Монысы да арта

2024нче елда Татарстанда авыл территориясендә дә торак кыйммәтләнә. Тиешле карарга премьер-министр Алексей Песошин кул куйган. Гомуми торак мәйданының 1 кв. метр бәясе 1,6 мең сумга артып, 31,8 мең сумга җитәчәк. Мондый күрсәткеч Татарстан авылларында яшәүче Русия гражданнары өчен торак шартларын яхшыртуга бәйле социаль түләүләр күләмен исәпләү өчен кулланыла. Агымдагы елда авыл торакларының бер «квадрат»ының бәясе 30,2 мең сум тәшкил иткән. 
 

Комментарии