- 05.12.2023
- Автор:
- Рубрика: Хәбәрләр
Мәскәүдә «Русия» халыкара күргәзмәсендә Башкортстан пешекчеләре 100 килограмм авырлыгындагы дәү өчпочмак пешергән. Алар бишбармак, зур бәлеш, гөбәдия кебек милли ашларны әзерләү буенча мастер-класслар күрсәткән. Шулай ук ат ите деликатесы белән таныштырган. Өчпочмак өчен камырны 9 квадрат метр зурлыгындагы өстәлдә җәйгәннәр. Ә инде 250 литр сыешлы казанда 120 килограмм иттән бишбармак әзерләп, күргәзмә кунакларын сыйлаганнар.
Комментарии