- 17.06.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №6 (июнь)
- Рубрика: Хатларда тормыш кайный
Ун катлы, керү-чыгу ишекләре дә ун булган йортыбызда «очрашу урыны» дип үзебез исем таккан бер тыныч почмак бар. Биредә әлегә аякта кала алган олы яшьтәге унлап кеше җыела. Дөнья хәлләрен, кемнәр нишләгәнен сөйләшәләр. Күрешергә дип мин дә алар янына киләм. Хәл-әхвәлләрне белешкәч, тизрәк яннарыннан китеп барам. Алар минем ана телебез, милләтебез турындагы сүзләремне кабул итеп бетерә алмый. Алар өчен андый әңгәмәнең файдасы юк. Аларча, җитәкчеләр теләгәнчә генә булачак. Үз фикерләрендә нык торалар.
Ә безгә нәрсә эшләргә кала инде? Милләтебезгә, ана телебезгә көне-төне дигәндәй карагруһчыл хәрәкәт бара. Байтагыбыз битараф. «Сугыш кына чыкмасын», – диләр. Ә милләтебезне телсез итәргә тырышу сугышка тиң нәрсә түгелме? Үз телеңне, милләтеңне сакларга омтылганнарны дошманга чыгару акылга сыймаслык вакыйга. Беркемгә дә бернәрсә кирәкми дип уйларсың. Милли җанлы каһарманнарыбыз гына милләтне милләт дәрәҗәсендә тотып кала алса гына инде. Ләкин аларны эзәрлекләү, куркыту бара. Монысы җитәкчеләребезнең аңлаешсыз рухта булуына сәбәпчедер. Һәм, нәрсә эшләргә, дигән сорау әүвәлгечә үз урынында кала.
Туган телендә камил сөйләшкән кешенең күзләрендә өметле нурлар чагыла. «Анам телендә сөйләшү тамак туйдырмый», – дигәннәр дә очрый башлады хәзер. Татар кешесе татарча сөйләшергә тиеш! Бу – үтенү, ялвару, таләп.
Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,
Казан шәһәре
Комментарии