Мәхәббәт дип кайгырталар

Казанның Вахитов районындагы Ленин бакчасында мәхәббәт аңлатырга һәм хисләрен белдерергә ярдәм итәчәк чәчәкләр салынган тартма пәйда булды. Шәһәрлеләр, агачка беркетелгән тартмадан матур чәчәкне алып, очраган яки күптән таныш булган кешесенә бүләк итә алачак. Исегезгә төшерәбез, Казан Мэриясе «Казан мәхәббәт турында кайгыртып» проектын башлап җибәрде. Шәһәр урамнарында кешеләрнең эмоциональ сүзләре һәм аларның психолог тарафыннан аңлатмалары язылган плакатлар пәйда булды.
 

Комментарии