Казанда урын тар икән

Сара апа Садыйковага бүгенге көнгәчә һәйкәл куелмаганын белгәч, бик аптырадым. 1906нчы елда Казанда туган, соңгы көненә кадәр Казанда яшәп, татар халкына хезмәт иткән, үзеннән нинди бай мирас калдырган олуг шәхескә һәйкәл куяр өчен Казанда урын булмасын, имеш! 
Миндә 1981нче елда нәшер ителгән «Җырлыйк әле» дигән китап бар. Аның төзүчесе Илбарис Надиров. Шул китапка Сара апа Садыйкова иҗат иткән 64 җыр кергән. Ничә буын аларны җырлап яшәде. Бу җырлар хәзер дә җырлана. Аларны башкарып, күпме артист мактаулы исемнәр алды. Сара апаның «Кайтыгыз, торналар», «Өченче көн тоташ кар ява», «Әнкәй», «Җидегән чишмә» кебек җырлары беркайчан да онытыла торган түгел. Ә менә үзе онытыла бара. Аңа ясалган һәйкәлнең кайдадыр тузан җыеп ятуы башка сыярлык хәл түгел. Миңа Сара апа үзе тузан арасында ятадыр кебек тоела. 
Бүгенге җырчыларга, артистларга әйтер сүзем бар. Бер концертыгызның акчаларын җыеп, Сара апаның һәйкәлен филармониянең бер кырыена куйдырыгыз әле? Шундый талантлы композитор онытылырга тиеш түгел бит. 
Рәмзия РАЯНОВА,
Азнакай шәһәре 

Комментарии