- 05.10.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Чаллыда өлкән яшьтәге хатын-кызга карата административ эш кузгатылган. Ул чыр-чу килеп уйнаган балаларга буш пыяла банка ыргыткан. Банка, балага тигән һәм уң кулының терсәк өлеше суелган, беләге канаган. Өлкән яшьтәге хатын-кыз судта үз гаебен таныган. Банканы балага тидерәм дип түгел, ә куркыту өчен генә ыргытуын аңлатырга тырышкан. Пенсионер ханымга дәүләт файдасына 10 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Комментарии