БТИҮ гаепләнә

7нче декабрьдә Казанның Вахитов районы суды БТИҮне (экстремистик эшчәнлек алып бара дип, Юстиция министрлыгы эшчәнлеген туктатып торды) Административ хокук бозулар Кодексының 20.3.1 маддәсе (кеше яки төркемгә карата нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә гаепле дип таныды, 250 мең сум штраф җәзасы билгеләде. БТИҮнең адвокаты Руслан Игнатьев әйтүенчә, алар бу карарны югары инстанциягә шикаять итәчәк.

Комментарии