- 05.07.2022
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Мәскәүдә яшәүче өлкән яшьтәге ханым җырчы Алла Пугачевага охшарга теләгән һәм мошенникларга 1 миллион сум акча күчергән. 73 яшьлек ханымга матурлык салоныннан шалтыратып, бик күп процедуралар билгелиләр, аларның башта бушлай ясалачагына ышандыралар. Көчле нәтиҗә булмагач, пенсионер кыйммәтле операциягә ризалаша. Моның өчен 2025нче елга кадәр кредит ала. Акча түләнгәч, аферистлар элемтәгә чыкмый, югала. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Комментарии