- 25.04.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №4 (апрель)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мин әтиемне бик еш искә алам. Инде ничә еллар үтте, күпме сулар акты. Мин дә гаиләм белән әти-әнинең кендек каннары тамган туган илгә кайттым. Дөрес, мин биредә тумаганмын, мин Үзбәкстан башкаласы Ташкентта дөньяга килгәнмен. Ташкентта туганмын, дип әйтү белән, күпчелек дуслар анда ничек барып чыгуыбыз турында сораша.
Минем әти 1915нче елны Балтач төбәге Көшкәтбаш авылында туган, шунда башлангыч белем алган. Безнең бабайлар, әтиемнең әтиләре, саллы гына яшәгәннәр. Балтачта ике катлы йортлары булган, сәүдә белән шөгыльләнгәннәр. Революциядән соң кулакларны фаш итү чоры аларны да читләтеп узмаган. Әмма бабай белән әби күп балалы гаиләне бергә туплап, саклап кала алганнар. Көшкәтбаш авылында урнашып, колхозлашу чорын, ачлык елларны авылдашлары белән бергә күмәкләшеп җиңеп чыкканнар. Әтигә 22 яшь булганда Кызыл Армия сафына чакырып алганнар. «Фин сугышында булдык, Совет илен какшатучыларга каршы нык тордык», – дип сөйли иде. Туган илгә кайтабыз, тыныч тормыш корабыз, дип хыялланганда Бөек Ватан сугышы башлана. Әти десантта хезмәт иткән. Аларны беренчеләрдән булып Ленинградны сакларга җибәргәннәр. Аннан соң сугышның башка фронтларында булып, күп тапкыр яраланган. Әти күп санлы орден-медальләргә лаек була.
Фашистларны җиңеп, туган якларга юл тоталар. Әмма яңа приказ: туган илне Ерак көнчыгышта япун самурайларыннан сакларга! Әтинең сөйләүләренә караганда, биредә дә көрәш бик каты булган. Аллага шөкер, анда да җиңүгә ирешеп, 75 ел элек, сентябрь ахырларында, ниһаять, туган якларга кайту насыйп булган.
Әтинең бер яраткан җыры бар иде: «Япуннар туп аталар, Порт Артурны ваталар...» Шул Ерак көнчыгыштагы вакыйгалар турында ахыры ул җыр
Авылга сугыштан кайтучылар саны сугышка китүчеләр санына караганда берничә тапкыр азрак булган. Алар арасында гарипләнеп, кул-аяксыз кайтучылар да була. Әмма, авырлыклар кичерүгә карамастан, ир-егетләр сугыш вакытында ташландык хәлгә килгән авыл хуҗалыгын аякка бастырырга тотына. Әтине учетчик – бухгалтер итеп билгелиләр. Әкренләп эшләр уңай якка борыла, дип әйтергә була. Әмма сугыш кырында дары исен иснәми, бронь белән калганнарга сугыштан кайтканнарның бер-берсе белән бердәмләшеп тормыш корулары ошамый, ахыры. Безнең әтине – Ганиев Габделхәйне «колхоз байлыгын таркатуда» гаепләүче табыла, һәм район прокуроры карары белән, сигез елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Әтине зинданга итеп тыгалар. Ярый әле камерада утыручылар арасында берсе: «Син җиде ел сугышта булган кеше, Ворошилов исеменә яклау сорап хат язып кара. Бәлкем, хаклык биредә дә җиңәр», – дигән киңәш бирә. Берничә айдан әтине аклыйлар. Әмма аңа халык дошманы итеп караучылар барлыгы авылдашлар арасында сизелә. Әти тиз генә кирәк-яракларны алып, гаиләсе белән Үзәк Азия ягына сәфәргә чыга.
Әйтеп үтәргә кирәк, әтине бер гөнаһсызга гаепләп кулга алырга ярдәм иткән ул чордагы колхоз рәисе фаҗигале үлемгә дучар була: ат дилбегәсенә уралып үлә.
Ташкент янындагы бер колхозга урнашып, алдынгы сафларда эш алып барган әтигә өй салырга урын бирәләр. Шулай итеп, әни белән әти алты бала тәрбияләп үстерде.
Хак Тәгалә шулай кушкандыр инде, әтибез 55 яшендә бу фани дөньяны калдырып бакыйлыкка күчте. Ул вафат булганнан соң гына әни әтинең хәрби хезмәте турында, сугыш вакытында яралануы, госпитальләрдә сәламәтләнеп чыгуы турындагы документларны безгә күрсәтте. Әни дә 93 яшендә бакыйлыкка күчте. Әти турындагы истәлекләрне хәзер без үз балаларыбызга, оныкларыбызга сөйләп горурланабыз. Бигрәк тә, бу көннәрдә – Җиңүнең 80 еллыгын тантаналы уздырганда тыныч тормышыбызга нигез салганы өчен әтигә мең-мең рәхмәт укыйбыз.
Фәния ГАБДУЛЛИНА
Комментарии