- 05.12.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Аналитиклар бу елның октябрендә ил төбәкләрендә кулланучы товарлары һәм хезмәтләре җыелмасының бәясе турында яңартылган мәгълүмат бастырды. 2023нче елның октябрендә мондый җыелманың бәясе Башкортстанда 18939 сумга җиткән. Аналитиклар фикеренчә, бу сумма республикада яшәүчеләргә яшәү өчен җитәрлек булырга тиеш. Русиядә товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы бәясе аена 21203 сум тәшкил итә. Иң күп акча Чукотка автономияле округында яшәүчеләргә кирәк – 35 207 сум.
Комментарии