- 04.07.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Быел апрель аенда Татарстанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы Идел буе федераль округында иң күләмлесе булып чыккан. Росстат мәгълүматлары буенча, ул 58907 сум тәшкил иткән. Эш хакының уртача күләме 50 мең сумнан күбрәк булган төбәкләр исемлегенә Пермь, Башкортстан, Удмуртия республикалары, Түбән Новгород, Оренбург һәм Самара өлкәләре кергән. Ә менә Мари Иле һәм Мордовия республикалары рейтингта иң соңгы урыннарны алган. Бу төбәкләрдә яшәүчеләр аена уртача 45 мең сумнан кимрәк акча алып эшли.
Комментарии