«Акылга» утырткан

Төмән мәктәпләренең берсендә укытучы балаларны төшке аштан мәхрүм иткән. Шул рәвешле ул укучыларны акылга утыртмакчы булган. Тикшерү нәтиҗәсендә прокуратура алтынчы класс укучыларының ике көн дәвамында төшке аш ашамауларын ачыклаган. Ведомствода бу хәл балаларның сәламәтлеген какшата алган дигән фикергә килгәннәр. Мәктәп директорына карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Мәгариф учреждениесенең өч хезмәткәренә шелтә белдерелгән.

Комментарии