхозлар төзү турында хөкүмәт карары кабул ителә. Шул карарга нигезләнеп, авыл халкының мал-мөлкәтен талап алып яки колхозга бирергә мәҗбүр итеп, 1929нчы елда колхозлашу башлана. Кайбер урыннарда элегрәк тә, эксперименталь рәвештә, колхозлашу галәмәте башланып киткән була. Колхозга керү ирекле дип саналса да, көчләү, мәсхәрәле рәвештә Себергә җибәрү белән куркытып кына калмыйча, байлыкларын талап алганнан соң хуҗаларын утыртып кую яки гаиләләре белән Себергә урман кисәргә, аз гына хезмәт хакы түләнә торган төзелеш эшләренә озатулар белән башкарыла.
«Урам коммунистлары» димәктән, аз белемле авыл халкы арасында, кайбер яшь кешеләр үзләренең нәрсә эшләгәннәрен аңлап та бетермәгән. Алар коммунистлар ягына авышып, авыл халкын рәнҗетеп яшәүчеләр, мәчет манараларын кисүчеләр сафына баскан. Ләкин арада үзләре дә рәхәт күрмичә, төрле җәзаларга дучар ителеп, соңыннан үкенеп яшәүчеләр дә булмый калмагандыр. «Кулак» тамгасы тагылып, мал-мөлкәтләре таланып, Себер якларына озатылучыларның күпчелеге дин әһелләре һәм таза тормышлы тырыш, эшчән халык.
Төрмәләргә кереп утырудан яки Себергә җибәрүдән куркытылган халык, мал-мөлкәтен колхозга биреп, үзләре дә колхозга керергә мәҗбүр ителәләр. Колхозда хезмәт хакы түләү каралмаган. Көз көне иген уңышын җыеп алгач, уңышның ничек булуына карап, бер хезмәт көненә күпмедер ашлык бирелгән. Авыл халкы бәрәңге бакчасы һәм абзарындагы маллары исәбенә көн күреп яшәргә мәҗбүр ителә. Колхозчылар колхоз (коллективное хозяйство – күмәк хуҗалык) дигән коллар оешмасында бушка эшләргә мәҗбүр ителеп, крепостное право вакытына караганда да начаррак шартларда, хокуксыз булып яшәргә тиеш була. Авыл кешесенә паспорт бирелмәде, ул беркая да китә алмады.
Сугыш вакытындагы авылның фаҗигале хәлен әйтеп тә, язып та бетерә торган түгел. Балаларың ачка үлсә дә, ит, май, сөт, бәрәңге, йомырка, йон, тире түләүләрен түләмичә котылып калып булмый иде. Керосин, шырпы, тоз алырлык кына булса да акчаң булсын өчен, ашарга һәм утыртырга җитәрлек бәрәңгең калса, артыгын сату өчен Казанга барырга кирәк. Кыш көне юллар чистартылмый, машина йөрми. Колхоз атына ышанып юлга чыгарга куркыныч, алар күтәрәмгә калдырылды. Бәрәңге сатарга кул чанасын тартып барырга мәҗбүр буласың.
Бәрәңгене үстерер өчен 25 сутыйлы бакчаны көрәк белән казып утыртырга да кирәк бит әле. Авыл хуҗалыгы түләүләре сугыш беткәч тә бетерелми. Сталин үлгәч, Г.М. Маленков ил җитәкчесе булып торганда гына түләүләр бетерелә, аңа халык рәхмәтле була.
Никита Хрущев ил җитәкчесе булып торганда колхозда аз гына булса да хезмәт хакы түләнә башлый. Берара колхозда да хезмәт хаклары әйбәтләнде. Аннары инде колхозларны оештырганда халыкны ничек елаткан булсалар, колхозларны таркату да халыкны елатып башкарылды. Колхозның булган мал-мөлкәте колхозга катнашы булмаган адәмнәр файдасына талап алынды.
Авыл халкын талап яшәү ничек булган булса, әле хәзер дә шулай дәвам итә. Аның җитештергән сөтенең бәясе чишмәдән агып торган су бәясеннән дә түбән булып, кибетләрдә 3-4 мәртәбә кыйбатрак итеп сатыла дисәк, бу сүзләрдә ялгышлык юк бугай.
Шушындый гаделсезлек, кимчелекләр булу сәбәпле, авыллар үзләре дә таркалып бара. Авылда яшьләр калмый, балалар аз туа. Миллилегебезне, телебезне саклап торган авылларыбызның хәлен әйбәт дип әйтеп булмый. 
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре

Комментарии