Юллар начар

Татарстан юллар сыйфаты буенча рейтингта Русия төбәкләре арасында 19нчы урында. Узган ел 18нче урында булган. Республикада норматив таләпләргә җавап бирүче төбәк яки муниципаль-ара автомобиль юлларының өлеше 64,4 процент тәшкил итә. Беренче урында 97,6 процент күрсәткеч белән Мәскәү, аннан соң Ханты-Манси автономияле округы (86,5 процент) һәм Краснодар крае (84,9 процент). Гомумән алганда, Русия автомобиль юлларының яртысыннан артыгы гына норматив таләпләргә җавап бирә.

Комментарии